Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтелгәннәрнең барысы да әһәмиятле. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әнә шундый фикер белдерде.
«Рәис һәр тармакка бәйле үз фикерен әйтте. Эш юнәлешләрен билгеләде. Әлбәттә, иң мөһим юнәлешләрнең берсе – ул икътисад. Чөнки икътисад эшләмәсә, табыш булмаса, без социаль юнәлешне дә тәэмин итә алмаячакбыз. Төзелеш булсынмы ул, предприятиеләргә кагылышлымы, Рәис барысын да бик җентәкләп аңлатып бирде», – диде ул.
Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, юлламада социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирелде. «Чөнки бүген алар бик әһәмиятле. Аеруча да СВОдан кайткан егетләребезгә, аларның гаиләләренә тиешле ярдәм булырга тиеш. «Мәрхәмәтле Татарстан» яңа Рәис премиясе республикабызның бу темага карата игътибарын күрсәтә. Ул волонтерлар кебек бөтен көчен куеп эшләүчеләрне хөрмәтләү, аларга үзенә күрә бер кызыксындыру чарасы булып тора. Волонтерларның үз билгеләре булырга теш дип күптән сөйләшеп килә идек. Рәхмәт, безне ишеттеләр», – диде депутат.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез