Икътисад белгече: «Үзәк банк төп ставканы 17 процент дәрәҗәсендә саклап калачак»

Россия банкы 24 октябрьдә узачак утырышта төп ставканы 17 процент дәрәҗәсендә саклап калачак. «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә мондый фараз белән икътисадчы, Яңа җәмгыять институтының Сәяси-икътисади тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Василий Колташов бүлешкән.

Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, регулятор мондый карарны товарларга бәяләр, шулай ук тарифлар артуны исәпкә алып кабул итәчәк.

«Кредитлар әлегә арзанаймаячак. Үзәк банк әлегә төп ставканы киметмәячәк. Киләсе утырышта аны үзгәрешсез калдырачаклар», - диде икътисадчы.

Шул ук вакытта ул Үзәк банкның алдагы утырышларда да төп ставканы киметүе икеле, дип фаразлады.

«Алга таба вазгыятьне бәяләячәкләр. Төп ставканы бик нык киметмәсләр, дип уйлыйм. Ул хәзерге дәрәҗәдә калачак», - дип йомгаклады сүзен Колташов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре