Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Таҗикстанда көтелгән һәм кадерле кунак булуын аны ничек каршы алудан ук чамаларга була. Худжанд каласында республика җитәкчесен милли көйләр, икмәк һәм бал белән көтеп тордылар. Рөстәм Миңнеханов биредә «Татарстан–Таҗикстан» эшлекле форумында катнашты.
Таҗикстанга беренче генә сәфәре булмаса да, Худжанд шәһәрендә тәүге тапкыр булуын билгеләп үтте Рәис.
– Мин биредә беренче тапкыр, сезнең бай тарихы һәм мәдәнияте булган, шулай ук инвестицион потенциалы булган гүзәл төбәгегез белән сокландым, – диде ул форумда. Форсаттан файдаланып барысын да Ураза һәм Нәүрүз бәйрәмнәре белән котларга да онытмады.
Рәис сүзләренчә, Россия–Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысасында республикаларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяләргә мөмкин. «Бүген, халыкара мөнәсәбәтләр системасын үзгәртеп кору шартларында, безнең илләрнең шулай бәйләнештә булуы кадерле һәм актуаль. Ил җитәкчеләренең даими элемтәдә булуы һәм үзара сәфәрләре төбәкара дәрәҗәдә эшләү өчен менә дигән шартлар, мөмкинлекләр тудыра», – дип ассызыклады Татарстан җитәкчесе.
Кунак ашы – кара-каршы: форсаттан файдаланып, Татарстан Рәисе Согдия өлкәсе делегациясен Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» чарасына да чакырып калды.
Озак көтәсе булмады үзе. Форум төгәлләнгәч, Рөстәм Миңнеханов Таҗикстандагы коллегаларының май аенда Татарстан башкаласына килүләре турында хәбәр итте. «Май аенда безнең республикабызга киләчәкләр, июньдә Согдия өлкәсендә форум узачак. Без ике якка кызыклы булырдай өстенлекле юнәлешләрне билгеләдек. Россия – гаять зур ил, ә Татарстан безнең ил базарына керү ноктасы булырга мөмкин. Юнәлешләр күп. Эшләячәкбез», – диде Рәис.
Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанга 2019 елда, 2023 елда исә ике мәртәбә сәфәр кылган иде. Татарстан Рәисен һәрберсендә зурлап каршы алдылар, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашулар да шуны раслый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез