Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
Свердловск өлкәсендә ике бала, буада тәүге боз өстенә кереп, суга батып үлгән. Бу хакта “KazanFirst” Россия МЧС мәгълүматларына таянып яза.
Фаҗига Новоасбест бистәсендә килеп чыккан. 9 яшьлек малай белән кыз яр буенда уйнап йөргән. Бермәл балалар, туп артыннан тәүге бозга кереп, суга баткан. Коткаручылар һәм шаһитлар кыз белән малайны тиз генә ярга тартып чыгарган. Тик “Ашыгыч ярдәм” табиблары аларның һәлак булуын раслаудан гайре ярдәм итә алмаган...
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кисәтеп әйтелгәнчә, балаларны караучысыз калдырырга ярамый. Аларга юка бозның нинди хәтәрләр белән янавы, бозга керергә ярамавы турында сөйләргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез