Иделдә һәлак булган "Ак Барс" җанатарының гәүдәсен бер атнадан соң тапканнар

Бер атнадан соң Иделдә "Ак Барс" Казан хоккей клубы җанатары - Антон Агафоновның гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында транспортта.

Ир-ат Татарстанның Яшел Үзән районында булган фаҗига вакытында йөкле хатынны коткарып һәлак булган.

Ул Зеленый утравыннан ерак түгел табылган.

Исегезгә төшерәбез, бик күпләргә «Ак барс»ның тугры җанатары буларак та билгеле стоматолог Антон Агафонов 12 сентябрьдә 46 яшен тутыра. Бәйрәм итәргә ул хезмәттәшләрен дә чакыра. Аннары ни булганын бөтен республика белә. Ике катерга утырып Иделгә чыккан кешеләрнең дүртесе – ике ир-ат һәм ике хатын-кыз ярга исән-имин чыга алмый. Араларыннан берсе – Антон Агафоновның мәетен әле дә эзлиләр. Бу фаҗигадән исән калган хезмәттәшләре белән сөйләштек. Раилә белән Ләйсән 12 сентябрьне икенче туган көннәре дип саный хәзер.

https://vatantat.ru/2025/09/182787/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре