Газетага язылу

Ике ел эчендә 34 кеше бруцеллез авыруы йоктырган

Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бруцеллез буенча вазгыять Россиядә дә тыныч түгел. Быел Татарстанда әлеге авыруның 12 очрагы теркәлгән. Шунысы начар: авыруны бары тик лаборатория тикшеренүләре белән генә ачыклап була һәм ул бик тиз тарала. Әлеге авыру белән башлыча эре мөгезле терлекләр, сарыклар һәм дуңгызлар авырый.

– Авыруларның барысы да ярамаган җирләрдән кайтарылган. Бер кешедән алып икенчесенә сатучылар – иң зур проблема тудыручылар. Аларның төп максатлары арзанга алу һәм кыйммәткә сату. Алар терлекләрне бәяләре арзанрак, бруцеллез белән проблемалары булган һәм документлар эшли алмаган төбәкләргә барып алып кайта. Кешеләр аны-моны уйлап тормыйча гына сатып ала, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Кешеләрдә исә әлеге авыру 34 кешедә очраган.

–Боларның барысы да аларның һөнәре белән бәйле. Зыян күрүчеләрнең уникесенә “һөнәри авыру” дигән диагноз куелды. Без барлык терлек комплексы, ферма, мал чалу цехлары җитәкчеләренә хезмәткәрләренең шәхси гигиенасы өчен уңайлы шартлар тудыруларын сорыйбыз. Бу очракларның барысы да саклану кагыйдәләре үтәлмәгән объектларда килеп чыкты, – диде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

 Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре