Газетага язылу

Илдә Коксаки эпидемиясе таралуга ачыклык керткәннәр

Россиядә Коксаки вирусы көчәйгән. Әмма ул зур эпидемиягә әйләнмәячәк. Артыгын борчылырга урын юк. Вирусолог, медицина фәннәре докторы, профессор, Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге белгече Анатолий Альтштейн “RT” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Профессор аңлатып үткәнчә, Коксаки вирусы – 29 төрдән торган чир төркеме. Аның сүзләренә караганда, кешелек бу инфекция белән таныш.

“Безгә аны Төркиядән яки башка җирдән керткәннәр дип сөйләү – дөрес түгел, – дип билгеләп үткән Альтштейн. – Көз, яз айларында, кайвакыт җәен дә инфекция көчәеп киткәли, аеруча – балалар арасында. Хәзер дә шундый хәл күзәтелә. Инфекция көчәю, кагыйдә буларак, зур эпидемиягә әйләнми. Мондый чирнең үлем-китемгә китерү куркынычы бик аз. Шуңа күрә артык борчылырга урын юк”.
Вирусолог сүзләренә караганда, вирусның таралуына юл куймас өчен кулларны яхшылап юарга, инфекция көчәеп китсә – балалар бакчалары эшен туктатып торырга кирәк. “Битлек бу чирдән котылуга әлләни ярдәм итә алмый”, – дип сөйләп үткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре