Ике кулга – бер тырма! Бүгеннән республикада чистарту ике айлыгы башланды

Һәркемгә кагыла! Татарстанда санитар-экология ике айлыгы башлана. Кар астыннан чыкканны май ахырына кадәр юкка чыгарырга туры киләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләр, ягъни кеше күп йөри торган урыннарга аерым игътибар бирергә кушты. Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков исә төп эшне Җиңү бәйрәменә кадәр төгәлләү нияте барлыгын әйтте.

Әле икеайлык башланганчы ук, министрлыкка 950 дән артык мөрәҗәгать килгән. Халыкны барыннан да бигрәк ярамаган урында барлыкка килгән чүп өемнәре борчый. Министр сүзләренә караганда, районнарда ни эшлисен беләләр, барысында да оператив штаб төзелгән. «Районнардагы белгечләр ике айлык вакытында кисәтү дә ясый ала, штраф салырга да хокуклы», – дип кисәтте министр.

Чүплекләр дигәннән, «Халык контроле» порталында март ахырына калдыкларга зарланып язылган 97 хәл ителмәгән мөрәҗәгать бар икән. Арада озак еллар чистартылмаган чүплекләр дә юк түгел. Министр, әлеге мәсьәләне җир хуҗалары һәм район хакимиятендәгеләр хәл итәргә тиеш, ди. «Хуҗасыз җир юк. Милек кем исемендә, чүпне шул чыгарсын. Экологиягә дигән акчаны без дөрес кулланырга тиеш. Бу акча табигатьне саклау, тирә-якны яшелләндерү, яңарту кебек эшләргә тотылырга тиеш, – диде ул. – Инеш-елгаларга авыл хуҗалыгы оешмаларыннан чыккан калдыкларның эләгү куркынычы да зур. Шуңа күрә оешма җитәкчеләре табигатькә битараф булмасыннар иде. Алдан кисәтүне дөрес аңлагыз, әзер булырга кирәк. Табигатькә зыян салучыларны штрафлар көтә».

Шәһәр һәм районнарда узган киңәшмәләрдә дә чисталык турында сөйләштеләр. «Шәһәр чиста булгач, үзебезгә рәхәт бит. Кышкы чордан соң төзекләндерү оешмаларына, район хакимиятләренә, тышкы төзекләндерү комитетына эш күп. Әмма кыштан соң шәһәрнең бик үк пычрак түгеллеген үзебез дә күреп торабыз. Бу Казанда яшәүчеләрнең игътибары артуга бәйле. Хәзер элеккечә тәрәзәдән тәмәке төпчекләре атмыйлар, кәгазьне чүплеккә салырга дип ничәдер метр ара барырга иренмиләр», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Чаллы башлыгы Наил Мәһдиев утырышта тәнкыйть сүзләрен кызганмады. «Димәк, начар эзләгәнсез, – диде ул рөхсәтсез чүплекләрнең кем гаебе белән барлыкка килгәнен ачыклый алмаган түрәләргә. – Галстукларыгызны салыгыз, алайса, барыгыз да зур түрәләр! Ничек инде өем-өем чүпне кем ташлаганын белеп булмый? Ул чүп эчендә хуҗасын табарга мөмкин булган дәлилләр бардыр. Хуҗаларын табарга кирәк! Алар шәһәрдә яшидер, эшлидер, балаларын бакчага йөртәдер. Ул кешенең ояты да, намусы да юк. Кул белән эшләнгән эш бит бу. Хисап ясаган буласыз – аннан ни файда? Начар эшлисез!»

Чүп ташлаганнарга җәзасы булса, аны җыештыручыларга бүләге бар. Икеайлык белән бергә республикада «ЭкоЯз» бәйгесе дә башлана. Бәйгедә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, гаиләләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар, журналистлар да катнаша ала. Төп бүләк җиңүче гаиләгә булачак. Аның ни икәне сер булып саклана. Узган елларда җиңүчеләр юллама белән бүләкләнә торган иде.

2011 елдан бирле табигать сагында торган Ханнановлар гаиләсе Сарманда яши. Әтиләре башлап җибәргән эшкә инде балалары кушылган. Аеруча кызлары Азалия табигатьне саклауга зур өлеш кертә икән.

– Кызым – экоблогер. Интернетта үз сәхифәсе бар, бөтен яңалыкларын күрсәтә. Чүплекләрне таба, аларны юкка чыгаруга да өлеш кертә. Бөтен җаны-тәне белән экология сагында ул. Үзенә ошагач, сүз әйтмибез, киресенчә, горурланып кына торабыз, – ди әтисе. – Инде без тирә-ягыбызны чистарта башладык. Карлар эреп бетүгә, чүпләрне җыйдык. Чүп җыю белән бергә бәйгедә катнашу мөмкинлеге дә бирелгәч, күңелдә җиңү өмете бар. Балалар бик кызыга.

Чирмешәндә яшәүче 12 яшьлек Аяз Рәхмәтуллин сыйныфташларын да иярткән. Аязның республика бәйгеләрендә җиңгәне бар икән. Төрле юнәлешләрдә эшли икән: җыештыра да, агач та утырта, иске батареяларны да җыя.

– Өебез янында гына Чирмешән елгасы ага. Безнең балалар өмәгә чыкты инде. Тирә-якны чистарттылар. Корыган агачларны җыйдылар. Тиздән яңаларын утыртырга җыеналар. Бераздан елга буйларын да тәртипкә китерергә дип торалар, – ди Аязның әнисе Рамилә. – Улымның экологиягә тартылуына сөенәм. Бөтен эшне бик яратып эшли. Яшьләрнең табигатькә булган мөнәсәбәте – ул бит киләчәкне кайгырту. Бу балалар кулларындагы чүпне җиргә ташламаячак инде.

Өмәләрне көтеп торучылар арасында Казанда яшәүче 76 яшьлек Мәрзия Хәсәнова да бар. Ул җиде ел рәттән җыештыру эшләрендә катнаша.

– Гадел Кутуй урамында яшим. Шәһәргә күчсәк тә, авыл күңелдә яши. Биш катлы йортның беренчесендә торам. Йорт тирәсен матурлау минем өстә. Күп итеп чәчәкләр үстерәм. Аларны җәй буе карап торам, – ди ул. – Республика күләмендәге өмәләргә йөрүемнең сәбәбе – яшьләр әбиләрдән үрнәк алсын, дим. Чүпне ташлау гына җиңел – җыясылары бик килми. Чисталык дигәндә, әби дә, бәби дә бертигез.

САН

Узган ел чистару ике айлыгы вакытында оештырылган өмәләргә 398 мең кеше чыккан. 12 мең берәмлек техника эшләгән, полигоннарга 350 мең кубометр чүп чыгарылган. Табигать законнарын бозуның 3,5 мең очрагы теркәлгән. Аларның 40 проценты – ярамаган урында чүп ташлау. 2024 елның апрель–май айларында 4,7 миллион сумлык штраф салынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

илкүләм проект автор

Көн хәбәре