Газетага язылу

Илдә яшәүчеләрнең яртысы ясалма фәһем «иҗатын» чыныннан аера алмый

Илдә яшәүчеләрнең яртысы диярлек (46 проценты) ясалма фәһем «иҗат иткән» сурәт, аудио һәм видеоязманы чыныннан аера алмый.

«Знание» җәмгыяте тикшеренүләр үзәге уздырган сораштыруда шул ачыкланган. Сораштыруда катнашучыларның 51 проценты исә нейрочелтәр ясаган материалларны таный алганын белдергән.

 

Респондентларның 42 проценты ясалма фәһем «иҗат»ын чынбарлык итеп кабул иткән. Шул ук вакытта 36 проценты болай хаталанмаган. Сораштыруда катнашучыларның 47 проценты ясалма фәһем «иҗат»ы таралуны проблема дип атый. Шул ук вакытта 49 проценты моңа бер дә борчылмый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре