Илдә яшәүчеләрнең өчтән бере быел бакчачылык чыгымнарын 50 мең сумга кадәр киметергә ниятли. Бу хакта "РИА-новости" хәбәр иткән.
Сораштырудан күренгәнчә, бакчачылык чыгымнары дигәндә, нигездә үсентеләр һәм бакча инструментлары сатып алуны күзаллыйлар. Респондентларның 40 проценты бакча эшләренә быел 100 мең сумга кадәр акча тотуын әйткән. Алар техника һәм җиһазлар да сатып алмакчы.
Илдә яшәүче һәр ун кешенең берсе быел бакчасына 100 мең сумга кадәр акча тотачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез