Газетага язылу

Язгы чәчүгә нинди әзерлек белән керәбез?

Кояш нурлары басу-кырлардагы карларны эреткәндә, зур хуҗалыклар һәм фермерлар старт сызыгында тора. Техникалар каралган, орлыклар салынган, ягулык запаслары барланган. Без язгы чәчүгә нинди әзерлек белән керәбез?

Язгы чәчүгә нинди әзерлек белән керәбез?
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Чистай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов әйтүенчә, бүген төп игътибар техника паркының әзерлегенә, ашлама туплауга һәм заманча технологияләрне куллануга юнәлтелгән.

 

– Безнең әзерлек – 95 процент. Кирәк икән, бүген-иртәгә кырга чыга алабыз, тик әлегә иртәрәк. Башка елларда гадәттә 12–15 апрельдә тырмалауга керешә торган идек. Быел да көннәр шушылай җылы торып, карлар тиз эресә, узган еллардан калышып булмас. Дөрес, узган ел без бик иртәләгән идек. Инде 25–26 мартта ук уҗымнарны тукландыруга чыктык. 18,5 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчкән идек. Бүгенгә алар да яхшы хәлдә, зарланып булмый. 7 мең гектар күпьеллык үләннәр бар. Аларның барысын да тукландырырга ашламаларны җитәрлек күләмдә әзерләдек, карлар эреп, җирләр ачылганны гына көтеп торабыз, – диде ул.

 

Машина-трактор паркында да хәлләр яхшы. Техникаларның яңартыласы яңартылып, төзәтеләсе төзәтелеп бетеп бара.

– Техника, ягулык бәясе коточкыч тизлек белән өскә үрмәләсә дә, алмыйча, әзерләмичә хәлебез юк. Шушы булган шартларда ничек тә сынатмаска, эшләргә тырышабыз. Әйбер кыйбатлана дип, ашамыйча да тора алмыйбыз бит. Ә иртәгә икмәк ашар өчен инде кичәдән үк уйлый башларга туры килә. Бездә «Чистопольская», «Чистай-Агро», «Волга-селект» агрохолдинглары, 85 ләп фермер эшли. Эре оешмаларның барысы да тулысынча әзер. Фермерлар да тырыша. Хәле авырлашып, эшләрен алып бара алмаганнары җирләрен агрофирмаларга арендага яки сатып бирә, – диде җитәкче.

 

Хәзерге вакытта Аксубай районында 38 фермер эшен алып бара. Алар эшкә эре хуҗалыклардан бераз калышып кузгалсалар да, төп эшләрен тәмамлаганнар инде. 

– Авыл хуҗалыгында кышын да, язын да эшнең тукталганы юк инде ул. Көзен ашлык алыр өчен, кыш көне дә аяк-кулның хәрәкәттә булуы кирәк. Бу көннәрдә ир-егетләребезнең эше бигрәк тә җаваплы: техникаларны карап-төзәтеп бетереп килгән вакытлары. Кырлар кар астында булса да, – ди Аксубай районының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары бүлекчәсе башлыгы Әлфирә Шакирова. – Үзебезнең бүген 340 гектар җиребез бар. Кечкенә улыбыз Казандагы яхшы эшен калдырып, авылга кайтырга җыенгач, тагын 200 гектар җир алдык. «Кайтма», – дип әйтеп караган идек тә, тыңламады. Аннан соң: «Ярар, үзе теләгәнчә эшләп карасын инде, безгә дә ярдәм булыр», – дип ризалаштык инде. Солярканы алдан ук запас белән алып куйдык. Ул чагында хакы да бераз арзанрак иде. Уҗымнарның хәле турында әйтергә иртәрәк әле, ләкин белгечләр начар булырга тиеш түгел, ди. Орлыкларны көзен үк әзерләп калдырган идек. Ләкин бераз элиталыларына да заказ бирдек.

Аның сүзләре буенча, гомумән алганда, райондагы фермерларның кәефләре яхшы.

– Хәзер инде сынауларда сыналган, авырлыкларда чарланган фермерлар гына калды. Күпчелеге аякта нык һәм ышанычлы басып тора. Элеккеге шикелле эшне авырлык белән алып баручылар юк, дип уйлыйм. Бер кат техника алдылар, инде хәзер карап, төзәтеп торалар. Иң нык күңелгә тигәне – ашлама һәм ягулык бәясенең котырып артуы. Менә шушы авырлыкны җиңгән фермер башкасын булдыра да булдыра инде. Дөрес, мал асрау белән көн итүчеләрнең бу арада тынычлыгы китте. Әллә нинди авырулар турында сөйлиләр, терлекләргә генә зыян килә күрмәсен, дип телиләр, – диде Әлфирә Шакирова.

 

Арча районы фермеры Фәнис Әхмәтхановның мөгезле эре терлеге дә, сыерлары да, чәчүлек җирләре дә бар.

– Кәефләр авыл хуҗалыгындагыча инде, төрлечә була. Бәяләр өскә сикерүен дәвам иттерә, әллә каян гына авырулары килеп чыга – аптырый торган хәлләр, – диде ул, хәл-әхвәлен белешкәч. – Шул ук вакытта язгы чәчүгә дә әзерлек бара. 350 гектар арпа, бодай, печән чәчәргә ниятлибез. Техниканы ремонтлыйбыз, ашлама, орлыклар юнәтәбез. Сөт бәясе төшсә дә, ягулык белән ашламаныкы һаман күтәрелә. Ләкин шушы шартларда да эшләрне алып барырга тырышабыз.

 

Язгы чәчүгә әзерлек турында узган шимбәдә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә сөйләделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы 230 мең тонна орлык тикшергән, бу – бөртеклеләрнең 93 проценты дигән сүз. Быелгы уңыш өчен, көздән кертелгәнне дә исәпкә алып, бер гектарга 61 кило ашлама тупланган. Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген 23 марттан 27 мартка кадәр тикшереп кабул итәчәкләр. Шул вакытка авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауны, механизаторлар барлауны, имин хезмәт шартларын тәэмин итүне, чәчү кампаниясе чорына хезмәт өчен түләү шартларын аңлату өчен, коллективлар белән очрашырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 
 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре