Игорь Краснов һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда Җәядән ату үзәге төзелешенә старт бирде

Бүген Казанда зур проектны – Җәядән ату буенча махсуслаштырылган үзәк төзелешен гамәлгә ашыруга старт бирелде.

Чара шәһәрнең һәм республиканың спорт инфраструктурасын үстерүдә мөһим этап булып тора. Стартны Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.

Яңа спорт комплексы Казандагы «Тасма» олимпия резервы мәктәбе территориясендә урнашачак. Бүген әлеге спорт объекты базасында 93 укчы спортчы шөгыльләнә. Җәядән ату бүлеге спорт мәктәбе базасында 2009 елдан бирле эшли һәм Татарстан Республикасы территориясендә спортчыларны әзерләү өчен бердәнбер мәйданчык булып тора.

Яңа Җәядән ату үзәге профессиональ спортчыларны да, спортның бу төрен яратучыларны да әзерләү өчен билгеләнгән. Ул иң югары дәрәҗәдәге тренировкалар һәм ярышлар уздыру өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәк, ә аның техник мөмкинлекләре берьюлы 160 укчыны әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Спорт зонасы 70 метрга кадәр дистанцияләрдә ату өчен каралган. Тамашачылар өчен 200 урынга исәпләнгән мобиль трибуналар, ә спортчылар өчен сигез җиһазландырылган чишенү бүлмәсе каралачак.

Төзелеш башлану тантанасында Игорь Краснов яңа спорт объекты балалар һәм яшьләр өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары, барлык гражданнар өчен дә жәлеп иү ноктасы булачагына ышаныч белдерде. «Сезгә укларыгызның үзегез билгеләгән юнәлештә хәрәкәт итүен телим! Һәрвакыт «унлыкка» эләксеннәр! Хәерле юл», – дип теләде барысына да Россия Генераль прокуроры.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген барысы да монда, тарихи урында, «Тасма» стадионы янында мөһим проектка – заманча Җәядән ату үзәген төзүгә старт бирү өчен җыелган. «Безнең бурыч – Татарстан Республикасы көненә, 30 августка объектны файдалануга тапшыру, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең балалар, яшьләр, традицион спорт төрләре белән шөгыльләнсен».

Рөстәм Миңнеханов Игорь Красновка Казанга килүе, яңа үзәк төзелешен башлау графигында катнашырга вакыт тапканы өчен, шулай ук Россия Генераль прокурорының җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» IV бөтенроссия ярышларын ачуда катнашуы өчен ( 22-26 сентябрь, Казан, «Ак Барс Арена» стадионы) рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга уңышлар – актив шөгыльләнергә һәм тырышып эшләргә, ярышларда беренче урыннарны алырга һәм иң яхшылары булырга теләде.

Яңа үзәк югары дәрәҗәдәге уникаль махсуслаштырылган мәйданчык булачак, барлык халыкара стандартларга җавап бирәчәк һәм спортчыларга ярышларга уңышлы әзерләнергә мөмкинлек бирәчә, к дип көтелә.

Искәртәбез, Казанга килүгә үк Россия Генераль прокуроры Дан мемориалының Мәңгелек утына (Җиңү паркында) венок салды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре