Әтнә районына 1990 елдан бирле җитәкчелек иткән Габделәхәт Хәкимов вазыйфасыннан китте. Үз теләге белән. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район советы утырышында аңа рәхмәт әйтеп, яңа башлыкка хәер-фатиха бирделәр. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын 45 яшьлек Рөстәм Хисамиевка ышанып тапшырдылар.
Әтнә татар дәүләт театры бинасында узган җыелышта Фәрит Мөхәммәтшин Габделәхәт Хәкимовның идарә эшендә бөтен республикага үрнәк булганын әйтте. «Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Әтнә районы социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Татарстанда иң алдынгылардан булды. Әлбәттә, уңай нәтиҗәләргә сезнең уртак эшегез, республика җитәкчелегенең ярдәме белән ирешелде. Әтнә районында яшәүчеләргә рәхмәт. Алар республика үсешенә зур өлеш кертә», – диде ул һәм Габделәхәт Хәкимовка «Дуслык» орденын тапшырды. Рәхмәт сүзләрен вазыйфасыннан киткән башлык та әйтте һәм район төзелгән елларны искә алды.
Утырышта Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына 45 яшьлек Рөстәм Хисамиев билгеләнде. Тумышы белән ул Әлмәттән, табиб белеме алган, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина частен җитәкләде, Мәскәүдә эшләде, ә 2022–2023 елларда Әтнә «Сельхозтехника»сы башлыгы булды. «Күңел халәтем белән үземне Әтнә кешесе дисәм дә ялгыш булмас», – диде ул.
Җомга көнне Спас районында да җитәкчелек алмашынды. 2019 елда бирле район башлыгы булып эшләгән 58 яшьлек Фәргать Мөхәммәтов урынына 47 яшьлек Роман Исланов килде. Район советы сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты һәм Фәргать Мөхәммәтовка башкарган эше өчен рәхмәт әйтеп, аның күкрәгенә «Дуслык» орденын беркетте. Роман Исланов исә әлегә Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкара. Районда ул чит кеше түгел – Спаста туып үскән. Казан артиллерия училищесын тәмамлагач, взвод белән җитәкчелек итә. Хәрби хезмәттән соң туган районына кайта. Соңрак Татарстан Президенты Аппаратында, Балык Бистәсе, Алабуга районнарында эшли. Болгарга күченгәнче, Алабугада район башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара.
Билгеле булганча, бу атнада тагын өч: Менделеевск, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында җитәкчелек алмашынды. Ә элегрәк Арчага яңа башлык килде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез