БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
1 декабрьдә Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың зур юбилей концерты гөрләячәк. Мәскәү тамашачысына әле моңа кадәр яңгырамаган җиде яңа дуэт тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта концерт уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Концертның үзенчәлеге хакында режиссер Ленара Батталова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, юбилей кичәсе ике өлештән тора. Беренче өлештә Зәйнәб Фәрхетдинованың популяр, халык яраткан җырлары яңгыраса, икенчесендә әле моңа кадәр ишетелмәгән җиде өр-яңа дуэт планлаштырылган. Кичәдә бары тик тере тавыш кына яңгыраячак, дип өметләндерә концерт куючылар. Легендар җырчының юбилей кичәсен Гөлназ Сәфәрова һәм Айрат Ильясов алып бара. Гөлназ Сәфәрова сүзләренчә, концерт сценариесе югары дәрәҗәдә эшләнелә. Кичәдә тамашачы әле моңа кадәр таныш булмаган Зәйнәб Фәрхетдинованы ача алачак. – Сценарийга килгәндә, мин аның үзе турында сөйләргә, яңа фактлар чыгарырга, халыкка яңа мәгълүмат җиткерергә тырыштым, – ди танылган алып баручы. Мәскәү тамашачысы Марат Галимов, Марат Яруллин, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Рәсим Низамов, Филүс Каһиров һәм Илнар Миранов катнашында дуэтлар ишетә алачак. – Дуэтлар барысы да матур яңгырый. Әлеге концертны эшнең нәтиҗәсе буларак иҗат концерты дип тәкъдим итәбез. Киләчәктә андый зур гастрольләр булмас. Яңа инструменталь төркем белән эшләдем. Җырларны яңача яңгырашта инструментлар белән тәкъдим итәсе килде, Валерий Коротков җитәкчелеге астында «JIVE» джаз төркеме булышты. Концертның беренче өлеше әлеге төркем белән узачак, – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Нурлат районының Кара Күл авылында бәйрәм. Биредә 32 йортны газ челтәренә тоташтырдылар. Әлеге вакыйганы 30 ел көткән авыл халкының сөенечен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев та уртаклашты. Сәфәре барышында ул социаль объектларны карады, районда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны белеште.
Халкыбызның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Бибисара» җырларын ул үзенә генә хас булган гаять бер үзенчәлек белән башкара. Тамашачы аның бәрхет тавышын сокланып та, хисләнеп тә тыңлый.
Биш ел элек булдырылган VI халыкара “Экология – һәркемнең җаваплылыгы” премиясе биш ел элек уздырыла башлаган иде.
Фән – үз чорының көзгесе. Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр.
Казанда Ислам илләре стандартлары һәм метрологиясе институты (SMIIC) Генераль ассамблеясының 21 нче утырышы узды. Халыкара чарада 20 илдән килгән вәкил хәләл стандарты, сертификацияләү, сыйфатлы продуктлар турында сөйләштеләр. Чара Коръән уку белән башланды.
Ел саен Россиядә 500 меңнән артык инсульт теркәлә. Татарстанда бу күрсәткеч – 18 мең. Инсульт булганда баш миенең кан әйләнеше кискен бозылуы нәтиҗәсендә баш мие күзәнәкләре зарарлана яки үлә.
Аларның җырларында күңел хисләре, сагыш, сагыну. Казанда «Җиңү тавышлары. Төбәкләр» бәйгесе узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган чарада әтиләре, якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар чыгыш ясый.
Филармониядә татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, театр артисты, опера җырчысы Сара Садыйкова иҗат иткән иң популяр җырлардан төзелгән концерт узды.
Урам буйлап заманча чыбыксыз наушник урынына чыбыклысын кигән яшь егет атлый. Ул 1990–2000 елларның «алтын хитлар»ын тыңлый.
Ясалма фәһемнән файдалану мөмкинлекләрен ничек киңәйтергә? 29–31 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында әнә шул сорауга җавап эзләячәкләр. Быелгы чарада дөньяның 70 тән артык иленнән 19 меңнән күбрәк кеше катнашу теләген белдергән.
Фикер өстәү
Фикерегез