Газетага язылу

Язгы гөжләү: «ВТ» журналисты умартачыларның хәлен белеште

Язның беренче җылы нурлары белән табигать кенә түгел, умарталар да җанлана. Кортлар гөжләве – умартачы өчен иң матур көй. Ләкин ул һәрвакыт шатлыклы гына була алмый: елы-елы белән югалтулар да, өстәмә мәшәкатьләр дә күп. Быел бал кортлары кышны ничек чыккан, умартачылар елны ничек фаразлый һәм аларны нинди проблемалар борчый? Шуларны белештек.

Язгы гөжләү: «ВТ» журналисты умартачыларның хәлен белеште
«Татар-информ»

Чүпрәле районының Дуван авылында яшәүче Марат Исхаковның да авылдан ерак түгел генә җирдә 120 оясы бар.

 

– Гомумән алганда, умартачылар кортларның кыш чыгуыннан канәгать түгел. Беренчедән, табигать шартлары уңышлы килмәде. Апрель суык булды. Икенчедән, без игенчеләрнең кырларга агу сибүеннән җәфаланабыз. Җәен рапс чәчәк атканда бер зыян күрсәк, көзен көнбагышны десикацияләгәндә (уңыш җыяр алдыннан үсемлекне тизрәк өлгертү һәм тигез киптерү өчен кулланыла. – Авт.) икенче иза чигәбез. Көчсезләнгән корт гаиләләре кыш чыга алмый. Умартачыларны «кечкенә кешеләр» дип санасалар да, кортлардан күп нәрсә тора. Умарта ул – һаваның, табигатьнең чисталыгын билгели торган индикатор, – ди Марат Исхаков. – Мин үзем әлегә ояларны тулысынча карап чыга алмадым, ләкин караганнары яхшы. Зарлана алмыйм. Тик мондый нәтиҗәгә ирешер өчен, бик зур тырышлык куярга кирәк. Хәзер умарта карау элеккегедән бик аерыла. Бер умарта гаиләсен алып барыр өчен өстәмә рәвештә бер-ике гаилә тотарга кирәк.

 

Билгеле булганча, узган ел умарта ояларын чиплаштыра, ягъни терки башлаганнар иде. Ул вакытта күпчелек умартачылар моның кирәклеген аңлап бетермәүләрен һәм мәгънәсез эш булуын әйткән иде. Хәзер дә шул фикердә торучылар бар.     

 

– Аның киләчәге юк, дип санасам да, ояларны чиплаштырдым. Башта да әйттем, хәзер дә кабатлыйм: ул умартачыга бернинди дә файда бирми. Корт сыер түгел, ул бүген бар, иртәгә юк. Теркәп тә, санап та бетерә торган җан ияләре түгел. Аны безгә кадәр дә контрольдә тота алмаганнар, бездән соң да булмаячак, – ди Марат Исхаков.

 

Әгерҗе районының Кичкетаң авылында яшәүче Тәлгать Муллануров – умартачылар нәселеннән. Бүген аның утызлап умарта оясы бар. «Умартачының язгы көне ел туендыра», – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Карлар эреп, беренче чәчәкләр күренүгә, умарталыкларда иң җаваплы чор башлана, ди тәҗрибәле умартачы.

 

– Май – умартачылар өчен иң тыгыз вакыт, чөнки монда кортның киләчәге хәл ителә. Бу айда ныклап эшләсәң, кортларны карасаң, мул бал алырсың. Хәзерге вакытта утыз оям бар, киләчәктә иллегә кадәр җиткерәсе иде, дип тырышам. Быел, шөкер, умарталар кышны яхшы чыкты. Мин аларны урамда калдырмыйм, йортның астагы катына кертеп куям. Әйбәт, коры һава булгач, кышны яхшы чыгалар, – ди ул.

 

Тәлгать абый әйтүенчә, умартачылык – аларның канында. Нәселләрендәге җиде-сигез буын бабалары корт тоткан.

 

– Минем иң зур хыялым – үземнән соң дәвамчылар калдыру. Дүрт оныгым бар, алар да минем эшемне күреп үссеннәр, дип тырышам. Моңа кадәр улым умартачылык белән артык мавыкмады. Менә хәзер үзе Казанда яшәсә дә, Балык Бистәсендә йорт алып, шунда бал җитештерү белән шөгыльләнмәкче була. Шуңа бик куанып йөрим әле. Алар балга да аптырамый югыйсә. Табышы да артык кызыксындырмый, чөнки файдасын күрә башлаганчы, әллә никадәрле хезмәт куясы бар әле. Шуңа күрә улымның да төп максаты – ата-баба эшен дәвам иттерү, аны балаларына күрсәтеп калдырырга теләведер, дип уйлыйм. Нәселдән килә торган умартачылык традицияләрендә тирән тамырлар, гаилә кыйммәтләре һәм ата-бабаларның хикмәтле киңәшләре ята бит, – ди ул.

 

Балык Бистәсе районында яшәүче Вазыйх Фатыйхов та озак еллар буе бал кортлары асрый. 120–150 оя караган чаклары да булган. Әлеге вакытта иллеләп корт гаиләсе бар. 

 

– Минем бервакытта да зарланганым юк. Быел да кортларым кышны яхшы чыкты, – ди ул. – Дөрес, танышларым арасында зур зыян күрүчеләр дә бар, хәтта ояларының 90 проценты үлгән, диделәр. Узган ел бер умартачының 170 ләп оясы харап булган иде. Быел кыш суык һәм кар күп булгач, минем дә, кортларга зыян килмәс микән, дигән шигем бар иде. Шөкер, үлем-китем аз.

 

Умартачы фикеренчә, кортларның үлем сәбәпләрен кистереп кенә әйтеп булмый.

 

– Беренчедән, аграрийлар хәзер гербицид, химикатларны күп куллана башлады. Икенчедән, оялар вакытында эшкәртелми. Белеп эшләгән кешегә мөмкинлекләр бик күп югыйсә. Өченчедән, кортларның хәле кышның ничек килүенә дә бәйле. Дүртенчедән, соңгы елларда аларны төрле илләрдән алып кайта башладылар. Кортны бары тик бизнес, табыш алыр өчен генә файдаланалар. Ә сыйфатлары тикшерелмәгән, ышанычлы түгел, – ди тәҗрибәле умартачы.

 

Вазыйх Фатыйхов гомер буе урта рус токымлы кортлар үрчетә. Ә алар үзләренең усаллыгы белән аерылып тора. Шулай булуга карамастан, бу кортлар балны теләсә кайсы табигать шартларында, теләсә нинди чәчәктән җыймый, шуңа күрә баллары да сыйфатлы була икән.

 

– Умартачылык – бик серле кәсеп. Гомер буе шөгыльләнеп тә, нечкәлекләренә төшенеп, барысын да белеп бетереп була торган түгел. Елдан-ел әллә нәрсәләре белән шаккатырып куя, – ди ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре