Икътисад мәтәлә, биткоин алга бара

Трамп сайлануга, дөнья биржаларында көтелмәгән дәрәҗәдә күтәрелеш күзәтелә башлады. Кыйммәтле кәгазьләр шулкадәр кыйммәтләнде: санаулы сәгатьләр эчендә инвесторлар (спекулянтлар дип укы) триллион ярым доллардан артык акчага баедылар.

Сишәмбегә каршы төндә биткоин бәясе башта 88 мең долларга җитте, аннан соң 89 мең долларлык үрне яулады. Быел ул 110 проценттан артыгракка кыйммәтләнде инде. Барлык биткоиннарның кыйммәте барлык көмеш бәясеннән узып китте. Букмекерлар Яңа елга кадәр криптовалюта бәясе 100 мең долларга җитәчәк дигән ставкалар куя башлады. Кемнәр биткоиннарын арзанга сатты, алар үкенүдә. Германиянең отставкага киткән финанс министры Кристиан Линдерны, хөкүмәт биткоиннарын сатып, илгә миллиард ярым доллардан артык зыян салуда гаеплиләр, мәсәлән.

Трампка пьедесталга менәргә булышкан Илон Маскның байлыгы 35 миллиард доллардан да күбрәккә артты. Сүз реаль байлык хакында бармавын аңлыйсыздыр: биржаларда куыклар кабара. Ничек тиз кабарсалар, шундый ук тизлек белән кимерләр дә. Мондый раллилар белән халыкара банк мафиясе идарә итә. Ачыкавызлар, биржадагы тантанага ияреп, акчаларын кыйммәтле кәгазьләргә тыгып бетерүгә, акцияләр, облигацияләр һәм криптовалюта бәяләре, өчле сальто ясап, түбәнгә очачак.

Глобаль икътисад исә проблемалар төене эчендә бәргәләнә. Европаның иң куәтле икътисады булган Германиядә экспорт та, импорт та кими. Бик зур автомобиль концерннары алдагы көнгә өметсез карыйлар. Октябрь аенда 1 530 немец предприятиесе үзләрен түләүгә сәләтсез дип игълан иткән. Бу быелның сентябренә караганда 17 процентка, үткән елның октябре белән чагыштырганда 48 процентка күбрәк. Бөлгән предприятиеләр саны соңгы егерме ел эчендә рекордлы санга җиткән.

Алманнарда сәяси кризис та дәвам итә. Шольцны канцлер итеп күтәргән коалиция җимерелде. Лидерның легитимлыгын раслау өчен, яңа сайлау үткәрү таләп ителә. Шольцның анда җиңүе икеле. Ил җитәкчелегенә Фридрих Мерц дигән кеше килер, диләр. Ул исә Россиягә ультиматум куярга вәгъдә итә.

Европаның башка илләрендә дә хәл җиңел түгел. Глобаль базарда төп рольне уйнаган Кытайга Трампның җиңүе зур проблемалар вәгъдә итә. Кытайларның тышкы сәүдә профициты 1 триллион долларга җитте, ягъни алар чит илләргә шуның кадәр товарны үзе сатып алганга караганда күбрәк озата. Бу профицитка Трамп пошлиналары чик куярга ихтимал. Шуңа күрә Компартия үзәк комитеты 6 ноябрь көнне үк утырышка җыелды. Анда килеп туган вазгыятьтә ашыгыч чаралар күрү турында сөйләштеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре