Ике улын СВОдан көтүче ана: «Улым басып торадыр төсле тоела»

Кама Тамагында яшәүче Резеда Әсхәдуллинаның ике улы да махсус хәрби операциядә хезмәт итә. «Өлкәне Артур күптән түгел генә ялда булып китте. Бер ел да дүрт ай кайта алмаган иде. Кечесе Айратны, Украина гаскәрләре кергәч тә, Курск өлкәсенә күчерделәр. Ике айга якын хәбәре юк. Минем күптән инде төннәрем дә, көннәрем дә, төшләрем дә, өннәрем дә шушы хәлләргә бәйле», – ди ул.

Юк, Резеда ханым һич кенә дә балаларының хәрби операциядә хезмәт итәргә киткәннәренә үкенми. Ватан иминлеген якларга дип, алгы сафка баскан ир-егетләре белән горурлана ул. Куркып калмадылар, мескенләнмәделәр. Димәк, гаиләдә дөрес тәрбия бирелгән. Кулыннан килгәнчә, үзе дә ярдәм итәргә алынган Резеда. Рухи яктан да, матди яктан да. Һәр вакыйга турында үзенчә фәлсәфә кора, анализ ясый.

Биш егет

– Узган ел уллары хәрби операциядә һәлак булган әти-әниләрдән (арада берничә генә минем кебек уллары исәннәр дә бар иде) иллешәр кешелек ике төркем җыеп, хаҗга юллама бирделәр, – дип искә ала Резеда ханым. – Башлар иелгән, күзләр бер ноктага төбәлгән. Балаларын югалткан юлдашларым, ничектер, авыр кайгыдан катып калганнар кебек тоелды миңа. Намаз да укымыйлар. Әйтерсең лә гади бер сәяхәткә чыкканнар. Бернәрсәгә дә ышанмыйлар кебек. Җитәкчебез бик көчле хәзрәт иде. Вәгазьләр сөйләп, аңлата торгач, күңелләре йомшарды. Беренче тапкыр күзләреннән яшь чыкты, башта туйганчы еладылар. «Бер генә дога да белмибез икән шул. Бәлки, укып, теләп торсак, балаларыбыз исән калган булыр иде», – дигән фикер әйтү дәрәҗәсенә җиттеләр. Бик якынайдык без бер-беребез белән. Бу гамәл бик кирәк иде. Ялгызлык, үз уйларыңда кайнау бик авыр бит. Бервакыт шулай 8 Март бәйрәменә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына бәйрәмгә чакырдылар. Фойега керсәм, бер читтәрәк моңаеп кына  шул хатын-кызларның бишесе басып тора. Яннарына барыйм гына дигән идем, ишектән хәрби кием кигән биш егет килеп керде. Махсус хәрби операциядән. Бүләк тапшырырга чакырылганнар икән. Мин һаман, кәефләрен ничек күтәрергә икән дип, танышларым турында уйлыйм бит инде. Йөгереп кенә егетләр янына бардым да, хәлне аңлатып: «Монда балаларын югалткан әниләр басып тора. Яннарына барып күрешегез, хәлләрен белешегез әле», – дип үтендем. Ахыр чиктә бу хәл белешү генә булып чыкмады. Үз балалары кебек кочаклаштылар, елаштылар, хәтта егетләрнең дә күз яшьләре тамды. Халык җыелды. Балаларын югалткан әниләрнең йөзләренә, ниһаять, нур иңде. Игътибар дигән нәрсә шулай инде ул, үзгәртә дә куя. Фотога да төшереп алган идем, бик матур мизгелләр. Караган саен елап алам. Үзем дә елакка әйләнеп беттем инде. Нишлисең, бу – гаеп эш түгел, күңел халәте. Ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның балаларын югалткан  ата-аналарны хаҗга җибәрү карары бик урынлы һәм дөрес булды. Зур рәхмәт яусын.  Бу гамәл киләчәктә дә дәвам итеп, исән-сау кайткан балаларыбыз да бу изге җирне күреп кайта алсын иде.

«Көтеп ята алмыйм»

– Кече улым Айрат мобилизация башлануга повестка алды. Ул – су транспортында капитан, Идел буйлап йөзә иде. Хәбәр килгәндә, вахтада булган. Аның китүе барыбер көтелмәгәнрәк булды инде. Яшерен-батырын түгел, авыр кабул иттек. Ике айлык өйрәнүләр вакытында пулеметчы һөнәрен үзләштерде. Хәрби операция территориясенә иң беренче эшелон белән киттеләр. Ә өлкән улым Артур – хәрби, Самарада урнашкан Баш разведка идарәсендә хезмәт итте. Мәгълүм сәбәпләр белән ул идарә таркалган иде бит. Анда хезмәт итүчеләр үзләрен хәрби операциягә җибәрүләрен көтеп яттылар. Бер ай үткәч, улым шалтыратты: «Әни, мин болай көтеп ята алмыйм. Энем Ватанны саклаганда, монда яту бик уңайсыз. Мин хәрби кеше бит. Үз теләгем белән китәм», – диде. Хәзер разведка ротасында өлкән лейтенант булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен «Батырлык» ордены, «Авдеевканы алган өчен» медале белән бүләкләнде. Татарстан да бүләксез калдырмады. Айрат та абыйсыннан калышмый. «Батырлык өчен» медале аның да күкрәген бизи.

Шалтыратулар бик сирәк, әлбәттә. Шулай да кайда икәнлекләрен, кайсы торак пункт өчен көрәшүләрен чамаларга була. Шуңа күрә мин кичләрен телевизордан күземне дә алмыйм. Менә-менә экранда күренеп китәрләр төсле. Мин генә түгел, барлык әти-әниләр дә шулай хыялланадыр инде.

Артур үзе кайткач, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Үз башыңа төшмәсә, мондый очрашуның ни-нәрсә икәнен хәтта күз алдына китерү дә кыен. Киткәндә бик күп әйберләр алып китте. Нигездә азык-төлек, киемнәр инде. Тегендә бик кыйммәт, диде. Туган авылым – Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылындагы волонтерлар ике машина җибәрде. Башка кирәк-яраклар да күп җыелды. Тәэмин итеп торсалар да, егетләребезгә күп нәрсәләр кирәк. Халык шуны аңласын, кулыннан килгән кадәр һәр кеше ярдәм итсен иде, дим. Андыйлар күп, әлбәттә, рәхмәт яусын. Әмма төшенеп бетмәүчеләр дә бар әле. Уятасы иде халык күңелләрен.

Бердәмлек

– Шөкер,  хәрби операциягә ярдәм итү эшенә без күптән  керештек. Үзем почтада эшлим. Шуңа күрә халык белән аралашу мөмкинлеге бар. Хәрбиләр өчен посылкаларны даими рәвештә җыеп торабыз. Гуманитар ярдәмне Казандагы пунктларга илтәбез. Ә шәмнәрне, коры душларны ясау өчен чималны күбрәк Төньяк Норлат авылына җибәрәбез. Анда гомере буена укытучы булып эшләгән Роза апам тиз арада солдат әниләре өчен җәмгыять тә төзеде. Тирә-яктагы авыллар белән элемтә булдырып, тегү цехларына кадәр ачты. Кыскасы, халыкның ни дәрәҗәдә бердәм булуына гаҗәпләнергә генә кала. Шунысы күңелне җылыта: егетләребез дә бу тырыш хезмәтебезнең кадерен беләләр. Рәхмәтләр әйтеп, видеолар җибәрәләр.

Хәзер инде элемтәләр бөтенләй башка, әмма күңелгә сеңеп калгандыр инде, мин әле һаман Бөек Ватан сугышы турындагы китаплардан эпизодларны күз алдыма китерәм. ...Төн. Әкрен генә капка шакыган тавыш ишетелә. Иңемә шәл ябып кына йөгереп чыксам, улым басып торадыр төсле тоела. Биек тау башларын күзәтәм. Сукмактан кемдер төшеп килә сыман. Әйтерсең лә, юл капчыгын асып, бер солдат кайтып килә. Шулай булсын иде ул. Кылган догаларыбыз кабул булсын. Тизрәк җиңү белән кайтып, күрешергә насыйп булсын иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре