* Аз керемлеләргә банкта социаль кертем ачу мөмкинлеге барлыкка килә. Кертемнәр иң югары ставка буенча ачылачак. Ләкин мондый счетка күп дигәндә 50 мең сум гына салып була. Чит ил валютасын салу тыела.
Вклад ачуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга кирәк булачак. Шунда ук автомат рәвештә гариза бирүченең әлеге социаль ярдәмгә хокуклымы-түгелме икәнлеге тикшереләчәк. Кертемнәргә процентлар һәр ай саен исәпләнеп түләнеләчәк.
* Процессуаль документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алып булачак. Административ хокук бозу эшләрендә катнашучылар Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә гариза, ходатайство, протест һәм башка документлар тапшыра алачак.
Электрон документлар әйләнеше судның, шулай ук эшне караучы орган яки вазыйфаи затның техник мөмкинлекләренә бәйле рәвештә алып барылачак.
* Юлда авариягә очраучылар уртак фикергә килмәсә, евроберкетмә буенча түләүләр 200 мең сумга җитәчәк.
Исегезгә төшерәбез: евроберкетмә юл-транспорт һәлакәтен ГАИ хезмәткәреннән башка рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Ул ике машина гына авариягә очраганда һәм зыян күрүчеләр булмаган очракта гамәлгә ашырыла. Хәзер, мондый беркетмә төзегән очракта, йөртүчеләр уртак тел табып компенсация күләмен килештерсәләр, иминият компаниясе 400 мең сумга кадәрге зыянны каплый. Ә инде уртак фикергә килмәгәндә, зыян күрүчегә 100 мең сум түләнелә.
* Шәхси эшмәкәрлекне законсыз теркәгән өчен җинаять җаваплылыгы барлыкка килә. Җинаять кодексында шәхси эшмәкәрлекне башка зат исеменә теркәгән өчен җәза чарасы пәйда булган. Моның ише ялганга баручыларны 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар яки өч елга кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрәчәкләр, яисә шушы ук срокка ирегеннән мәхрүм итәчәкләр. Шул ук вакытта мондый җинаятькә тәүге тапкыр баручылар, тикшерүгә ярдәм иткән очракта, җәза чарасыннан котыла ала.
* Нәфрәт уятуга җәза чарасы кырыслана. Милләт, дин яки раса буенча ачыктан-ачык нәфрәт, дошманлык уятучыларга, элегрәк административ җаваплылыкка тартылган очракта, җинаять җәзасы яный.
Шулай ук әлеге яңалык нәфрәт, дошманлык уятуга яки җенси, милли, раса, дини билгеләр буенча абруйны кимсетүгә юнәлдерелгән һәм көчләүне аклау яки куллану пропагандасына бәйле булган ачыктан-ачык гамәлләр өчен җәзаны күздә тота. Гаепләнүчегә 500 мең сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
* Коммерция серен (салым яки банк серен) ачкан өчен кырысрак җәза бирелә башлаячак. Моның өчен штраф күләме 5 миллион сумга кадәр җиткерелә. Ә инде серне ачу бик аянычлы нәтиҗәләргә китергән очракта, өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр.
Әлегә исә мондый җинаять өчен штраф күләме 1,5 миллион сумга кадәр.
* Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнарына мирасны рәсмиләштерү җиңеләя. СВОда яки хәрби хәрәкәтләр зонасында һәлак булганнарның туганнары өчен мирас эше үлү турында таныклык төзелгән көннән ачылган булып саналачак.
Кешенең үлү көне белән моны раслый торган документ бирү көне арасында бик зур аерма булырга мөмкин. Шул сәбәпле, һәлак булганнарның туганнарына мирасны кабул итү срогын торгызу өчен (мирас кеше үлгәннән соң ярты ел узгач кабул ителергә тиеш) судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Хәзер исә кешенең үлү көне мәгълүм булмаса яки документлар төзү көненнән өч айдан күбрәккә аерылса, мирас үлү турында таныклык бирү көнендә ачылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез