• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Июнь аенда нинди үзгәрешләр көтелә?

Саклау вакыты чыккан дарулар даруханәләргә эләкмәячәк, банкларга клиентлары белән чит ил мессенджерлары аша элемтәгә керү тыелачак. Бу айда тагын нинди үзгәрешләр көтелә?

*Даруханәләргә саклау вакыты чыккан дарулар эләкмәячәк. Ялган яки саклау срогы беткән даруларны сату мөмкинлеге юкка чыга. Даруларны әйләнешкә кертү һәм аннан алуны күзәтү системасы булдырылган чөнки. Әйләнеше туктатып торылган яки әйләнештән чыгарылган препаратларны касса аппаратлары үткәрмәячәк. Моннан тыш фармацевтлар теге яки бу даруны сата башлаганчы, күзәтү системасындагы барлык кодларын тикшерергә тиеш булачак.

* Моңа кадәр даруханәләр сәүдә өлкәсенә кертелсә, хәзер сәламәтлек саклау өлкәсенең бер өлешенә әйләнә. Провизорлар һәм фармацевтларга сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренеке кебек ташламалар һәм башка өстенлекләр алу мөмкинлеге бирәчәк бу.

* Банклар «Росфинмониторинг» таләбе буенча экстремистлыкта шикләнелүче кешеләр һәм компанияләрнең акчаны кемнәргә күчерүләре турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш. Террорчыларны финанслау, күпләп юк итү коралы тарату һәм җинаять юлы белән табылган акчаны «юу»га каршы көрәштә хезмәттәшлек итәргә теләмәгән банкларга мондый җәза чарасы кертелгән дә инде.

* Дәүләт органнарына һәм банкларга чит илләрнең мессенджерларын куллану тыела. Алар 1 июньнән чит ил мессенджерлары аша элемтәгә керә алмаячак. Яңа законда халыкны телефон һәм интернет-мошенниклардан саклау өчен чаралар исемлеге каралган. Әйтик, анда оешмаларның шалтыратуларын мәҗбүри маркировкалау күздә тотыла. Телефон экранында кайдан шалтыратулары күренеп торачак, дигән сүз бу. Дәүләт хезмәтләре порталы да кырысрак эш итәчәк: кредит рәсмиләштерүгә үз-үзеңне тыюны алу турында гариза тапшырганда, көчәйтелгән электрон имзалысын гына кабул итәчәк.

*Хәрби пенсияләрне түләү үзгәрә. Көч ведомстволары – Эчке эшләр, Оборона министрлыклары, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Росгвардия, Суд приставлары федераль хезмәте, Янгынга каршы дәүләт хезмәте пенсия түләү ысулын мөстәкыйль билгеләү хокукы ала. Моңа кадәр бу категориягә керүчеләр Саклык банкы аша гына пенсия алса, хәзер Федераль казначылык органнары аша да алу мөмкинлегенә ия булачак. Яңа закон нигезендә, акча банк картасына, депозитка яки почта аша җибәрелә. Түләү ысулы пенсия билгеләгәндә, шулай ук счет реквизитлары алышынганда күрсәтеләчәк.

* Төбәкләр җирле үзидарә системасын мөстәкыйль билгеләү хокукы ала. Бер баскычлы җирле үзидарә системасын булдырыргамы яки ике баскычлысын саклап калыргамы икәнен алар үзләре хәл итәчәк. Шул ук вакытта өлешчә – бер баскычлыга күчеп, ә кайбер урыннарда, халыкның фикерен исәпкә алып, икенчесен саклап калып булачак.

Ике баскычлы җирле үзидарә муниципаль район составында шәһәр һәм авыл җирлекләре булуын күздә тота. Анда район хакимияте, хакимият башлыгы, авыл советы яки шәһәр советы һәм аерым бюджет күздә тотылган. Ә инде бер баскычлысында шәһәр яки муниципаль округ составына керә торган торак пунктларның үз акчасы да, җирле хакимият органнары да юк. Бу очракта җирле үзидарә мәсьәләләре белән муниципаль (шәһәр) округы органнары гына шөгыльләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре