Үзәк мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстанда балалар ялы инфраструктурасы 1309 төрле оешманы үз эченә ала. Алар берьюлы 92 467 баланы кабул итәргә сәләтле. Бу санга стационар, палаткалы һәм мәктәп яны лагерьлары, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары керә.
Агымдагы елда республиканың җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә катнашучы балалар саны 2025 ел белән чагыштырганда 8 меңнән күбрәккә артырга тиеш» – диде «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина.
Шул ук вакытта ул балалар һәм яшүсмерләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә беренче җәйге айны «гадәттәгечә иң җаваплы» дип атады: барлык куркынычсызлык, туклану системалары һәм педагогик программалар көйләнә. Параллель рәвештә лагерьларның алдагы сменаларга әзерлеге мониторингы оештырылды.
Быелның 30 июненә Татарстанда социаль-педагогик, гражданлык-патриотик, сәнгать-иҗат, фәнни-техник һәм башка сменалар тәкъдим итүче 103 стационар балаларны савыктыру лагере эшләде, дип яза Татар-информ.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез