Газетага язылу

Илдар Гыйльметдинов: «Татарстан – милли сәясәт үрнәге»

Россиядә 1 гыйнвардан дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясе тормышка ашырыла башлаячак. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында республикада 2012 елдан 2025 елга кадәр гамәлдә булган стратегиягә нәтиҗә ясады.

– Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә системалы эш алып барыла. Бу гамәлдәге институтлар һәм механизмнар белән раслана. Мәсәлән, Татарстан Рәисе каршында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет эшли. Утырышларда елга берничә тапкыр милли сәясәт мәсьәләләре карала. Рәис бу теманы  күз уңында тота,  – диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат Татарстанның чит ил гражданнарын социаль-мәдәни җайлаштыру үзәкләрен төзү буенча сынауда катнашуын да искә алды.

 – Татарстан әлеге тәҗрибәгә беренчеләрдән булып кушылды. Ул барлыгы биш төбәктә  уздырыла. Чит ил вәкилләре күп яшәгән республика өчен бу бик  мөһим. Үзәкләр вазгыятьне анализларга, дәүләткә алга таба хезмәт мигрантлары белән элемтәләрне төзү юлларын күрсәтергә тиеш, –  дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре