Газетага язылу

Яз килә дә көлә: һава торышыннан ниләр көтәргә?

Ярты елдан очрашканчыга кадәр, дип саубуллашып, җылы киемнәрне төреп ераккарак яшергән идек тә инде... Тик апрель янә шаярта. Кәефе яшь кызларныкыдай үзгәрүчән язгы һава торышыннан ниләр көтәргә? Чәчәргә микән, чәчмәскә микән? Җылытыр микән, суытыр микән?

Яз килә дә көлә: һава торышыннан ниләр көтәргә?

Кием дә булдымы хәсрәт, диярләр авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр. Күзләр чәчүгә төбәлгән чорда эшләр тукталып калды бит әле. 17 апрельдә Татарстанның 11 районында борчак һәм арпа чәчәргә чыктылар. Тик эшне яңгырлар туктатты.

– Быел кар күп булса да, арпа белән борчак чәчүгә узган елгы кебек үк чыктык, дияргә була. Туфрак кипкән, әзер иде инде. 196 гектар борчак, 414 гектар арпа чәчәргә өлгердек, яңгырлар китте. Әле бу атна буе дәвам итәчәк, диләр, һава торышын гел карап торабыз инде. Яңгырлар туктаса, өч көн кояшлы көн булса, кибә инде ул. Шундук эшне дәвам итәчәкбез, – дип өметләнә Кайбыч районы авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Инсаф Гыйматдинов.

Яңгыры – бер хәл, синоптиклар, урыны белән җепшек кар көтелә, дип тә кисәтә. Суыта. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Атна ахырына җылытуга өмет бар үзе, температура +8...+13 градус чикләрендә тирбәләчәк. Әмма Гидрометеоүзәк фаразларына караганда, җомга һәм шимбә чираттагы циклон йогынтысында яңгырлар явачак.

Туфрак кибә башлауга авыл халкы бакчага күченде. Чүпләрдән чистартып, тырмалап, теплицага беренче орлыкларны чәчкәндә суытыр кебек түгел бит ул. Көннәр шулай җылы торыр да, төрткән орлыклар тиз генә тишелеп чыгар кебек. Әмма андый еллар сирәк була, ди белгечләр.

– Апрельдән үк җылы булган яз ун елга бер генә килә ул. Барыбер елның елында шул майны тарта инде. Туфракны кулга алып җиргә тотып бәреп карагыз. Таралып китсә, димәк, утыртыр өчен әзер, – дип киңәш бирә Арча районында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров. – Көнчыгыш районнарда утыртучылар бар, дип ишеттем үзе. Әмма алдан утыртып уңып булмый, бигрәк тә безнең кебек көнбатыш районнар өчен шулай. Барыбер орлык тишелеп чыга алмыйча утыра. Теплицаны марттан бирле әзерләдек. Кыярлар чәчәк атып утыра инде үзе. Теплицаны гел җылытып торабыз, ансыз булмый. Көздән сарымсак утыртканда ике буразна бәрәңге дә утыртып калдырдым. Сынап карыйбыз инде менә. Сарымсагы бик яхшы тишелде үзе. Бәрәңгесе тишелеп чыгармы, юкмы – белмим. Тишелсә, киләсе елга тагын да күбрәк утыртырмын дип торам. 

Балтач районында яшәүче тагын бер халык синоптигы, табигать сынамышлары «профессоры» Әмир абый Шәрәфиев язның болай килүенә бәйле шик-шөбһәләре белән бүлеште.

– Узган җәйдән бирле ел фасылларының бер-берсенә килеп керүе күзәтелә. Хәтерләсәгез, июнь ае салкынча, яңгырлы булды. Җәйгә май килеп керде ул чакта. Аннары сентябрьнең ничек җылы булганын хәтерлисезме? Әбиләр чуагы, диеште халык, әмма әбиләр чуагы сентябрьнең 14 ләреннән соң гына була әле. Җәйнең дә шулай итеп көзгә керүе иде ул. Декабрьдә кыш килә алмый азапланды, кар яумады, җылы булды. Аннары инде кыш мартка керде, 30 градуслы салкыннар да булды. Язның да янәдән җәйгә керү ихтималы бар, – дип фаразлый Әмир абый. – Май ахырында, июнь башында кырау төшүе дә мөмкин. Апрельнең яңгырлы булуын электән яратмыйлар. Майга калмый, диләр иде. Менә шунысы куркыта аның. Май аенда бер атна яңгыр яумаса да, зыяны күп булуы бар. Быел яңгырсыз көннәр бер атна гына булса ярый әле... Җәйдә исә, көн озынаеп туктаганнан соң, каргалар бала очырган чорда көчле давыллар булырга мөмкин.

Уҗым яхшы кышлаганга охшап тора, дип тә сөендерде халык синоптигы. Уҗым начар булса, пошилар витаминнарны агач кайрысыннан таба. Быел исә пошиларның уҗымга чыкканын күргән ул.

Халык сынамышларына ышанасызмы, синоптиклар фаразларына колак саласызмы... Ә табигатьнең – үз планы. Кар күп яуды, су басулар булмый калмас, дип борчылуларыбыз да кар сулары белән бергә акты, андый хәвефләр урап узды. Язы да килер, бакчасын да утыртырбыз, уңышын да үстерербез. Җил дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында гына яусын.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре