Игорь Бикеев: «Өч көнлек сайлау халык өчен уңайлы»

Ил тарихында тәүге тапкыр Россия Президентын өч көн дәвамында сайлаячакбыз, бу халыкка уңайлы булсын эшләнә, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының беренче проректоры, профессор Игорь Бикеев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында.

Ул әлеге форматның пандемия чорында кулланылуын да искәртте.

– Шәхси тормышлары, эш вазифаларына карап, сайлаучылар кайсы вакыт уңайлы булуын үзләре билгели. Бер көнгә караганда өч көн күбрәк мөмкинлек бирә. Бәлки кешенең ял көнен гаиләсенә багышлыйсы, сайлау участогы урнашкан торак пункттан читкә китәсе киләдер. Тормышта төрле хәлләр була, авырып китәргә, якын кешесе вафат булырга да мөмкин, - диде ул.

Болай эшләгәндә, сайлау комиссияләренә эш арта, билгеле, ди белгеч. «Моңа да карамастан, алтын урталыкны табып була», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре