Июльдән Россиядә балаларга пособие алучыларның бер өлешенең түләүләре артырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб искәртте, дип хәбәр итә Lenta.ru.
Түләүләр арту балага бердәм пособие түләү вакыты июньдә тәмамланганнарга кагылачак. «2025 елның 1 гыйнварыннан пособиеләр арттырылган иде. Түләү вакыты июньдә тәмамланучылар өчен, әгәр мохтаҗлык сакланса, шулар нигезендә яңадан исәпләүләр башкарылачак», – диде парламентарий.
«Балага яшәү минимумы күләме артты, димәк, яңа срокка яңа пособие исәпләнәчәк», – дип аңлатты Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы.
Моннан тыш, пособие үзе дә үзгәрергә мөмкин, чөнки ул гаиләнең мохтаҗлыгына бәйле рәвештә яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентына тигез, дип ачыклык кертте депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез