"Икътисад хәбәрләре куанычлы түгел. Кризис котылгысыз..."

Россиялеләр өчен икътисад хәбәрләре куанычлы түгел. Эльвира Нәбиуллина конторасы, кара алтынга бәяләр озак вакытларга түбәнәергә мөмкин, дип кисәтә. Бу – шактый хәвефле сигнал. ОПЕКның резерв куәтләре Россиянең нефть экспорты күләменә якын, ягъни шул күләмдә җир маен сатуны арттыра ала. АКШта кара алтын чыгару арта.

Планета буйлап рецессия һәм кризис атлавын да истә тотарга кирәк. Үзәк банк Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин рәислегендә ябык презентация үткәргән, диләр. Слайдларның берсендә «Тарихи прецедент – 1974–1985 еллардагы нефтькә югары бәяләрдән соң 18 ел түбән бәя» дип язылганлыгы һәм өч  өндәү билгесе куелганлыгы турында мәгълүмат таратыла. Бүгенге Россияне икътисадый торгынлыкка куып кертергә күпкә кыскарак вакыт та җитә.

Кризис нефть бәясе төшмәгән очракта да котылгысыз. Үзәк банк кисәткән хәвеф чынга ашса, икеләтә кыенлыклар көтә. Бүген үк инде әле бер, әле икенче тарафтан җитди проблемалар баш калкыта. Кадрлар, аеруча югары квалификациягә ия белгечләр җитешми. Газета хәбәрчесе бу юлларны язар алдыннан гына Ташкенттан хәбәр алды. Югары квалификацияле мигрантларны Россиядә имтихан тапшырудан азат иткәннәр. Алардан рус телен, Россия тарихын белүне таләп итмәячәкләр. Үзләре белән гаиләләрен дә алып килә алалар һәм җиңеләйтелгән процедура буенча «вид на жительство» – яшәү хокукы бирү гарантияләнә. Өеңдәгене күршедән сора, диләр.

Икътисад якасыннан тоткан проблемалар бу гына түгел. Милли ит ассоциациясе сыер ите җитештерүнең рекордлы темплар белән кимүен хәбәр итә. Мөгезле эре терлекнең баш саны кискен кими: 2023 елда 2,3 процент булса, үткән ел 4,1 процентка җиткән. Хәзер илдә бары тик 16,4 миллион мөгезле эре терлек кенә бар. Бу – Бразилиядәгедән 13 тапкыр аз. Димәк, ит кризисы үкчәгә басып килә.

Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре союзы җитәкчесе Александр Шохин халыкның банкка салган акчаларын – 55 триллион сумны эре компанияләрнең акцияләрен сатып алуга тотарга чакыра. Ягъни депозиттагы акча ваучерга әйләнә ала. Шохин байрак итеп күтәргән идея әлегә тәкъдим рәвешендә генә. Әмма «Ватаным» хәбәрчесе белә: югары җитәкчелек моны депозитларны туңдыруның бер формасы итеп карый. Чубайс ваучерлары белән ничек кинәнгәнегезне онытмадыгызмы әле?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре