Татарстанда бер эшсезгә унбиш буш эш урыны туры килә. Хезмәт базарында тәкъдимнәр күп, тик җиң сызганып килүчеләр генә юк. Республика – эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган төбәкләрнең берсе. Таш калада инженерлар, төзүчеләр җитмәсә, авылда агрономнар, мал табиблары бик тә кирәк. Татарстанның кайсы районнарында эш табу җиңелрәк? Бүген кайда күпме түлиләр? «ВТ» хезмәт базарына күзәтү ясады.
Кемгә дә җитә
Республиканың хезмәт базары кадрларга кытлык кичерә. Бу көннәрдә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу хакта тагын бер кат искә төшерде.
– Соңгы берничә елда хезмәт базарында вазгыять тамырдан үзгәрде. Моңа санкцияләр басымы, демографик вазгыять һәм геосәяси вакыйгалар тәэсир итте. Әле күптән түгел генә эшсезлек дәрәҗәсенең югары булуы турында сөйләсәк, бүген яңа мәсьәләне хәл итәргә кирәк – Татарстанда эшче кадрлар җитми, – диде ул.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2025 елның февраль–апрель айларында республиканың эшче көчен 15 яшьтән дә өлкәнрәк булган 2 миллион 76 меңнән артык кеше тәшкил иткән (соңгы бер елда якынча 4 мең кешегә арткан). Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе – 62,3 процент. Бүген «Россиядә эш» порталында 45 мең вакансия буш. 2025 елның 1 июленә алынган саннардан күренгәнчә, республикада 3084 кеше эшсез буларак теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе – 0,15 процент (ил күләмендә – 2,2 процент).
Четерекле хәлдән чыгу юлы буларак, республикага хезмәт мигрантларын җәлеп итү турында да әйтте министр.
– Бүген Татарстанда 50 меңгә якын хезмәт мигранты эшли. Аларның яртысыннан да күбрәге Үзбәкстаннан килгән. Мигрантларның һәр бишенчесе – Таҗикстан гражданнары. Казахстан һәм Кыргызстаннан килүчеләр якынча алтышар процент тәшкил итә, – диде Эльмира Зарипова.
Читтән килүчеләрнең 40 проценты төзелеш тармагында эшли. Мигрантлар җәмәгать туклануы, транспорт, эшкәртү сәнәгате кебек тармакларда күбрәк. Шул ук вакытта, Татарстан, эшкә урнашканда үзебезнең халыкка өстенлек бирелсен һәм куркынычсызлык тәэмин ителсен дигән максаттан, таксида эшләү, финанс хезмәтләре күрсәтү, сак хезмәте, компьютерлар ремонтлау кебек тармакларда читтән килүчеләрне эшкә алуны тыйды. «Быел ведомствоара комиссия утырышларында 41 эш бирүченең визалы илләрдән 3 меңгә якын хезмәт мигрантын җәлеп итүгә бәйле гаризалары тикшерелде. Шул исәптән 27 эш бирүчегә читтән 1322 эшчене кертүгә рөхсәт бирелде», – диде Эльмира Зарипова.
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Россиягә Һиндстаннан 1 миллион эшче чакырырга җыенулары турында хәбәр таралды. Хезмәт министрлыгы моны кире какты. Әйтүләренә караганда, әлеге эш фәкать квота нигезендә генә алып барыла, ә ул бер елга алдан төзелә. Быел Һиндстаннан 70 мең тирәсе хезмәт мигрантын җәлеп итү каралган.
420 мең сумлык хезмәт
Казанда яшәүче Диләрә Сафина «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эшкә урнашырга дип медицина тикшерүе узып йөри. «Белгечлегем буенча мин – инженер. Әмма дипломны кулга алганнан бирле үз юнәлешем буенча бер көн дә эшләп караганым юк. Тырнак ясарга да, чәч кисәргә дә өйрәндем. Соңгы арада курьер булып эшләдем. Заводка эшкә барырга бергә укыган иптәшләрем кызыктырды. Аена 100–120 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Хезмәт баскычы буенча үсү мөмкинлеге дә бар, ди. Мин кияүдә түгел, әти-әнием белән яшим. Кирәк-ярагымны җыеп, бүген үк юлга чыгып китә алам. Дипломым да тузан җыеп ятмасын», – ди ул.
SuperJob порталы үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, бу елның беренче яртысында Татарстан хезмәт базарында вакансияләр саны 5 процентка арткан, ә менә резюмелар исә 10 процентка кимегән. Интернетта эш турындагы тәкъдимнәргә без дә күз салдык. Чаллыда табиб-репродуктологка 250 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Иннополиста бизнес мәсьәләләре буенча менеджер ай саен 150 мең сум акчага өмет итә ала. Бөгелмәдә тепловоз машинисты ярдәмчесен эзлиләр. Хезмәт хакы – 190 мең сумга кадәр. Казандагы шәхси оешмаларның берсендә слесарьга аена 120 мең сум акча түлиләр. Җәй булгач, сезонлы тәкъдимнәр дә җитәрлек. Яшел Үзәндәге ачык һавадагы кафеларның берсенә савыт-саба юучы кирәк. Ике көн эшләп, ике көн ял итүче табак-савыт юучы аена 30 мең сум акча ала. Көньяк Кореяга карбыз җыярга китәргә дә мөмкин хәтта. Эше генә түгел, айлык акчасы да һуштан егарлык. Читкә китеп эшләгән өчен 420 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр әнә.
Сыер савучыга массаж кирәкме?
Авылда исә акча белән кызыктырып түгел, ялварып чакырсаң да, эшләргә кеше юк. Авыл хуҗалыгы тармагында мал табибларына, агрономнарга, зоотехникларга кытлык зур, ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Алмаз Гамиров.
– Авыл хуҗалыгында барлык юнәлешләр буенча да эшләргә кешеләр кирәк. Кадрларга кытлык аларның башка өлкәләргә китеп эшләүләренә бәйле түгел. Татарстанда яңа оешмалар күп ачыла, шул сәбәпле белгечләр җитми, – дип аңлатты ул вазгыятьне матбугат очрашуларының берсендә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, бүген авыл хуҗалыгында 2 меңләп эшче җитми. Тармакта эшләүчеләрнең уртача яше 40 яшьтән артык.
Без әле кая барабыз дигән сорауга тагын бер санлы җавап: республиканың Тәтеш, Лениногорск, Яшел Үзән, Актаныш кебек унбишләп районында эшсезлек дәрәҗәсе 0,1 проценттан да түбәнрәк. Иң түбән күрсәткеч исә Әлкидә (0,02 процент) теркәлгән. «Болай булганда республика районнарына инвесторлар да җәлеп итеп булмый. Чөнки эшчеләр таба алмаячакбыз. Эшләргә кеше юк!» – дип тә әйтте бу уңайдан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Сыер савучыларны кызыктырыр өчен терлекчелек комплексларында маникюр һәм массаж бүлмәләре дә булдырырга тәкъдим итте ул. Көлмәгез! Бер дә кызык түгел.
Татарстанда кытлык зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләрнең кайберләре
| Арматурчы | 74 мең сум |
| Буяучы | 73,9 мең сум |
| Электр-газ белән эретеп ябыштыручы | 67,6 мең сум |
| Ташчы | 66,3 мең сум |
| Тегүче | 64,2 мең сум |
| Механик җыю эшләре слесаре | 60,9 мең сум |
| Шәфкать туташы | 43,8 мең сум |
| Тәрбияче | 34,4 мең сум |
| Официант | 31,9 мең сум |
| Ярдәмче эшче | 27,8 мең сум |
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан
Сан
Татарстанда 2025 елга яшәү минимумы җан башына 15 073 сум тәшкил итә. Эшкә яраклылар өчен ул – 16 430 сум, пенсионерларга – 12 963 сум, балаларга – 14 621 сум. 2025 елның 1 гыйнварыннан илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме – 22 440 сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез