Махсус хәрби операциядән кайткан егетләр өйләрендә боегып, нәрсә эшләргә белми аптырап ятмый. Кемдер үз эшенә кире әйләнеп кайткан, кемдер яңа һөнәргә өйрәнгән. Арада авыл җитәкче вазыйфасына алынучылар да бар. Күпне күргән егетләр әнә шулай яңадан яшәргә өйрәнеп килә. Эш урынын булдырырга теләүчеләр социаль контракттан, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды аша ташламалы кредиттан һәм төрле программалардан файдалана ала.
«Оялчан булып булмый»
Чирмешән районының Туймәт авылы егете Илнар Мортазинның СВОдан кайтып авыл җирлеге булып эшли башлавына – биш ай. Ватан хакына дип корал тоткан егетнең кулында бүген авыл дилбегәсе. Халыкның социаль тормышын яхшырту, аларга шартлар тудыру өчен янып-көеп яши ул. Җаваплылык дигән нәрсә монда да беренче урында, билгеле. Насыйп ярын да очраткан егет. Госпитальдән кайткач, Аленага өйләнгән. Аның белән бер кыз үстерәләр. Икенче бәбиләрен көтәләр.

– Кечкенә чакта авыл җирлеге башлыгы булу теләге бар иде миндә. Әмма автомеханикка укыдым. Һөнәрем буенча бер көн дә эшләргә өлгерми калдым. Армиягә киттем. Бер елны ике итеп контракт төзедем. Әти дә, абый да ике ел хезмәт итте. Бер ел эчендә генә бер нәрсәгә дә өйрәнеп булмас, дидем. Аннары махсус хәрби операция башланды. СВОдан кайткач, яңа һөнәргә өйрәнәсем килде.
Авыл җирлеге башлыгы итеп тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Яшермим, башта авыр булды. Оялчан кеше мин. Ә халык белән күзгә-күз карап эшләргә, таләпчән дә булырга кирәк. Әкренләп өйрәнеп киләм. Төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Җәй көне су мәшәкатьләре белән йөрдек. Кышын юлларны чистартып торырга кирәк. Авыл халкы зарлана дип әйтә алмыйм. Барысын да беләм бит. Үзләре дә хөрмәт белән карыйлар.
Әлегә таякка таянып йөрим. Аякка басу өчен тагын бер операция кирәк. Әмма бу миңа эшемне җиренә җиткереп башкарырга комачауламый. Иң мөһиме – халыкны ишетергә, аңларга һәм битараф булмаска. Сүз уңаеннан, безнең җирлектә 200 гә якын йорт бар. Анда 410 кеше яши, – ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Илнар Мортазин.
25 яшь кенә булса да, авыл халкының ышанычын яуларга өлгергән инде Илнар. Үзе дә йомшак телле, мәрхәмәтле булырга тырыша. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларын кайгыртуны беренче урынга куя. Хәзерге вакытта Туймәттән СВОда җиде егет катнаша. Аларның гаиләләренә утынын да өләшәләр, башка эшләрдә дә булышалар. Башкача булдыра да алмый. Үзе дә сынаулар кичкән, яшәү белән үлем арасында көрәшкән кеше бит ул.
– Синең язмышны берәү дә үтми, – ди ул. – Сахалинда хезмәт иткәндә өйгә кайтыр вакыт җиткәч, өлешчә махсус хәрби операция башланып китте. Беренче тапкыр яралангач, иптәшләрем янына тиз арада әйләнеп кайттым. Тик икенчесе башкачарак килеп чыкты. Җиңел бронялы тягач белән сугыш кырыннан яралыларны чыгарганда минага эләктек. Командир белән икебез генә исән калдык. Тик табиблар аның гомерен коткарып кала алмады. Минем аяк табанына зыян килде, бит-кулларым пеште. Ничек шунда үземдә көч табып, тягачтан чыгып өлгерә алганмындыр? Аякка басу өчен биш ай көрәшергә туры килде. Шушы вакыт эчендә 19 операция кичердем. Бу сынаулар мине тагын да көчлерәк итте. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Туган җиремдә матур гамәлләр кылып яшәргә язсын.
Машинаң ватылса...
Балтач районының Сизнер авылында яшәүче Владислав Васильев автосервис ачарга җыена. Әлегә документ эшләрен тәртипкә китерү, бизнес-план төзү белән мәшгуль. Аннан инде социаль контракт буенча 350 мең сум акча биреләчәк. Моны ул эш кораллары алуга тотачак.
– Безнең авыл зур түгел. Кырыктан артык йорт бар. Буш торган кибет бинасын сатып алдым да, төзекләндереп, автосервис ачарга булдык. Дөресрәге, улым тәкъдим итте. Ул Казанда автомеханик булып эшли. Үзем дә техниканың рәтен беләм. Әкренләп эшли башладык. Белгечләрен дә чакырырбыз. Техника төзәтергә шәһәрдән кайтучылар да, үзебезнең райондашлар да килгәли. Юлларны ремонтласалар, килүчеләр тагын да артыр иде, – ди Владислав.
Гаилә башлыгы хәзерге вакытта фермада хезмәт куя. Колхозда эшли башлавына егерме ел икән инде.
– Иртәнге сәгать 5 тә үк башлана эшем. Сөт кабул итәм. Хезмәтем җиңел түгел. Авыр эш туйдыра, билгеле. Әмма китәргә җыенмыйм. Маллар янында кайнашу күңелгә тынычлык бирә. Өйдә дә эш бетми. Абзарда терлекләр, кош-кортлар күп. Хатыным да, кызларым да булыша, – ди 44 яшьлек Владислав.
Холкы нык, сүзе бер аның. Чечняда хезмәт иткән, СВОда катнашкан егет ул. Өлешчә мобилизациягә эләгеп, Луганск, Херсон юнәлешендә хезмәт иткән. Тик сәламәтлеге какшау сәбәпле, ике елдан кире кайтырга туры килә. Владислав туган авылын бернигә дә алыштырырга җыенмый. Машинагыз ватылса, Сизнерга килегез, яме. Төзәтеп тә бирерләр, Ватанны яклаган егетне дә күреп китәрсез.
Оста куллар
СВОдан соң Зәй районының Югары Шепкә авылы егете Салават Арслановның тормышы бөтенләй башка якка үзгәргән. Әгерҗегә килеп, насыйп ярын да тапкан, эшен дә ачкан. Яңа җиһазлар ясый, искеләрен яңарта ул. Белгечлеге буенча аппаратчы-оператор. Түбән Камада шушы юнәлештә эшләгән. СВОдан соң Казанда җиһазлар ясау белән шөгыльләнгән. Яңа шөгыленә интернеттан өйрәнгән. Китап укырга, шигырьләр язарга да ярата ул.
– Гашыйклык галәмәте инде, – дип көлә Салават. – Казандагы эшне ташлап, Әгерҗегә күчендем. Хатыным Лилия – укытучы. Безне СВОда бергә хезмәт иткән дусның хатыны таныштырды. Кызыбыз үсеп килә. Әгерҗедә эшем баштарак авыр барды. Шәһәр белән авылны чагыштырып булмый. Әмма хәзер җайланып китте. Ватанны яклаучылар фонды аша үзмәшгуль булып теркәлдем. Районның социаль яклау бүлеге булышты. Социаль контракт буенча бирелгән акчага җиһазлар алдым. Билгеле, бу ярдәм генә җитми, әмма биргәч, рәхмәт. Станоклар сатып алдым, хәзер эш урынын тагын да киңәйтергә иде исәп.
.jpg)
Салават әйтүенчә, СВОдан соң да тормыш бар, әмма кабат яшәргә өйрәнү авыр бара. Бик күп дусларын югалткан. Аларны да искә төшерә. Кызганыч, аралашырга сирәк калып бара икән алар. Салават махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә киткән булган. Бер елдан соң кире туган ягына әйләнеп кайткан. Биш тапкыр яраланган. Табиблар үпкәсендәге ярчыкны ала алмаган. Шуннан соң кире кайтырга туры килгән.
Үзен туган җиренең патриоты дип саный ул. Армиядә хезмәт итәргә хыялланган, тик барып чыкмаган. 9 яшендә умыртка баганасын сындырган булган. Шул сәбәпле, бик теләсә дә, солдат шулпасын эчә алмаган.
– Иптәшләрем армиядә хезмәт итеп кайта, ә мине алмыйлар иде. Бик кызыга идем. Әмма Ватанны яклау башкачарак килеп чыкты шул. Әти-әниләргә әйтмичә, контракт төзедем. Әнинең бармаска үгетләячәген, аңа каршы килә алмаячагымны белдем чөнки. Өйдәгеләргә яралангач кына хәбәр иттем. Илне яклау – ир-егетләрнең бурычы бит, – ди Салават.
Республикада эшләп килә торган «Батырлар. Герои Татарстана» проектына барлыгы 1604 гариза кабул ителгән. 46 кешелек беренче төркем белем ала. Программада катнашучы 15 кеше район һәм шәһәр депутаты итеп сайланган. Тагын 113 СВО ветераны – җирле үзидарә депутаты. Россия Герое Рәсим Баксиков – хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез