Газетага язылу

Язып эшләтү: Татарстанда яшәүчеләр күбрәк нәрсәдән зарлана?

Язабыз да салабыз, җавап көтеп калабыз.

Язып эшләтү: Татарстанда яшәүчеләр күбрәк нәрсәдән зарлана?

Былтыр Татарстанда яшәүчеләр дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү юллары аша түрәләргә 295 меңгә якын хәбәр җибәргән. «Халык контроле» мәгълүмат системасында гына да 89 меңләп мөрәҗәгать теркәлгән. Биредәге гаризаларның һәр өченчесе диярлек тирә-якны төзекләндерүгә кагыла. Ә «Халык инспекторы»на язучылар 3,7 миллион сум акча да эшләп өлгергән. Нәрсә бу? Дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышумы, әллә гаеп эзләп йөрүме? «ВТ» ике якның да фикерен тыңлады.

Җавап көтү

Казанда яшәүче Гөлназ Мусина үзләре яшәгән күпкатлы йортка хезмәт күрсәтә торган идарәче оешма белән «Халык контроле» порталы аша гына аралаша.

– Аена кимендә бер-ике мөрәҗәгать җибәрәм, – ди ул. – Башкача мөмкин дә түгел: йә подъезд идәннәрен юарга оныталар, йә чүпне җыештырмыйлар дигәндәй. Моны әләкләү яки артыгын таләп итү дип санамыйм. Бу – үз хокукларыңны яклау. Шул ук подъезд идәннәрен, мәсәлән, айга бер тапкыр тулысынча юып чыгарырга тиешләр. «Халык контроле»нә «сәлам хаты» салмасам, икешәр ай буе килеп күренүче юк. Ә гариза язуга, шунда ук кесә телефоныма юылган идән фотоларын төшереп җибәрәләр. Быел кыш башында ишегалларын да кардан начар чистарттылар. Бу хакта мөрәҗәгать җибәрдем. Хәзер безнең подъезд төбе гел ялт иткән була, ә күршеләр карга чумып йөри.

Узган ел республикада яшәүчеләр дәүләт органнарына чара күрүне яки җавап алуны өмет итеп 294 882 гариза юллаган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә багышланган брифингта сөйләделәр.

– 2025 елда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша гына да 89,2 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның 77 проценты хәл ителгән. Чагыштыру өчен, 2024 елда 97,9 мең гариза теркәлсә, шуларның 78 проценты җавап тапкан. «Халык контроле» аша килгән гаризаны карап тикшерү вакыты 10 эш көне тәшкил итә. Әгәр дә ул коммуналь хуҗалыкка кагылса – өч көн, – диде Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов.

Былтыр «Халык контроле»ндә күбрәк нәрсәдән зарланганнар?

– Тирә-якны төзекләндерү (26,9 мең мөрәҗәгать)

– Юлларны карап тору һәм ремонтлау (16,8 мең)

– Юл хәрәкәтен оештыру (6 мең)

– Баганаларга ут кую (5,9 мең)

– Күпфатирлы йортны карап тору (5,5 мең)

Иң күп гаризалар Казанда яшәүчеләрдән килә. Былтыр башкала халкы 45 меңгә якын мөрәҗәгать юллаган. Икенче урында – Чаллы (18,3 мең). Районнар арасында беренче бишлектә – Әлмәт (4,19 мең), Түбән Кама (3,31 мең), Бөгелмә (2,59 мең), Яшел Үзән (2,58 мең) һәм Лаеш (1,63 мең).

Алга таба үзеңне борчыган мәсьәлә турында хәбәр итү тагын да җиңеләячәк. «МАХ»та берничә дәүләт хезмәте, шул исәптән «Халык контроле» эшли башлады. Шуңа күрә кесә телефонына «МАХ»тан башка кушымта йөкләп тормасагыз да була», – диде Булат Габдрахманов. Аның әйтүенчә, әлеге мессенджердан республикада яшәүче 1,5 миллион кеше файдалана. Уңайлыклар дигәннән, «МАХ» аша «больничный» кәгазен яба башлаганнар инде. Биредә паспорт мәгълүматлары да бар. Ә тиздән күпбалалы гаилә, машина йөртү таныклыклары пәйда булачак, ди.

«Халык контроле»ннән тыш, республикада яшәүчеләр Россия Дәүләт хезмәтләре порталы эчендәге «Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез»  үзара элемтә платформасын да үз итә. Былтыр аның аша 96,6 мең мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның 99 проценты уңай хәл ителгән. Татарстан Рәсми порталы исә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының 140 лап интернет-кабул итү бүлмәсен берләштерә. 2025 елда алар аша 32 меңнән артык гариза килгән.

Статистика мәгълүматларына караганда, мөрәҗәгатьләрне күбрәк 25–45 яшьтәге хатын-кызлар яза.

«Чама хисе кирәк»

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, халыкка хезмәттә, бигрәк тә тышкы төзекләндерүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә илкүләм проектлар һәм республика программаларының файдасы зур.

– Узган ел республика күләмендә «Безнең ишегалды» программасы кысасында 677 ишегалды төзекләндерелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча өстәмә рәвештә бүлеп бирелгән финанслау ярдәмендә Казан яны бистәләрендә 102 урам яңартылган. Боларның нәтиҗәсе буларак, былтыр «Тышкы төзекләндерү һәм инфраструктура» юнәлешендәге – 31 мең, «Юллар» юнәлешендәге 18 мең мөрәҗәгать хәл ителде, – диде ул.

Бар да ал да гөл генә түгел, әлбәттә. Сәрия Сабурская әйтүенчә, еллар буе эш өстәлендә ята торган гаризалар да бар.

–  Түбән Каманың Менделеев урамында, мәсәлән, халык үтенече буенча биш елдан бирле ут баганасы куя алмыйлар, – диде ул. – Хәл ителмәгән гаризаларны «үтәлгән»нәр рәтенә кертү очраклары да бар. Мәсәлән, халык юлны ремонтлауны сорап мөрәҗәгать итә, ә җирле түрәләр мәсьәләне алдагы елларга билгеләнгән юл эшләре планында карап тикшерербез дигән булып, гаризаны яба. Мондый очракларны даими контрольдә тотабыз. Тик иң яхшы тикшерүче – мөрәҗәгать итүче үзе ул. Җавап яки эшнең үтәлеше белән риза булмасалар, алар гаризаны кабат җибәрә ала.

Татарстан Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева, гаризаны ничек тутырырга кирәк икәнен дә әйтте. «Мөрәҗәгатьне карап тикшерү вакытын тизләтү өчен, турыдан-туры мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы органга язарга киңәш итәбез. Югыйсә хат бер урыннан икенчесенә йөргән арада күпме вакыт уза», – диде ул. Хат язуның да җае бар.

Чама хисе турында да онытырга ярамый, әлбәттә. «Безнең җирлеккә алты авыл, алтмышлап урам керә. Юлларны кардан бер-ике көндә чистартып бетерергә тырышабыз. Техника җитәрлек булса да, алтмыш урамга алтмыш трактор чыгарып җибәреп булмый бит. Ә халык сабырсыз. Бер көн чистартылмаса, «112»гә кадәр шалтыраталар. Әйтеп тә карыйм, миңа хәбәр итегез, дип орышам да. Белмим, кешеләр бераз әшәкеләнеп киттеме шунда», – ди Балтач районының Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.

Сан

2024 ел ахырыннан бирле Татарстанда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасына юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар турындагы хәбәрләрне җибәрүчеләргә 3,7 миллион сумнан артык акча түләгәннәр. Барыннан да бигрәк машинаны җәяүлеләр юлында калдырудан (70 мең гариза), тыю билгеләре астында туктаудан (21 мең), светофорның кызыл төсенә чыгудан (17 мең) һәм машинаны «яшел зона»да куюдан (12 мең) зарланганнар.

10 миллиардлык эш

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысасында төзекләндереләчәк ишегаллары билгеле. Барлыгы 10 миллиард сумга 561 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр.

  – «Безнең ишегалды» программасы республика күләмендә меңнәрчә ишегалдын колачлады һәм төзекләндерүгә системалы карашның яшәп килүен раслады, – диде Татарстан шәһәрләрен үстерү институты җитәкчесе Наилә Ногуманова. – Программа быел да үз эшен дәвам иттерәчәк. Республикада яшәүче 150 меңнән артык кеше яңартылган ишегалларына – ял итү, аралашу, актив тормыш рәвеше алып бару өчен уңайлы мәйданнарга ия булачак.

Ишегалларын комплекслы төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» республика программасы 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырыла башлады. Шушы вакыт аралыгында барлыгы 5851 ишегалды төзекләндерелде. Татарстанда яшәүче 1,65 миллион кешенең яшәү шартлары яхшырды. Программа республиканың барлык 45 районын да колачлады. 32 район проектта катнашуын төгәлләде инде. Биредә яңартуны таләп иткән ишегалларында эш беткән. Төзекләндерелгән ишегалларының тулы исемлеге белән dvor.tatаr сайтында «Документлар» бүлегендә танышырга мөмкин. Биредә үк быел яңартылачак ишегалларын да күрергә мөмкин. Сайтның төп битендәге интерактив картада алар әфлисун төсендә бирелгән.

Билгеле булганча, быел төзекләндереләчәк 200 ишегалды узган елның язында үткәрелгән Бөтенроссия тавыш бирү юлы белән сайланды. Әлеге эштә республикада яшәүче 195 меңгә якын кеше катнашкан. Шунысын да искәртик: программада федераль таләпләргә җавап бирә торган күпфатирлы йорт территорияләре генә катнаша. Ягъни күпфатирлы йорт 2014 елга кадәр төзелгән, ишегалдындагы асфальтка ремонт таләп ителгән һәм моңа кадәр биредә төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән булырга тиеш.

Былтыр «Безнең ишегалды» программасы кысасында 677 ишегалды яңартылды. Биредә 10 миллиард сумлык эш башкарылган. Ишегалларында 1,5 миллион квадрат метр асфальт кына түшәгәннәр. Узган ел «Безнең ишегалды» программасының дәвамы – «Күрше» фестивале дә пәйда булды. Ул яңартылган ишегалларын төрле вакыйгалар белән җанландырып җибәрергә тиеш. Бәйге республиканың барлык районнарын үз эченә алды. Ул кыш көне дә дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре