Югары уку йортларына кабул итү төгәлләнеп килә. Әмма яңа тормышка аяк басар өчен студент билеты гына җитми. Тагын бер зур мәшәкать бар: яшәргә урын кирәк. Күп вузларның тулай торагы бар, әмма ул бөтен кешегә җитми. Андагы романтика һәркемнең күңеленә хуш килмәскә дә мөмкин. Андыйлар өчен Казанда меңләгән буш фатирның ишеге ачык. Ә бусагасыннан атлап керү өчен, кесәң калын булу кирәк.
ТУЛАЙ ТОРАККА БӘЯ ТЕШЛӘМИ
Кагыйдә буларак, көндезге уку бүлегенең 1 курс студентларына тулай тораклардан урын бирелә. Моның өчен, документлар тапшырганда ук, анкетада тиешле пунктны билгеләү мөһим. Әмма тулай торакка мохтаҗлар исемлеге зур, шуңа күрә яшьләрнең нинди категориягә каравы да исәпкә алына. Әйтик, Татарстанда СВОда катнашучыларың балалары, шулай ук авыр хәлдә калган ятим балалар һәм I һәм II төркем инвалидлар, Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар, БДИда 100 балл җыйган студентлар тулай торакка һичшиксез эләгәчәк. Калганнары – чиратта. Ә чират исемлеге укучыларның шәхси казанышларына бәйле.
«Бушлай сыр капкында гына була» дигән әйтем бар. Тулай торакта яшәү өчен дә түлисе. Ә бәясе алда атап үткән категорияләргә карап үзгәрә. Мисал өчен, «бюджет»тагылар түләп укучыларга караганда азрак акча түли. Аеруча уңайлы бүлмәләрдә яшәргә теләүчеләргә дә күбрәк чыгымланырга туры киләчәк. Әйтик, Казан химия-технология университетының студентлар шәһәрчегендә яшәү шартларын карыйк. Бюджетта белем алучылар өчен айлык түләү – 530 сумнан 1100 сумга кадәр, түләп укучылар өчен – 825 сумнан 1650 сумга кадәр.
Казан (Идел буе) федераль университетында 48,5 меңнән артык студент белем ала. Уку йорты карамагында 14 357 кешегә исәпләнгән 31 тулай торак бинасы бар. Иң зуры булып Универсиада авылы санала. Анда урнашкан 21 торак йортның һәркайсында 2, 3 һәм 4 урынлы бүлмәләр бар.
КФУның тулай торакларында яшәү бәясе аның төренә бәйле. Әйтик, коридор тибындагы тулай торакта яшәү – аена 1400 сумнан 1620 сумга кадәр. Секция тибындагы тулай торакта – аена 1355 сумнан 1650 сумга кадәр. Универсиада авылында яшәү аена 1690 сумны тәшкил итә.
Чит шәһәр, районнардан килүче студентлар күпме булса да түләргә риза. Беренчедән, кыйммәт түгел. Икенчедән, монда дуслар да табыла, өй эшләрен бергә әзерләп, курс эшләрен җыйнаулашып язарга мөмкин. Казан федераль университетының төрки телләр бүлегенә укырга кергән Айзилә Гыйльметдинова да шундый фикердә.
– Минем туганнан туган апам да КФУда укый. Безгә кунакка Арчага кайткач, гел: «ДУда (Универсиада авылы. – Авт.) рәхәт. Ашханәсе дә, юыну бүлмәсе дә бар, нәкъ 1 бүлмәле фатир төсле. Анда бер гаилә булып яшибез. Кичләрен бергәләп имтиханнарга әзерләнәбез», – дип сөйли. Безнең әти-әниләр дә тулай торак тормышын гел сагынып искә ала. Иң рәхәт чаклар иде, дип сөйлиләр. Шуңа күрә ике дә уйламыйча, тулай торакка урнашам, дидем. Миңа калса, тулай торак – тормыш тәҗрибәсе туплар өчен менә дигән урын, – ди Айзилә.
Абыйсы Ренас та Казанда белем ала. Ләкин Айзиләдән аермалы буларак, иптәш егетләре белән фатир арендалап тора икән. «Ул инде соңгы курста, эшли дә. Үз чыгымнарын үзе каплый. Ә мин әле шәһәргә ияләшәчәкмен генә. Чыгымнарым да – әти-әни өстендә. Фатирга кереп, аена 15 мең сум акча түләп барасы килми. Хәзер фатирда тору кыйммәт», – дип фикерли кыз.
КЕСӘҢ КАЛЫН БУЛСЫН
Сер түгел, бүген фатир арендалау кесәне тишә. Бигрәк тә студентларныкын. Әти-әни йортыннан аерылып, зур тормышка аяк атлаган беренче курс студентлары өчен фатир арендалау аеруча кыйммәткә төшә. Дөрес, бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучылар 2026 елның 1 сентябренә кадәр 2,2 мең сум (ким дигәндә) күләмендә стипендия ала алачак анысы. Ләкин бу ярдәм бары бюджетта укучыларга гына кагыла. Һәм ул – торак арендалау бәясе белән чагыштырганда төкерек кенә. Алай да соңгы дүрт елда Россия югары уку йортларында бакалавриат программалары буенча белем алучы студентлар өчен минималь стипендия күләме арткан әле. Мисал өчен, 2023 елда ул аена 1825 сумны тәшкил иткән.
Шунысы сөенечле: фатирларны арендалау буенча сервислар соңгы айда Татарстан башкаласында аренда бәясенең бераз кимүен терки. Июльдә Казан озак вакытлы торак арендасы бәясенең кимүе теркәлгән бердәнбер миллионлы шәһәр булды, дип хәбәр итә «Яндекс Аренда». Сервис мәгълүматлары буенча, шәһәрдә аренда ставкасы, 4,7 процентка кимеп, 44 мең сумга җиткән.
Торакның барлык категорияләре буенча да кимү күзәтелә, диелгән тикшеренүдә. Әйтик, бер бүлмәле фатир арендасы – уртача 37 мең сум, ике бүлмәле – 47 мең сум, өч бүлмәле 67 мең сумны тәшкил иткән.
– Әйе, чыннан да, аренда бәясе бераз кимеде. Бу тәүлеклек арендага ихтыяҗ кимүгә бәйле. Туристлык сезоны ахырына якынлаша һәм студентлар килү сәбәпле, күпләр фатирны озак вакытка тапшыруга күчә, – ди шәхси риелтор хезмәтләрен тәкъдим итүче Артур Сафин. – Әлегә бәяләр арту күзәтелмәячәк, әмма кимемәячәк тә.
Хәзер торак базарында тәкъдимнәр күп, бу күпләрнең үз фатирларын сата алмавына бәйле, ди белгечләр. Тәкъдим күп булгач, сайлау мөмкинлеге дә арта. Кем өчендер тору урынының уку йортына якынрак урнашуы мөһим булса, кемдер, киресенчә, беренче чиратта уңайлылык турында уйлый.
– Мин Казан кооператив институтына укырга кердем. Бертуган апам шәһәрдә эшли, дус кызы белән фатир арендалыйлар. Мин дә алар янына керергә уйлап торам. Фатир Мәүлетов урамында урнашкан, уку йортыннан шактый ерак. Әмма мин бер белмәгән кешеләр белән бер түбә астында яши алмас идем, – ди Нәргизә Искәндәрова.
Нәргизәнең апасы бер бүлмәле фатирны арендалый. Түләү – аена 28 мең сум (коммуналь хезмәтләрне дә кушып). Өч кеше торачак дип исәпләсәк, бер кешегә 9300 сум тирәсе акча чыгарып бирәсе дигән сүз. Әле бу – яхшы тәкъдим.
– Институтка документлар тапшырып йөргәндә, булачак курсташым белән таныштым. «Әйдә, фатирны бергә арендалыйк», – диде. Каршы килмәдем. Ләкин эзли башлагач, бу фикеребездән баш тарттык. Бер бүлмәле фатир өчен аена 35–40 мең сум сорыйлар. Коммуналь хезмәтләр өчен аерым түлисе. Әле бу бәяләр Авиатөзелеш районында урнашкан фатирлар өчен. Студент бу сумманы гомумән күтәрә алмый, – ди Нәргизә.
Риелтор Артур Сафин әйтүенчә, акыллы кеше фатирны май азагында ук эзли башлый.
– Хәзер студентлар күбрәк Совет һәм Идел буе районнарындагы фатирларны сайлый. Яңа Савин районы – икенче урында, – ди ул. – Еш кына фатир хуҗалары бер бүлмәле фатирда ике генә студент, ике генә кеше яшәсен, дигән таләп куя. Ләкин без һәркайсыбыз да студент булган. Шул кечкенә бүлмәдә 5–6 кеше яшәгәнен дә яхшы беләбез (көлә). Ә нишлисең, студент миллионер түгел, айлык түләве азрак чыга.
ТУЛАЙ ТОРАК БӘЯЛӘРЕ (1 ай өчен)
КГАСУ: 472 сумнан 1782 сумга кадәр;
КНИТУ-КХТИ: 530 сумнан 1530 сумга кадәр;
КНИТУ-КАИ: 746 сумнан 1630 сумга кадәр;
КГЭУ: 410 сумнан 1250 сумга кадәр.
(Уку йортларының рәсми сайтларындагы мәгълүмат нигезендә.)
ФАТИР БӘЯЛӘРЕ
Казанның төрле районнарында 1 бүлмәле фатир өчен айлык аренданың уртача бәяләре:
Авиатөзелеш районы: 30 000 сум + коммуналь хезмәтләр;
Вахитов районы: 50 000 сум + коммуналь хезмәтләр;
Киров районы: 44 600 сум + коммуналь хезмәтләр;
Мәскәү районы: 35 600 сум + коммуналь хезмәтләр;
Яңа Савин районы: 50 000 сум + коммуналь хезмәтләр;
Идел буе районы: 41 900 сум + коммуналь хезмәтләр;
Совет районы: 35 000 сум + коммуналь хезмәтләр.
(Игъланнар сайтындагы мәгълүмат нигезендә.)
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез