Бүген Казанда махсус хәрби операция ветеранына кулдан идарә ителешле автомобиль ачкычын тапшырдылар. Тантана “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалында узды, дип яза “Татар-информ”.
Ветеранны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина котлады.
Дмитрий Иванов Татарстанда махсус хәрби операция ветераны буларак машинага ия булган икенче кешегә әйләнде. Кулдан идарә ителешле автомобильне ике аягын да югалткан ветераннарга тапшыралар. “Ватанны саклаучылар” фонды тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин хуплап, Дәүләт Думасы федераль законга кичекмәстән төзәтмәләр керткәннән соң, мондыйларга транспорт бирү мөмкинлеге пәйда булган.
Дмитрий Иванов мобилизация буенча чакырылган. Авыр яраланып, ике аягын да югалткан. Инвалид калуына карамастан, протезлар ярдәмендә әйбәт йөри, актив тормыш рәвеше алып бара, алгы сафка гуманитар йөкләр ташый. Бүген ул хатыны белән машина ачкычын алырга килгән. Сөеклесе авыр чорда аның өчен ышанычлы терәккә әйләнгән.
Тантанада ветеранга машина ачкычын Ләйлә Фазлыева тапшырды.
“Бүген – безнең өчен мөһим һәм җаваплы көн. Дмитрий башыннан үк диярлек махсус хәрби операциядә катнашты. Ул – батырлык һәм каһарманлык үрнәге. Сез Россия егетләренең иң көчле һәм иң фидакарь булуларын бөтен дөньяга раслыйсыз”, – дип билгеләп үтте ул.
Дмитрийга автомобиль номерын Гүзәл Удачина тапшырды. Ул аның Батырлык ордены һәм “Аерым сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнүен искәртте.
Дмитрийга кулдан идарә ителешле “Лада Гранта” тапшырылды. Батыр егет мондый автомобиль белән идарә итү өчен махсус укыган.
Ветеран әйтүенчә, мобилизациягә кадәр ике ел разведкада хезмәт иткән. Махсус хәрби операциядә дә разведротага билгеләнгән.
“Сватово һәм Кременная юнәлешләрендә хезмәт иттем. Өйрәнүләрдән соң алгы сызыкка җибәрделәр. 2023 елның июлендә, икенче тапкыр яралангач, армиядән китәргә туры килде. Госпитальдән чыгуга ук гуманитар йөк ташый башладым. Үзем белән бергә хезмәт иткән егетләргә инде бер ел дәвамында йөк ташыйм. Бернинди дә авырлыгы юк. Иң мөһиме – ни өчен шулай эшләвеңне аңлау”, – дип сөйләп үтте ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез