22 декабрьдә Тольятти шәһәрендә психоневрологик диспансерыннан мәҗбүри дәвалау узган ике куркыныч җинаятьче качкан.
Беренчесе - Волконитин Антон Юрьевич. РФ Җинаять кодексының "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре, саксызлык аркасында, ундүрт яшькә җитмәгән затның үлеменә китергән" маддәсе буенча хөкем ителгән. Аның билгеләре: кыяфәткә 20 яшь, буе 165 см, ябыграк гәүдәле, кыска сары чәчле, кара төстәге бүрек, капюшонлы озынча кара төстәге куртка, кара төстәге чалбар кигән. Аякта ак төстәге кроссовкалар.
Икенче качкын - Стрельников Денис Владимирович. Элегрәк РФ Җинаять кодексының "Урлау" һәм "Көчләү" маддәләре буенча хөкем ителгән. Кыяфәткә якынча 35 яшь, буе 175 см, ябык гәүдәле, чәчләре якты-сары кыска, бүреге кара төстә. Капюшонлы озынча кара төстәге куртка, ян-ягында кызгылт сары лампаслы спорт төсендәге чалбар. Аякларында кара төстә кроссовкалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез