Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы унөченче утырышы ниләр белән истә калды?

Күпбалалы гаилә җир урынына акча алачак, ятимнәргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк, СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга муниципаль хезмәткә эшкә урнашу җиңеләя... Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы унөченче утырышында кабул ителгән мөһим законнарның берничәсе генә әле бу. Ике депутатның парламенттан китүе белән дә истә калды ул.

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, алар риза булса, акчалата компенсация биреләчәк. Дәүләт Советы утырышында, иң беренчеләрдән булып, Җир кодексына әнә шуны күздә тоткан үзгәреш кертү турында закон проекты кабул ителде. Ул Казан һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә кагылачак. Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сүзләренә караганда, бүген шушы ике шәһәрдә 16 меңгә якын гаилә җир кишәрлеге алырга чиратта тора. «Әлеге закон күпбалалы гаиләләргә бу акчаны торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде министр.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанда хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен уртача айлык керемнең чик күләме 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттырылачак. Татарстанда «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булучылар ай саен акчалата түләү, элемтә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр ала, теш һәм колакка бушлай протез куйдыра ала. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булучыларга социаль ярдәм чаралары өчен быел республика бюджетыннан 3,7 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Киләсе елда Татарстанда мигрантларга патент, ягъни чит ил кешесенә бездә эшләү хокукын бирә торган документ, бәясе дә 8 процентка кыйммәтләнеп, 7937 сум тәшкил итәчәк. Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, әлеге төр түләү республика бюджетына күчә, димәк, казнаны баетырга ярдәм итәчәк.

Бакчачылар колагына да яңалык бар. Дәүләт Советы утырышында «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында»гы республика законының 13 маддәсенә үзгәреш кертү турында да закон кабул ителде. Ул бакчачылык, яшелчәчелек төшенчәләренә тәгаенләштерүне күздә тота. Законнан аңлашылганча, әлеге төшенчәләр кеше бакчадагы әйберне сатарга дип түгел, үзе өчен үстергән очракларга гына кулланылырга тиеш.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарны муниципаль хезмәттә көтәләр. Утырышта мондый эшкә урнашканда өстәмә шартлар тудыруны күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Белем дәрәҗәсе һәм тәҗрибә зурлыгы мәсьәләсендә таләпләр йомшарачак. Билгеле булганча, бүген республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарга ярдәм йөзеннән «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы тормышка ашырыла. Анда барлыгы 1600 дән артык кеше катнашкан. Финалга махсус хәрби операциядә катнашкан 45 кеше узган.

Федераль закон нигезендә, быелның 1 сентябреннән  массакүләм мәдәни чараларны оештыру кагыйдәләре яңарды. Хәзер алар башкарма хакимият органына чараның темасы, уздыру урыны, оештыручысы, вакыйганың башлану датасы, төгәл вакыты, тамашачылар саны, тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында алдан хәбәр итәргә тиеш. Закон нигезендә, башкарма хакимият органнары әлеге мәгълүматны эчке эшләр органнарына тапшырырга хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә.

Дәүләт Советы утырышында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе эшчәнлегенә дә тукталдылар. Идарә җитәкчесе Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, узган ел һәм быелның сигез аенда идарә тарафыннан 1600 дән артык эш кузгатылган, 1600 карар чыгарылган, 124 кисәтү, 622 күрсәтмә бирелгән. «Тикшерүләр законнарны бозу очраклары шактый күзәтелә. Аларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә туры килә. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә дә җитешсезлекләр күп», – дип ачыклык кертте Айрат Шәфигуллин.

Хөкүмәт сәгате кысасында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов белдерүенчә, быел Татарстанда 2744 янгын теркәлгән. Аларда 91 кеше һәлак булган, 113 зыян күргән алган. Янгыннар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,3 процентка, имгәнүчеләр 21,5 процентка кимегән. Аның каравы янгында үлүчеләр 30 процентка (21 кеше) арткан. Ирек Кадамов янгын чыгуның төп сәбәпләре арасында ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары һәм мичләрнең төзек булмавын атады. Ут аркасында гомере өзелгән кешеләрнең яртысы исерек булган.

Ирек Кадамов үз чыгышында бүлекчәләрнең заманча техника белән тәэмин ителүен дә билгеләп үтте. Узган ел федераль һәм республика бюджетлары хисабына 22 берәмлек техника алынган. Быел 30 берәмлек алу планлаштырыла. Быел кайбер районнарда янгын сүндерү деполары төзелгән, Казанда, Чаллыда һәм Лаешта өч янгын сүндерү-коткару часте төзекләндерелә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нәтиҗә ясаганда утка каршы көрәштә эшне көчәйтергә кушты.

– Профилактика, кисәтү эшен көчәйтергә, иҗтимагый оешмаларны, мәктәпләрне җәлеп итеп, авыл һәм шәһәр халкы белән бергә эшләргә кирәк, – диде парламент җитәкчесе.

Дәүләт Советында ике депутат башка эшкә күчте. Моңа кадәр парламентта 16 ел эшләгән, Социаль сәясәт комитеты рәисе вазыйфасын башкарган Светлана Захарова Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Аны бу вазыйфага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

Захарова урынына комитет белән алга таба Алексей Созинов җитәкчелек итәчәк. Ул – медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты. Әлегә кадәр Казан дәүләт медицина университеты ректоры булып эшләде. Димәк, вузга яңа җитәкче киләчәк.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков исә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән. Аның бу теләгенә каршы килмәделәр. Алга таба ул хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары булып эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре