Бу арада туган ягым Арчага еш кайтырга туры килде. Һәр кайтуымда диярлек якташларымның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кәрваны озатуларын күрдем. Район башлыгы Илшат Нуриев әйтүенчә, баштарак мондый ярдәмне өч айга бер оештырырга ниятләгәннәр, әмма район халкы бу нияткә үзе үзгәреш керткән. «Фронтка ярдәм турында сүз чыккач, бөтен район гөж килә башлады», – дигән иде Илшат Нуриев.
Хатын-кызлар, клубларга җыелып, маскировка челтәрләре үрә, җылы оекбашлар бәйли башлаганнар. Районда җиде волонтер төркеме барлыкка килгән.
Волонтер – латинчадан тәрҗемә иткәндә «ирекле» дигәнне аңлата. Менә шул, бөтен халыкның тылда үз ирке белән «икенче фронт» ачуына ничек сокланмыйсың инде! Мине Утар-Аты мәктәбенә очрашуга чакырганнар иде. Шунда укучыларның фронтка дип акча җыюларын әйттеләр. Күп акча түгел иде инде ул, укучылар саны да, бик кимеп, илле дүрткә генә калган. Кайткач, бу хакта дусларыма сөйләгән идем, алар: «Бала акча каян алсын инде, әти-әниләр бирсә генә», – диештеләр. Анысы шулай, хикмәт бит акчаны каян алуда да, күпме җыюда да түгел. Кечкенә якташларым җиңүгә өлеш кертүләрен бала күңеле белән сизенгәннәрдер, дип уйлыйм. Ватанны ярату әнә шундый гамәлләрдән башлана да инде ул.
Мин СВО зонасына ярдәм олавын озатып барган ике егет белән дә очраштым. «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров, «Курса МТСы» ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов – аз сөйләп, күп эшләргә өйрәнгән егетләр. Ярдәм олавы әзерләргә шәхсән үзләреннән зур өлеш кертсәләр дә, «мин» дигән сүз чыкмады алардан. Бар сүзләре «егетләр белән тегене алдык, моны эшләдек»кә кайтып кала. «Тегеләре, болары» – өр-яңа машиналар да әле һәм ул машиналар азык-төлек, кием-салым һәм төрле кирәк-ярак белән тулы. Якташларым алгы сызыкка барып җитә язганнар. Солдатларның нинди шартларда сугышуын, яшәвен бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
Бездә махсус хәрби операциядә катнашучыларның «бик мескен хәлдә» булулары турында сөйләп йөрүче акыллыбашлар да очраштыргалый. Коткы таратучылар һәр сугышта булган инде ул. Ә менә Айдар Сабиров белән Рәүф Гыйлаҗетдинов сөйләвенчә, солдат егетләр бернигә дә мохтаҗ түгел. Күчтәнәчләр өчен дә рәхмәт әйтеп туя алмаганнар: «Алардан туган як җылысы килгән кебек», – диләр икән. Район башлыгы Илшат Нуриев исә бөтен хисләрен бер җөмлә белән әйтеп бирде: «Мондый халыкны җиңеп буламы соң!»
Без аның белән Бөек Ватан сугышы елларында арчалыларның җиңүгә нинди өлеш керткәннәрен дә искә төшердек әле. Әлбәттә, өлкән буыннан ишеткәннәргә, тарихи мәгълүматларга таянып. Каләмдәшем, «Арча хәбәрләре» журналисты Ильяс Фәттахов «Бөек Ватан сугышы елларында Арча һәм арчалылар» дигән китап та бүләк итте. «Ешрак ачып кара», – диде. Ачып кына карамадым, укып чыктым мин аны. Иң элек шуны әйтим: фронтка үзләре теләп китүчеләр бик күп булган бездә, хәрби комиссариатка гаризалар явып кына торган.
Сугыш елларында Арчадан 25 мең кеше сугышка киткән, шуларның 14 меңе кире әйләнеп кайтмаган. Тылда бөтен эш хатын-кыз җилкәсенә төшкән. Сугыш алдыннан гүзәл затларыбыз колхозда эшләүчеләрнең 53 процентын тәшкил итсә, 1944 елда бу сан 80 процентка җиткән. Моңа 2627 яшүсмер кыз һәм егетләрне дә кертсәк (12–16 яшьлекләр), еш кына алгы сызыкка, икенче фронтка тиңләнгән тыл солдатларының кемнәрдән торганы аңлашылыр. Арча китабында тагын бер гыйбрәтле мәгълүматка тап булдым. Баксаң, Донецк өлкәсе немец-фашист илбасарларыннан азат ителгәч, якташларым анда җимерекләрне торгызырга, авыл хуҗалыгын аякка бастырырга ярдәм иткәннәр. Әйе, тарих кабатлана: арчалылар бүген дә шул тарафларда, гуманитар ярдәмнән җирле халыкка да өлеш чыгаралар. Айдар Сабиров та, Рәүф Гыйлаҗетдинов та ул яклардагы фәкыйрьлеккә шаккатып кайтканнар. Бу заманда авыл җирләрендә ике тәрәзәле йортлар күргәч гаҗәпләнгән алар. Ике тәрәзәле йорт – безнең өчен фәкыйрьлек билгесе инде ул, диләр.
Быел Арча гуманитар ярдәм олавын ике мәртәбә озатты инде. Моннан тыш районның кайбер авыллары үзләре дә аерым-аерым ярдәм оештыралар. Волонтерлар аларны җибәрергә булыша. Ә без, каләм әһелләре, бүгенге вакыйгаларны, фронт һәм тыл батырларын барлап, тарих битләренә язып калдырырга, бердәмлекнең нинди зур көч икәнен тагын бер кат расларга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез