Газетага язылу

Ике дөнья – бер агу. Ничек айныйсы?!

Илдә яшәүчеләр бу елның беренче яртысында 2,2 миллиард шешә исерткеч эчкән. Шунысын да әйтик: сүз кибеттә сатылган хәмер турында гына бара. Аның идән астыннан акканын да кушсак, санап чыгарырга шешә дә җитмәс. Ничек айныйсы?!

Авылда безнең өй кибеттән бер йорт аша гына урнашкан. Шуңа күрә урамда көн буе кеше өзелми, ипи-сөткә йөриләр. Алай гына булса... Кибет кичке алтыга кадәр эшли. Алты тулырга биш минут. Урам ягында агач йорт диварын буыйм. Аскы урамнан капкаларга ярата торган фәлән апа менеп килә. Аягы алпан-тилпән килсә дә, күзләре туп-туры кибет ишегенә төбәлгән: акны да, караны да күрми, дөньясы ярылса да, кибеткә өлгерергә кирәк. Исәнләшүемне дә ишетмәде хәтта. Күп тә үтмәде: «Кызым, нихәл?» – дигән тавышка кабат борылдым. Култык астына шешә кыстырган авылдашым кайтып килә икән. Канәгатьлеге йөзенә чыккан, мине дә күреп алган ул...

Рәсми мәгълүматларга караганда, илдә көчле исерткечне ваклап сату күләме рекорд куйган. Бу елның беренче яртысында 580 миллион литр хәмер эчкәнбез. Бу – узган елгыдан 27 процентка күбрәк. Сыра һәм аз градуслы башка исерткечне дә кушып исәпләсәк, 2,2 миллиард шешә килеп чыга.

Дөрес, бер яктан артса, икенче яктан кими. Илдә инде берничә елдан бирле хәмер сату күләме арту белән беррәттән, аны куллану күрсәткече кимүне дә искәртәләр. Илкүләм саннарны алсак, 2018 елда Россиядә җан башына 9,43 литр этанол туры килсә, былтыр әлеге күрсәткеч 8,44не тәшкил иткән. Саннарны контрафакт алкоголь «уйната», дигән фикер бар.

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, бу елның беренче өч аенда республика кибетләрендә 1,48 миллион декалитр (1 декалитр = 10 литр) алкоголь эчемлек сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Ел башында хәмер сату күләме барыннан да бигрәк, Казан белән чиктәш булган Лаеш (+24%) һәм Питрәч (+20%) районнарында арткан. Аның каравы, Кайбычта спиртлы эчемлекләр сатып алучылар саны 12 процентка кимегән. Гыйнвар – март айларында Татарстанда яшәүчеләр, сыраны исәпкә алмаганда, 3,7 литр хәмер эчкән. Күрсәткечләр кимүгә таба түгел. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр республикада хәмер куллану күрсәткече 2,8 процентка үскән.

Хәмер кулланучылар саны кимер, бәлки. Татарстанда депутатлар шушы арада гына хәмер сату урынын һәм вакытын чикләү турында закон кабул итте. Ул торак йортларның беренче катында урнашкан алкогольле эчемлекләр сатучы кафе, буфет, барларга кагыла. «Мондый туклану урыннары биредә яшәүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра», – диде Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Арсланов. Билгеле булганча, әлеге проблема тәүге тапкыр гына күтәрелми. Әмма 2024 елның 1 апреленнән федераль закон нигезендә төбәкләргә торак йортларда урнашкан җәмәгать туклануы урыннарының (рестораннарга кагылмый. – Ред.) эш сәгатен чикләү хокукы бирелде. Закон проектын тәкъдим итүчеләр мондый урыннарында 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте. Чикләү 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк дип көтелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген республикада 1,4 меңнән артык җәмәгать туклануы урыны бар. Аларның 299ы (54е – ресторан. – Ред.) күпкатлы йортларның беренче катында, шул исәптән Казанда 186 кафе урнашкан. Тыеп кына тыелып буламы, монысын вакыт күрсәтер.

Фикер

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, табиб-нарколог:

– Хәмер организмдагы матдәләр алмашын боза. Шуңа күрә эчүгә сабышкан кеше ашамый башлый. Бу аңлашыла да. Калорияләрен санасак, бер шешә аракы бер кәстрүл ашка тиң. Эчеп кенә тамак ялгап булгач, нигә ашап торырга соң? Шул рәвешле бәйлелек барлыкка килә, организм эштән чыга. Аракы, шәраб, сыра эчсәң дә, нәтиҗәсе шул ук. Градуссыз сыра дигәннәре дә ялган. Бу – реклама. Мондый «нулевка»ларда барыбер аз гына күләмдә булса да алкоголь бар. Ул да бәйлелек барлыкка китерә. Вазгыятьне яхшыртуның бердәнбер юлы – спиртлы эчемлекләр сатуны сәүдәдән чыгару. Ягъни хәмер азык-төлек кибетендә сатылырга тиеш түгел.

Россиядә сатылган көчле исерткеч күләме

Аракы 370 миллион литр + 1%

Коньяк 68,5 миллион литр +7,2%

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре