Газетага язылу

Язарга түгел язмаска: васыятьнамәнең уңай һәм тискәре яклары

Картайгач кына түгел, яшьтән үк кирәк. Васыятьнамә язу турында сүзебез. Мал-мөлкәтеңнең киләчәге хакында авырып киткәч яки өлкән яшькә җиткәч түгел, яшь чактан ук кайгырту хәерле. Васыятьнамә төзү – җаваплы эш. Кәгазьдәге кечкенә генә хата да суд юлында йөртергә, варислар арасында низаг тудырырга мөмкин. Мондый ялгышлардан ничек котылырга?

Язарга түгел язмаска: васыятьнамәнең уңай һәм тискәре яклары
ru.pinterest.com

Җисеме нинди?

Гади кәгазь генә түгел! Васыятьнамә – кешенең, үзе үлгәч, милкен мирас итеп тапшыруы турында нотариаль расланган язма теләге ул. Фатир, машина, гараж, дача, акча, кыйммәтле кәгазьләрне генә түгел, интеллектуаль милеккә хокукны да васыять итеп калдырырга мөмкин. Хәтта бурычларны да. Соңгысын бары тик милек белән бергә генә васыять итеп була. Тапшырыла торган бурыч күләме васыять ителгән милек бәясеннән арта алмый. Мәсәлән, вариска 1,5 млн сумлык милекне васыять итәргә һәм бер үк вакытта аны 200 мең сумлык бурычын түләргә мәҗбүр итәргә була, ә менә 300 мең сумлык дачаны васыять итеп, 1 млн сумлык бурычны түләтү мөмкин хәл түгел.

Варис исә мирасны кабул иткән очракта, бурычларны да алырга тиеш. Закон шулай ди. Түлисең килмәсә, мирастан баш тартырга туры киләчәк.

* Язу мәҗбүри түгел, билгеле. Васыятьнамә булмаган очракта, милек варисларга законда каралган тәртип буенча бүленеп тапшырыла: башта – балалар, тормыш иптәше, ата-анага, алар булмаса – әби-бабай, бертуган апа-абыйларга.

Кемнәр варис була ала?

Васыятьнамә язучы теләсә кемне варисчы итеп күрсәтергә мөмкин: туганыңа гына түгел, күршең, дустыңа да урын бар. Тик шунысы мөһим: мәҗбүри варисчыларга өлеш чыгарырга онытмаска кирәк. Болар – милекченең балигъ булмаган балалары, аның тәрбиясендә булган (иждивение) эшли алмый торган кешеләр, эшли алмый торган әти-әнисе, ире яки хатыны һәм эшли алмый торган балалары.

Уңай яклары

Сер түгел: закон буенча мирас алган очракта, гаиләдә еш кына низаг килеп чыга: варисны кем күбрәк караган, кем акчага яки милеккә күбрәк мохтаҗ, кемнең балалары күбрәк һ.б. Ә васыятьнамә төзесәң, гаиләдәге бу каршылыкларны булдырмый калырга мөмкин.

– Васыятьнамә төзү бездә әллә ни популяр хезмәт түгел. Күпләр «васыять» сүзен «үлем»гә тиңли. Бу һич тә дөрес фикер түгел, чөнки васыятьнамә – милек турында гына түгел, ә гаиләң турында кайгырту да әле ул, – ди башкаладагы бер юридик агентлык белгечләре. – Аның уңай яклары шактый. Мисал өчен, әлегә үз милкеңдә (мәсәлән, ипотекадагы. – Авт.) булмаган йорт, җир кишәрлеген дә васыять итеп, кәгазьгә төшерергә мөмкин, чөнки документ васыятьнамә язучының үлеменнән соң гына үз көченә керәчәк. Димәк, варис әле исән булган васыятьченең милкенә кул суза алмаячак.

Милекче теләсә кайсы вакытта яңа васыятьнамә язу һәм аның элеккесен үзгәртү хокукына да ия.

Тискәре яклары

Ак кәгазьгә яздың да бетте түгел. Васыятьнамәне нотариус тикшереп, расларга тиеш. Билгеле ки, монысы бушлай хезмәт түгел. Нотариаль васыять таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы нибары 100 сумны гына тәшкил итсә дә, васыятьче нотариусның хокукый һәм техник хезмәтләре бәясен дә түләргә мәҗбүр. Күләмен җирле нотариаль палата билгели. Мисал өчен, Татарстанда 2025 елда васыятьнамәне раслау 2200 сум тора (ир белән хатынның уртак васыяте – 5450 сум), ябык васыятьнамәне кабул итү – 4000 сум.

Вакыты чикле: мираска варис үлгәннән соң алты айдан да соңга калмыйча керергә кирәк. Әгәр бу вакытны бер генә көнгә булса да кичектерсәң, мираска суд аша ирешергә туры киләчәк.

Нотариустан мирас хокукы турында таныклык алу өчен, варислар да дәүләт пошлинасын түләргә тиеш. Аның күләме варисларның туганлык дәрәҗәсенә бәйле. Әйтик, милекченең балалары, тормыш иптәше, әти-әнисенә мирас бәясенең 0,3 процентын түләргә кирәк, ләкин бу сумма 100 000 сумнан арта алмый. Калган варислар өчен бу күрсәткеч 0,6 процентны тәшкил итә.

Кайчан нотариус кирәк түгел?

«Васыятьнамә язучының акылы камил булсын». Хокук белгече Рәзил Билданов әнә шулай ди. Васыятьнамәнең төрләре һәм аны төзегәндә игътибарга алырга кирәк булган мәсьәләләр хакында аннан сораштык.

– Васыятьнамә юридик яктан дөрес булсын һәм үз көченә керсен өчен нинди төп шартлар үтәлергә тиеш?

– Васыятьнамә бары тик язма формада гына төзелә һәм нотариус тарафыннан раслана. Бу кәгазьдә милекченең имзасы булу шарт. Аның 18 яшьтән узган һәм үз акылында булуы да кирәк. Әйтик, психиатрда исәптә торучы кеше васыятьнамә төзү хокукына ия түгел.

– Ялгышмасам, васыятьнең төрләре бар. Кайсына еш мөрәҗәгать итәләр? Дөресен ничек сайларга?

– Ачык һәм ябык васыятьнамә бар. Икесе дә нотариус белән төзелә, ләкин беренчесен төзегәндә, нотариус нәрсә язылганын укый, юридик яктан аңа бәя бирә. Икенче төренә килсәк, аның эчтәлеген васыятьнамәне язучыдан кала берәү дә белми. Ул нотариуска конверт эчендә бирелә. Шаһитлар кул куя. Нотариус мондый очракта әлеге документның дөреслеген тикшерә алмый, шуңа да анда юридик хаталар булса, васыятьнамә үз көченә кермәскә дә мөмкин.

– Васыятьнамә языла башлаган, әмма тәмамланмаган икән (кеше кинәт үлеп киткән очракта), бу вакытта васыятьнамә көчкә ияме?

– Юк, васыятьнамә тиешле формада эшләнмәгән икән, юридик яктан аның көче булмый.

– Авыл җирлегендә яшәүчеләр васыятьнамә язар алдыннан иң беренче кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Нотариус булмаган җирлектә кеше төрле органнарга мөрәҗәгать итә ала. Авыл җирендә, әйтик, авыл җирлеге  идарәсенә барырга була. Шулай ук, мисал өчен, васыятьнамә язучы хастаханәдә дәвалана икән, әлеге документны баш һәм дежур табиблар раслый ала. Васыятьнамә язучы төрмәдә утырган очракта, нотариус вазыйфасын әлеге төзәтү учреждениесе башлыгы башкара. Васыятьнамә язучы экспедициядә булганда, васыятьне шушы экспедиция җитәкчесе дә расларга хокуклы. Әмма, ахыр чиктә, мөмкинлек булуга барыбер нотариуска раслату хәерле. Васыятьнамә язучы кеше үзенең сәламәтлегенә куркыныч янау белән бәйле хәлдә икән, документның нотариус тарафыннан рәсмиләштерелүе мәҗбүри түгел. Мондый очракта ул кеше үзенең соңгы теләген ике шаһит катнашында кәгазьгә үз кулы белән язып белдерә ала.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– «Васыятьнамәне язмыйча, йокларга ятмагыз», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.), чөнки йокы да – кечкенә үлем. Мөселманнар мирас бүлешергә нотариуска килгәч, дин таләпләренә игътибарлырак булсын иде. Коръәндә кемгә күпме мөлкәт бүленергә тиешлеге төгәл әйтелгән. Мирас бүлгәндә, ир балага – мөлкәтнең ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше тиеш, чөнки кыз кияүгә чыга, ә шәригать буенча аны ире кайгыртырга бурычлы. Закон нигезендә, милек бүлгәндә, уллыкка алынган балалар бертуганнары белән бер дәрәҗәдә исәпләнә. Ә диндә башкачарак: үги балаларга мирас каралмаган.

БУ КЫЗЫК!

Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланган иң иске васыятьнамәләрнең берсе 1783 елга туры килә. Анда йомышлы татар Рәхмәтулла Рәхмәнкулов үзенең улы Сөләйманга йорт-җирен калдыру турында язган. Васыятьнамә гарәп хәрефләре белән татарча язылган, русчага тәрҗемә ителеп, махсус мөһер дә сугылган. Казанның икенче гильдия сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәтов-Усманов 1893 елда җирләү, дога уку мәсьәләләреннән тыш, Мәккәгә хаҗга баручыларга – 1000 сум, буш урыннарда мәдрәсә төзү өчен – 3000 сум, 8 кибет һәм аларның өстендә торак төзүгә 2000 сум акча язып калдырган.

Рәйдә ФӘЕЗОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре