Газетага язылу

Ике кешегә – бер бавыр: Татарстан табиблары уникаль операция ясаган

Казанда уникаль операция ясаганнар. Ике өлешкә бүленгән бер донор бавырын ике сырхауга күчереп утыртканнар. Бу хакта “KazanFirst” Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш трансплантологы Александр Киршин сүзләренә таянып яза.

Мондый операциянең әле тәүге тапкыр ясалуы икән. Аны шимбә төнендә Республика клиник хастаханәсе хирурглары уңышлы башкарып чыккан.
Бүгенгә ике сырхауның да хәле тотрыклы. Беренчесе – 1985 елда туган, бавыр циррозыннан интеккән хатын-кыз. Чистайдан килгән. Икенчесе – Апас районыннан 1970 нче елдагы хатын кыз. Монысы да авыр формада цирроз кичергән.
Моңа кадәр мондый операцияне Мәскәүдә, Новосибирск, Иркутск һәм Ростовта гына ясаганнар. Хәзер исә – Татарстанда да.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре