Республикада 4500 бала өендә укуга күчкән. Мәктәпләрдә яңа уку елында 2 меңнән артык укытучы җитми. Бу хакта Лаеш районының Усад бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте. Чарада арттырып куелган «бишле»ләр, белемен акламаган медалистлар, студентларны эшкә урнаштыра алмаган техникумнар тәнкыйть утына тотылды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов булмаганны матурлап күрсәтмәскә кушты.
Яңалыклар турында
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә хезмәт һәм ОБЖ дәресләре үзгәрәчәк. Министр әйтүенчә, алда һәр мәктәпне яңартылган фәннәр – хезмәт, иминлек нигезләре һәм Ватанны яклау дәресләрен укытырга әзерләү бурычы тора. Республика җитәкчелеге белән хезмәт кабинетларын биш ел эчендә этаплап җиһазлау килешенгән. 2025/2026 уку елыннан «Тарих» фәне программасының эчтәлеге яңартыла – «Туган төбәк тарихы» өлеше белән тулыландырыла. Республика 5–7 сыйныфлар өчен «Туган төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек булдырачак. Әлеге пилот проект балаларның туган як тарихын һәм этномәдәни традицияләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.
Укытучылар кытлыгы турында
Яңа мәктәпләр төзелә, анда белем алу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Быел Белем көнендә 8 яңа мәктәп ишекләрен ачачак. Тик менә укытучы булам дип атлыгып торучысы бармы?
– Татарстанда педагогларны әзерләүгә, һөнәри осталыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Шуңа да карамастан, киләсе уку елына 2 меңнән артык укытучы җитми. Ел саен югары һәм урта һөнәри уку йортларын 4 мең яшь укытучы тәмамлый, – диде Илсур Һадиуллин.
Нурлат районының физика-математика укытучысы Язилә Вәлитова яшь укытучыларга тудырылган шартлар, грантлар өчен рәхмәт әйтте. Ул үзе максатчан программа буенча айга 15 мең сум стипендия алып укыган.
– Узган ел атнага 32 сәгать математика укыттым. Мониторинг, хисап.. Шуларга вакытны сарыф итеп, балалар белән эшләргә вакыт аз кала. Югары хезмәт хакы күп дәрес укыткан өчен түгел, төп ставкадан чыгып бәяләнсен иде. Укытучының да чыгымнары күп. Ул да кибеткә йөри. Аның да ремонт ясыйсы килә, – ди Язилә Вәлитова борчыган проблема турында.
БДИ турында
Быелгы имтихан күрсәткечләрен анализласак, математика, химия, физика, информатика, биологияне сайлаучылар арткан. Сан зур булмаса да, мөһим. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда әлеге фәннәрдән БДИ бирүчеләр кимегән иде. Математика, химия, биологиядән уртача күрсәткечләр дә арткан. Ә менә информатикадан кимегән. Шунысы да сөендерә: быел йөз балл туплаучылар күбрәк. Бер фәннән 100 балл җыючы укучылар саны – 320. Егермесе – 200әр, ә икесе 300әр балл туплаган.
Тик шул ук вакытта 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының белемендә тишек-тошыклар да бар. Әйтик, Алабуга, Менделеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында имтихан билгесе белән мәктәп куйган билгеләр күпкә аерыла. Химия, информатика, география фәннәреннән журналда «5»ләр торса, имтиханнар нәтиҗәләре киресен күрсәтә. Хәтта икешәр тапкыр «икеле»гә биргәннәр. Җиде районда 14 яхшы укучының ике сынауга теше үтмәгән. Алтын медальгә өмет иткән биш укучыга да кагыла бу. 11 нче сыйныф укучыларының да кайберләре бу мәсьәләдә үрнәк түгел. Информатикадан «бишле»гә укыган биш укучы сынауда чик баллны үтә алмаган. Биш медалист исә бер фәннән, берсе ике фәннән белемен аклый алмаган.
– Бу вазгыять мәктәп билгесенең объектив булуына ышанган ата-аналарда
канәгатьсезлек хисе тудыра, – дип, министр мәгариф оешмалары җитәкчеләренә хәлне анализларга кушты.
Гаиләдә уку турында
Мәктәптән өйдә укырга күчүче укучылар саны елдан-ел арта бара. Бүген республикада шундый 4500 бала бар. Закон тарафыннан рөхсәт ителсә дә, министрлык болай укуны хупламый.
– Беренчедән, без укучыларның ни өчен өйдә укуга күчүенең төгәл сәбәпләрен белмибез. Икенчедән, өйдә мәктәп тәкъдим итә торган барлык технологияләр, җиһазларны кулланып булмый. Мәктәптә укымаучылар тормышка яшьтәшләренә караганда азрак яраклаша. Экстерннарның имтихан күрсәткечләре дә түбәнрәк. Урыннарда гаилә белеменә күчүгә юл куймаска тырышырга һәм әти-әниләр, укучылар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, – диде Илсур Һадиуллин.
Милли мәгариф турында
Министр белдергәнчә, милли мәгариф торышының төп күрсәткече – туган телдә белем бирүне колачлау. Шул ук вакытта кайбер районнар арасында бу күрсәткечнең аермасы зур. Арча, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Сарман, Теләче районнарында ул шактый югары һәм соңгы өч елда уңай үсеш күзәтелә. Шул ук вакытта Әлмәт, Баулы, Югары Ослан, Лениногорск, Менделеевск, Питрәч районнарында туган телдә укытуга кызыксынуны арттыру сорала.
Быел 9 нчы сыйныф укучылары арасында туган телдән имтихан сайлаулар 4 меңгә җиткән. Бу узган елгыга караганда 1500 күбрәк.
Тәрбия турында
Ак белән караны аера белмәүче, туры юлдан тайпылган яшьләр өчен дә йөрәк әрни.
– Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә үсмерләр арасында исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллануны кисәтү буенча эш алып барабыз. Быел беренче яртыеллыкта наркотикларны куллану, тарату буенча 101 җинаять эше һәм 42 хокук бозу очрагы тикшерелгән. Бу бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Тәтеш, Лаеш районнарында борчу тудыра. Исерткеч эчемлекләр эчеп агуланучы яшьләр дә бар. Беренче ярты елда 38 үсмер шундый хәлгә җиткән, берсенең язмышы үлем белән тәмамланган, – диде республиканың баш педагогы.
Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан: «Район җирлеге уку гына түгел, шулай ук наркомания, эчүчелек проблемаларын да күзәтергә тиеш», – диде.
Рәис сүзе
Чыгышлардан соң Рөстәм Миңнеханов, август киңәшмәсен йомгаклап, нәрсәләргә басым ясарга кирәклеген әйтте.
– Медалист имтиханын бирә алмый. Бу – нәрсә инде? Һәр очрак буенча аерым карарга кирәк. Бу – коррупциядер, мин башка сүз таба алмыйм. Андый мәктәпләргә оят һәм хурлык. Әмма күбесе үз эшендә – патриотлар. Булмаганны матурлап күрсәтергә кирәкми. Кемгә кирәк ул? Республиканың мөмкинлеге бар, эшләргә кирәк. Белем бирү мәсьәләләре буенча министрлык кына түгел, район җитәкчеләре дә шөгыльләнергә тиеш. Әгәр җитәкчелек кызыксынмаса, бернинди белем системасы да булмый, – диде ул, ялтыравык күрсәткечләргә басым ясап.
Рөстәм Миңнехановны техникумнарда студентларны эшкә урнаштыру күрсәткече дә канәгатьләндерми. Узган ел республикадагы 7 көллият, шул исәптән, Түбән Кама индустриаль техникумын тәмамлаган студентларның яртысыннан кимрәге генә эшкә урнаштырылган. Урта һөнәри уку йортларын исә 22 мең кеше тәмамлаган.
– Бу бернигә ярамый. Студентларны эшкә урнаштыру күрсәткечен һич югы 90 процентка җиткерергә кирәк. Кадрлар комиссияләре үткәрегез һәм ни өчен шундый түбән күрсәткечләр булуын тикшерегез. Кирәкле белгечләрне әзерләсеннәр, – дип мөрәҗәгать итте Рәис министрга.
Рөстәм Миңнеханов Илсур Һадиуллинга анализлы чыгышы өчен рәхмәтен җиткерде. «Кайчак без шомартып кына үткәрәбез. Бик яхшы материал. Чыгышта күрсәтелгән проблемаларны хәл итү буенча эшләргә кирәк», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез