Газетага язылу

Яхшылыкка тартылу: «ВТ» хәйрия акциясенә нәтиҗә ясады

Игелектә бердәм булыйк! «Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендә 15 көнлек хәйрия акциясе узды. Максатыбыз рамазан аенда авыру, мохтаҗларны, янәшәбездәге ярдәм өмет иткән кешеләрне сөендерү иде. Изге гамәлләребезне әнә шул уйлар белән башлап җибәрдек.

Яхшылыкка тартылу: «ВТ» хәйрия акциясенә нәтиҗә ясады
Автор фотолары

«Нияттән тора»

«ВТ» акциясендә катнашкан 30 га якын дустыбыз һәр биремне үтәп, көн саен игелекле гамәлләр кылды. Чара тәмамлангач та туктамыйлар: яхшылык көндәлек гадәткә әверелде. Якты күңелле укучыларыбызны бу атнада Казанга җыйдык. Кунакларны «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин сәламләде.

– Изге Рамазан аенда барыбыз да яхшылык эшләргә омтылабыз. Редакциябез дә үзеннән күпмедер өлеш кертергә тырышты. «Ватаным Татарстан» газетасы даими рәвештә укучыларны рухи азык белән тәэмин итә. 108 еллык тарихы булган газетада хәйрия эшләре даими алып барыла, – диде ул. – Әлеге акция дәвамында без матди ярдәм дә күрсәтергә тырыштык. Арабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп. Аларның күңелен күрә алсак, дөньябыз яктырыр, тормышыбыз матурланыр иде. 

Бәйрәмебез кунагы Равил хәзрәт Бикбаев, кешеләрне яхшылыкка өндәү кирәк, дигән фикердә.

– Изге эшне башкаларга күрсәтмичә генә эшләү мөмкин түгел. Бар да нияттән тора. Кеше изге эшләрен башкаларны сөендерим, аларның тормышына бераз гына булса да яктылык өстим дип эшли икән, бу – әлбәттә, бик саваплы гамәл. Игелек эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын, рәхмәтен бу дөньяда да, бакыйлыкта да бирер, диелә. Кешеләр сине мактый икән, димәк, Аллаһы сине зурлый, – диде ул. – Мәҗлесләрдә әби-бабайларның оныкларына сәдаканы «Аллаһ ризалыгы өчен» дип биргәнен ишеткәнегез бардыр. Ул тиккә генә түгел. Гамәлне ничек тә кылып була, тик ул Аллаһ ризалыгы өчен булганда гына, аңа әҗер-савап була. Сөйләшүегез белән кешене яхшылыкка, сәдака бирергә өндәсәгез, аларны начарлыктан тыйсагыз, бу хәерле булыр.

Кукмарада яшәүче эшмәкәр Райнур Газизов кунаклар алдында мондый сорау куйды: кайсы сәдака зуррак – зур булганымы, әллә күңел белән бирелгәнеме?

– Махсус хәрби операциядәге егетләр янына җыена идек. Шунда яныма бер апа килде. Кулында искерәк кенә чүпрәк сумка. Әкрен генә миңа эндәшә бу. «Райнур хәзрәт, сезгә әманатем бар иде», – ди. Сумкасыннан 900 грамм карабодай, 300 грамм лимон конфеты, бер савыт консерв чыгарды. Ә без ул вакытта бик зур эшләр белән йөри идек. Төзелеш материаллары кирәк чак. Бу апа миңа карады да: «Минем башка мөмкинлегем юк, үзем генә торам, пенсиям аз. Мин биргән әйберләрне берәрсенең баласына тапшырыгыз әле. Бәлки минем шушы 300 грамм конфетымны ашап сөенүче табылыр», – диде. Менә шуннан соң уйлап куясың да инде: кайсысы сәдака зуррак – зур булганымы, әллә күңел белән бирелгәнеме? Аллаһы Тәгалә кайсын кабул итәсен белмибез. Бары тик Раббыбыз гына аның кайсы хәерле икәнен белә, – диде ул. – Ә икенче яктан уйлап карасак, яшь буынны тәрбияләү өчен безгә изге эшләрне күрсәтеп эшләмичә дә булмый. Динебез, бер яхшылыкны күрсәтеп эшләсәң, икенчесен яшерен генә кыл, дип өйрәтә.

Ай саен СВОдагы егетләргә посылка салучы Сәлимә абыстай Хөсәенова, биргән саен малның бәрәкәте арта гына, ди.

– Ашларга еш йөрим. Сәдака итеп биргән акчаны җыеп барам да егетләргә кирәк-яраклар алам. Посылкаларны тутырганда, ир-егетләрнең исән-сау кайтуларын теләп, дога кылам. Кешеләргә булыша белү – зур эш, бик матур гамәл, – ди ул.

«Яхшылыктан күңел тула»

«ВТ»ны даими укучылар белә: без авыру-мохтаҗларны гел сөендереп торабыз. Шушы 15 көн эчендә тагын да тырыштык. Иң элек редакция коллективы үрнәк күрсәтте. Яшел Үзән районында урнашкан «Кеше приюты»на юл тоттык. Икенче сәфәребезне шул ук районда урнашкан Норлат балалар йортына кылдык. «ВТ»да эшләүчеләр анда яшәүче 40 сабыйга күчтәнәч әзерләде. Бу йортта без дә чит кеше түгел, андагы балалар һәм хезмәткәрләр белән күптән дуслаштык. «ВатанымТатарстанлыхәйрия» акциясенең йомгаклау тантанасына балалар йорты директоры Рәйсә Миңнуллина да килгән иде. Ул залда утыручыларны киң күңелле булырга чакырды.

– Бездә эшләүчеләрнең күбесе – ятимнәр йортындагы балаларны тәрбиягә алып, аларны олы тормышка әзерләгән кешеләр. «Кем кайда эшли – шуннан ташый», – диләр бит әле. Ә без эшләгән җирдән өйләребезгә бала алып кайттык. Игелек югалмый ул. Кайчан булса да калкып чыга, – ди Рәйсә ханым.

15 көнлек яхшылык акциясе вакытында хыяллары тормышка ашкан дусларыбыз да булды. Хәтерләсәгез, икесенә дә ДЦП диагнозы куелган Тимур белән Диана гаиләсе турында язган идек. Аларның шифаханәгә барасы килә, тик мөмкинлекләре юк икән. Акция кысасында киң күңелле кешеләр ярдәме белән аларга 110 мең сум акча җыю насыйп булды. Тимур белән Диана кызлары Эмилияне дә ияртеп, Сочига ялга барачак. Җәйгә кадәр тагын бер тапкыр сөендерик дип, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертына алып бардык. «Безне берәүнең дә концертларга чакырганы юк иде», – диделәр. Күңелләрендәге рәхмәт хисләре йөзләренә үк чыккан иде.

Гает алдыннан Саба районындагы нибары 13 йорты булган Чәбки-Саба авылына яшәүче Айгөл Галимовага укучыларыбыз җыйган акчага сатып алынган ноутбук илтеп бирдек. «Берәүнең дә болай сөендергәне юк иде әле», – диде ул. Тагын бер сөенечле хәл: язмышы газета битләрендә бәян ителгән Чиләбе кызы Миленаның да зур хыялы чынга ашты. Ул Казандагы зур кунакханәләрнең берсендә яшәргә теләвен әйткән иде. Гозерен җиткергәч, кунакханә җитәкчелеге кире какмады. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыгы булган бүлмәдә бер атна кунак булды Милена. Авыру балаларга дәвалану курсын үтәр өчен акча да җыйдык, Гөлнур апага коляска алыр өчен дә ярдәм оештырдык. Бик авыр хәлдә калган, үзе күп авырулар белән көрәшүче ханымны да сөендерә алдык. 8 март иртәсендә аны чәчәкләргә күмеп, азык-төлек җыелмасы илттек. Ә артыбыздан күпме кеше җыелды! Бәйрәмне уздырырга дип бина эзләгәндә дә, аның хуҗасы булган өч егет, безгә дә изгелек эшләргә мөмкинлек бирегез әле, дип куандырды.

«Дәвамлы булсын!»

«ВатанымТатарстанлыхәйрия» кысасында изгелек эшләүчеләр әле дә туктый алмый. Алар яшерми: шушы чара күңелләрен үзгәрткән. Һәр иртә йокыдан торуга, бүген кемне сөендерим дә нинди яхшы гамәл кылыйм, диләр икән.

Казанда яшәүче Фәридә Юмагужина янындагы кешеләрне кечкенә генә сөенечләргә күмүен әле дә дәвам итә.

– Күрше әбиемнең балан пирогы пешереп ашыйсы килә икән. Баланың юкмы, дип кергән. Әбиемне сөендерим дип, базарга барып, балан алып кайттым. Йөзендәге яктылыкны күрсәгез иде. Шулчактагы рәхәт хисләрне бернигә дә алыштырып булмый, – ди ул.

Мамадыш районның Түбән Яке авылында яшәүче Лилия Мусина, әлеге чарага куркып кына тотындым, ди.

– Күпме генә сөйләсәк тә, яхшылык эшләү – һәркемнең дә кулыннан килми торган әйбер. Рамазан аенда шундый күркәм акция барганын белеп алдым да һәр көнне ике авылдашыма сөт илтергә булды. Инде ураза ае да тәмамланды, сез уздырган чарага да йомгак ясадык, ә күңелдә яхшылык эшлисе килү теләге бетмәде. Сез миңа зур этәргеч булдыгыз. Кешеләрне сөендерә алуыма шатмын. Аларның изге теләкләре мине яшәтә, – ди ул.

Минзәлә районының Иске Матвеевка авылында гомер итүче Зифинә Вәлиева авыру балаларны кайгырту, авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү, махсус хәрби операциядәге егетләргә булышу кебек күркәм гамәлләре белән үрнәк күрсәтте.

– Мондый чаралар кирәк. Нигә әле изгелектә ярышмаска? Бергәләп тотынсак, таулар да күчерерлек кешеләр бит без. Бу матур эшебез дәвамлы булсын, – диде ул.

Бу дөньядан киткәндә биштәреңә ни салырсың? Әлеге очрашуда бу хакта күп сөйләштек. Берәүнеке дә буш булмасын иде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре