Яшәү урынын үзгәртмичә генә язмышыңны ничек үзгәртергә? Саннар нәрсәне аңлата. Нумерологлар фикеренчә, алар кеше тормышына йогынты ясап, бәхетне куып җибәрергә, яисә, киресенчә, тартып та китерергә мөмкин.
Белгечләр өйрәткәнчә, тормышыбызга йогынты ясардай төп санны билгеләү өчен йорт номерының барлык саннарын кушарга кирәк. Номерда хәреф тә булса, нинди санга туры килүен белеп, шуны да кушарга. Бу болай була. “А” – 1гә туры килә, “Б” – 2гә, “В” – 3кә, “Г” – 4кә, “Д” – 5кә, “Е” – 6га, “Ё” – 7гә, “Ж” – 8гә, “З” – 9га. Аннан соң исәп яңадан башлана: “И” – тагын 1гә, “Й” – 2гә һ.б. Кыскасы, ахырда безнең бер сан килеп чыгачак. Менә шул яшәү урыныбыз турында сөйләп, үзебезгә һәм гаиләбезгә йогынты ясаячак та инде.
Бер
 Йорт номеры 1 икән, яки ике урынлы санны бергә кушкач, 10 килеп чыга икән, нуле алып ташлана, 1 генә кала. Белеп торыгыз: мондый йортта барысы да максималь дәрәҗәдә бәйсезлеккә омтыла. Анда яшәүчеләрнең барысы да – баш. Ә “баш”ларга бер түбә астында яшәве кыен. Мондый санлы торак курку белмәс, тәвәккәл, актив кешеләр – ялгыз эшмәкәрләр, спортчылар, хәрбиләр өчен әйбәт.
 Тик бу сан гаилә корып яши башлаучыларның татулыгына аяк чалырга мөмкин. Нумерологлар фикеренчә, мондый номерлы торакта яшәүчеләргә уртак тел табу авырга туры килә. Ә инде биредә туган балалар үз-үзләрен генә яратучан булып үсәчәк.
Ике
 Мондый санлы йорт яшь гаиләләр, гомумән, теләсә кайсы яшьтәге гаилә парлары өчен бик кулай. Дәрт-дәрман, тынычлык-татулык саны. Иминлек, гармонияне гәүдәләндерә. Кимчелекләренә килсәк, бер-береңә – чиктән тыш бәйле булу.
Өч
 Нумерологиядә бу сан бәхет-шатлык, оптимизм рухын аңлата. Мондый йортта иҗат белән шөгыльләнү бик җиңел һәм рәхәт. Биредә ялгыз гына яшәү мөмкин түгел. Ләкин акчага бәйле кыенлыклар чыгып торырга мөмкин. Бу хәлдән котылу өчен кырыкмаса-кырык төрле эшкә түгел, ә иң мөһименә генә тотынып, шуны башкарып чыгарга кирәк.
Дүрт
 Дүртенче номерлы йорт – тәртип, төгәллек, максатка омтылышлылык йорты. Биредә хыянәткә урын юк. Барысы да – мәңгегә! Җиңелчәрәк, күңеллерәк, кәеф-сафалырак тормышта яшәргә яратучыларга мондый йортта яшәү күңелсез булачак. Аның каравы, биредә чын мәгънәсендә хезмәт сөючеләр үзләренең бәхетен табачак.
Биш
 Ташып торган көч-энергияне гәүдәләндерә. “Бишле” гаиләдән башка бер нәрсәне дә белмәүче тыныч холыклы кешеләргә комачаулаячак. Әлеге сан йорт хуҗасын бетмәс-төкәнмәс күңел ачуларга, рестораннарга “котыртып” торачак. Кыскасы, типтереп яшәүче, булган акчасын ялга-күңел ачуга кызганмаучы кешеләр өчен генә әйбәт йорт.
Алты
 Көч-куәт, матди муллык урыны. Акчасызлыктан котылып калырга теләсәгез, кыю төстә шундый номерлы йортны сайлагыз! Тик иҗат кешеләре өчен түгел – биредә аларга кысан булачак. “Алты” –барысын да төптән уйлап кына эш итүче бик сак кешеләр урыны.
Җиде
 Нумерологлар бу санны фәлсәфә, дөньяны танып белү белән бәйли. Ялгызлар, хыялыйлар өчен. Биредә уку, китап язу, дөнья турында уйлану әйбәт. Мондый номерлы йортта яшәүчеләр эчке сиземләүгә таянучан була. Шул ук вакытта аларга кешеләр белән эчкерсез аралашу авырга туры килә.
Сигез
 Бу сан хакимлеккә, көч, йогынты, акчага бәйле. Мондый йортта яшәүчеләр өчен акча тормышның төп максатына әйләнә. Биредә беркем дә ачлык-ялангачлыктан интекмәячәк. Ләкин әхлак нык аксаячак. Байлык-муллык, гламур – “сигезле”дә яшәүчеләр әнә шуңа омтылачак. Шул ук вакытта бу сан офислар өчен бик отышлы булачак – биредә эшләр гөрләп барачак.
Тугыз
 Нумерологлар бу санны кешеләргә ярдәм кулы сузу белән бәйли. Мондый йортка ярдәмгә мохтаҗлар агылачак. Биредә алар аны, һичшиксез, табачак! “Тугызлы”да яшәүчеләр оптимизм рухына, бик күп-көч энергиягә ия. Алар акыллы, ярдәмчел, зирәк,
 Игътибар! Эчке халәтегез, омтылышларыгыз йорты номерына туры килми икән, борчылмагыз. Әнә кытайлар (ә алар нумерологиягә кемгә караганда да күбрәк ышана) бик гади генә ысул куллана: кеше күрми торган урынга үзләренә кирәкле номерны язып куя да – шуның белән шул ди.
Фото: saby.tatarstan.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез