Охота диңгезендә – Камчатка краеның Усть-Хайрюзово авылы тирәсендә ике ай көймәдә адашып йөргән ир-атны коткарганнар. Аның белән тагын бер ир-ат һәм 15 яшьлек үсмер булган. Кызганычка, алар һәлак булган, дип яза “Татар-информ” Ерак Көнчыгышның транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә таянып.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 9 августта ике ир-ат һәм унбиш яшьлек үсмер (берсенең улы) катамаранга охшаш “Байкат 470” көймәсендә диңгезгә кереп киткән. Озакламый алар белән элемтә югалган.
Көймәне 14 октябрьдә генә тапканнар. Ике кеше, шул исәптән үсмер вафат булган. Исән калган ир-атка медицина ярдәме күрсәтелә. Су транспортыннан файдалану кагыйдәләрен бозу статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Сүз уңаеннан, июль аенда МЧС хезмәткәрләре 18 сәгать буе Ак диңгезнең боздай салкын суыннан чыга алмыйча азапланган ир-атны коткарган. Диңгез култыгында көчле давыл кубу сәбәпле, ике резина көймә әйләнеп капланган булган. Бер балыкчы яр буена мөстәкыйль йөзеп чыккан, икенчесен үлем тырнагыннан коткарып калганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез