Җидедә соң. Гаилә ипотекасының яңа шартлары билгеле булды

Илдә ташламалы ипотека программасы туктатылгач, тораклы булу бермә-бер кыенлашты. Ник дисәң, бүген банклар кредитны уртача 22 процент белән бирә. Ә фатир бәяләре болай да «тешли». Шуңа күрә бала үстерүче гаиләләр 2024 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булган, әмма озайтылачак дип вәгъдә ителгән гаилә ипотекасының яңа шартларын көтте. Алар бу көннәрдә билгеле булды. Гаилә ипотекасын кемнәр рәсмиләштерә ала?

Билгеле булганча, гаилә ипотекасы 2018 елдан бирле гамәлдә. Баштарак аны 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә туган икенче бала, ә 2021 елның июленнән – 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә туган беренче бала өчен дә бирделәр. Ташламалы программа 2024 елның 1 июленә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Тик бу ел башында Россия Президенты Владимир Путин аны 2030 елга кадәр озайтырга һәм шартларын яңадан карага кушты. Әйткән сүз – аткан ук. Россия Финанс министрлыгы гаилә ипотекасының яңа шартларын игълан итте.

Программага кемнәр эләгә?

– Алты яшькә кадәр (алты яшьне дә кертеп) баласы булган гаиләләр.

– Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр.

– Халык саны 50 мең кешедән азрак кечкенә шәһәрдә яшәп, балигъ булмаган ике бала тәрбияләүче гаиләләр.

– Төзелеш күләме аз булган төбәкләрдә яки индивидуаль үсеш программаларына ия төбәкләрдә яшәп, балигъ булмаган ике бала тәрбияләүче гаиләләр.

Сүз уңаеннан, «төзелеш күләме аз булган төбәкләр» арасында Татарстан юк. Хәер, бу аңлашыла да. Бездә өченче ел рәттән рекордлы күләмдә – 3 миллион квадрат метрдан да күбрәк торак төзелә. Якын күршеләребезне алсак, 35 төбәктән торучы әлеге исемлектә Чувашия, Мари Эл республикалары, Киров, Оренбург өлкәләре бар.

Гаилә ипотекасының ставкасы шулай ук 6 процент кала. Беренчел кертем – торак бәясенең 20,1 проценты. Ипотеканы күп дигәндә 30 елга алырга мөмкин. Кредит күләме  Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе өчен – 12 миллион, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә 6 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Акчаны яңа төзелгән йорттан фатир сатып алу белән беррәттән, эскроу-счет (төзелеш барышында акча банкта саклана да соңыннан гына төзүчегә күчә. – Ред.) аша шәхси йорт салырга да тотарга ярый.

Мең кат ишеткәнче, бер кат күреп, дөресрәге, исәпләп каравың яхшырак. Гаилә ипотекасының яңа шартлары «ВТ» хәбәрчесенә дә туры килә. Шуңа күрә без Казанда метро янында, шәһәр читендә һәм башкалага терәлеп торган бистәләрнең берсендә гаилә ипотекасы буенча фатир бәяләрен белештек. Исәп өчен иң кечкенә мәйданлы торакны алдык.

Казанда метро янында төзеләчәк 22 катлы йортның әлегә нигезе дә юк. Торак комплексы 2026 елның беренче яртысында төзелеп бетәргә тиеш. Дүртенче катта урнашкан 21,4 квадрат метрлы студия 6,483 миллион сум тора. Беренчел кертем – 1,303 миллион сум. Кредитны утыз елга алсаң, ай саен 31 мең сум түлисе.

Шәһәр читендә биш йорттан торачак торак комплексында «таш шакмаклар» күренә инде. 2026 ел азагында төзелеп бетәчәк йортның бишенче катында урнашкан 21,1 квадрат метрлы студия 5,736 миллион сум тора. Беренчел кертем – 1,147 миллион сум. Утыз ел буе ай саен 27,5 мең сум түлисе.

Шәһәрдән читтә төзелеш алып баручыларның хәле мөшкелрәк, ахры. Торак комплексын «кулдагы акчаны эшкә җигү өчен иң яхшысы» дип мактадылар. Бәяләр атна саен үзгәреп торганлыктан, хәзер үк алдан килешү төзергә тәкъдим иттеләр. Озын сүзнең кыскасы: Казаннан якынча унбер чакрым ераклыктагы бистәләрнең берсендә 2026 ел уртасында төзелеп бетәчәк йортта студия 5,440 миллион сум тора. Беренчел кертем – 1,088 миллион сум. Утыз ел буе ай саен 26 мең сум түләргә туры киләчәк.

Соңгы сүз урынына шунысын да әйтик: төзелеш нормалары буенча бер бүлмәле фатирның мәйданы – 28, ә «икеле»неке 44 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш. Моңа нигезләнеп, бу елның маенда Мәскәүдә төзүчеләргә чик куйдылар. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләне Татарстанда да тикшерә башлаганнар.

Фикер

Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:

– Илдә моңарчы гамәлдә булган ташламалы ипотека программалары ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга, акчаны инвестицияләргә теләүчеләр фатир сатып алып бетерде инде. Артык кирәк булмаса, мин бүген ипотека йөгенә чуммас идем. Гаилә ипотекасы кечкенә шәһәрләргә һәм төзелеш күләме аз булган төбәкләргә ярдәм итәчәк. Беренчедән, шартлар булгач, халык зур шәһәрләргә күченеп китүдән туктаса, икенчедән, төзүчеләргә кечкенә шәһәрләрдә йорт салу отышлы түгел иде. Чөнки төзелеш алып бару кыйммәт, ә кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләрнең базар бәясеннән торак сатып алырга мөмкинлеге юк.

Фото: ru.freepik.com

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре