Балаларның күңелен яулаган Мыраубатырга 75 яшь тулды. Хәер, «Мыраубатыр маҗаралары»н караган балалар бүген үзләре дә әби-бабайлар инде. «Картлык килүен килә, яшьлек күңелдән чыкмый», – ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, педагог, режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин, ирен чите белән генә елмаеп.
– Илдар абый, сез Игезәкләр йолдызлыгында туган. Әлеге йолдызлыкка хас сыйфатларны үзегездә сизәсезме?
– Сизелә, әлбәттә. Нәрсәдер эшлисең, бар да кебек, юк та кебек. Күңелдә ниндидер икеләнү барлыкка килә. 75 яшь тулды. Хәзер олы яшьтә, диләр инде. Бер рус язучысының сүзләре истә калган: «Жизнь дается многим, старость дается избранным». Аллага шөкер, шушы яшькә җиттек. Аның бер генә моңсу ягы бар: картлык килүен килә, яшьлек күңелдән чыкмый, ә йөрәк яшь, унсигездә. Их, менә моны, тегене эшләр идем, дип хыялланасың, теләк бар, эшли алмыйсың. Тән башка, реакция, көч башка. Бар иде бит вакытлар, дип яшьләрнең әйбәт уйнаганына кызыгып, шатланып карыйсың. Эшли алмасалар, кәефем китә. Мин талантлы кешеләрне яратам. Яшьләр талантлы булса, мин өчәр көн сокланып, үземне дә шул яшьтә тоеп йөрим.
– Хәзерге яшьләр арасында театрның тотнагы булырдайлары да бар бит инде...
– Бар. Мин бит яшьләрне укытам да, актерлык осталыгына да өйрәтәм. Инде 51 ел белем бирәм. Марсель абый Сәлимҗанов 1975 елда үзенә ярдәмче итеп чакырган иде. Үзем ничек уйнаганны, Марсель абый ничек өйрәткәнне яшьләргә җиткерергә тырышам. Мин теләгәнне эшләсәләр, дулкынланам. Минем кул астында эшләп, шуны тарта алмасалар, бик көенәм инде. Курс җыйганда мәктәпне «бишле»гә тәмамлап килгәннәре дә бар. Мин: «Нинди язучыларны беләсең?» – дип әңгәмә уздырам. Барысы да Тукайны әйтә инде. Акыллысы Муса Җәлилне өсти. Бөтенләй академик белемлесе Такташны әйтә ала. Башка беркемне белмиләр. Мәктәптән менә шундый балалар килә. Татар мәктәбеннән русча уйлаучы балалар килә. Телефонда утыру нәтиҗәсе бу. Әби-бабай, әти-әниләр дә русча сөйләшә бит инде. Оныклары белән дә вата-җимерә русча сөйләшәләр. Балаларны бит алар тәрбияләргә тиеш. Өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Ркаил Зәйдулла әйтмешли, милләт эшендәге күп кешеләребезнең балалары, оныклары рус менталитеты белән яши.
– Ә үзегезнең оныкларыгыз туган телен беләме?
– Мондый сүзләр әйткәч, ничек инде минем оныкларым татарча сөйләшмәсен?! Икесен дә балалар бакчасына биргән идек, икесе дә бер атнадан матур итеп русча сөйләшә башлады. Шуннан соң бик тырышырга туры килде. Русча дәшсәләр: «Балалар, мин бит аңламыйм», – дим. Ә аларга бит нәрсәдер кирәк, теләсәләр-теләмәсәләр дә, татарча сөйләшергә туры килә.
– Сезне еш кына Мыраубатыр роле белән искә алалар. Мин үзем сезне «Яшьнәп үткән яшьлек» телефильмындагы Миңнулла образы белән хәтерлим.
– Аны режиссер Идмас Үтәгәнов эшләде. Ул Вакыйф Нуруллин әсәре буенча төшерелде, бик шәп телевизион фильм булып чыкты. Кызыклы съемкалар булды. Кабан күлендә боз каткан иде инде. Мин шул күл буйлап, имеш, төрмәдән качкан, бозны ватып чапканнарым хәтердә. Мыраубатырга кадәр, мине урамда очратсалар, бармак төртеп: «Әнә Миңнулла килә», – дип әйтәләр иде. Ә «Мыраубатыр» безнең балалар өчен беренче күпсерияле музыкаль фильм булды. Аны телевизордан бик күп тапкыр күрсәттеләр. Шулай итеп, Миңнулла ролен Мыраубатыр роле басып китте. Һәр артистның иҗади йөзе була. Әйтик, Шәүкәт Биктимеровны барысы да Әлмәндәр бабай дип йөртә, Равил Шәрәфиевне Әҗәл диләр. Хәлим Җәләловны Шәкүр-хулиган дип йөртәләр иде. Миңа Мыраубатыр исеме ябышты. Балачакта ул фильмны караган, хәзер инде дәү генә бер абзый минем каршыма килеп баса да: «Абый, мин сезне карап үстем», – ди. Мин көләм инде, шуңа күңел була. Артист өчен иң кадерле нәрсә шул.
– Сез – татар театрының бик мәртәбәле артистлары белән эшләгән, аралашкан кеше.
– Безгә бик зур артистларны күрү бәхете елмайды. Фатыйма Ильская, Камал III, Фуат Халитов кебек зур шәхесләрне күрдек. Аларны санап бетереп булмый. Аларның уйнаганын көн саен театрга барып карый идек. Оркестр чокырына төшеп, шуннан караган чаклар да булды. Алар кабатланмас, һәрберсе үзенчә уйный торган үзенчәлекле артистлар иде. Аларны карап үсеп, безгә шул сеңгән. Шуңа да бүгенге мөнәсәбәтләргә карап бераз кәеф китә. Шундый шәхесләр, шундый артистларның хәзер булмавы күңелгә моңсулык сала.
– Илдар абый, һәр чорның үз шәхеседер инде. Бүгенге яшьләр соңрак менә сезнең уеннарны шулай бәяләр.
– Амин, шулай була күрсен.
– Балачакны искә алыйк әле. Сезне математика, физика кебек төгәл фәннәрне яратмаган, диләр.
– Яратмаудан түгел, башыма керми, аңламый идем. Мин тарихны, әдәбиятны, рус телен яраттым. Безнең йорт Островский урамында урнашкан иде. Хәзер анда «Баскетхолл». 5 нче мәктәптә укыдым. Мин дүртенче сыйныфта чакта әти-әниемне Саба районына эшкә җибәрделәр. Татарча белмим, авыл тормышын күргән кеше түгел. Аңа кадәр минем белән татарча дәү әни генә бераз сөйләшә иде. Сабада яшәгәндә акрынлап мин дә сөйләшә башладым. Барыбер сеңмәде. Казанга театр училищесына килгәч, башта рус бүлегенә керергә теләдем. Ул чагында татар бүлеген җыймыйлар әле. Училище директоры: «Ник килдең монда?» – дип сорады. Мин, укырга керергә телим, дигәч: «Син үзеңне көзгедән күрдеңме соң? Бу кыяфәт белән кемне уйнарга җыенасың?» – ди. Киләсе елга татар төркеме җыелачак, менә шунда килерсең, диде. Рәхмәт аңа шулай куып җибәргән өчен. Икенче елны килсәм, татар төркемен беренче тапкыр Марсель Хәкимович белән Рифкать Бикчәнтәев җыя. Анда нинди генә укытучылар юк иде! Асия апа Хәйруллина, Шаһсәнәм Әсфәндиярова. Барысы да – Мәскәүдә, ГИТИСта укыган затлы укытучылар. Алар үз тәҗрибәсе белән дүрт елда безне «кеше кыяфәте»нә кертте. Училищены тәмамлаганда татар телен белә идем инде.
– «Моңлы бер җыр» спектаклендәге шагыйрь образын ачу сезгә ни дәрәҗәдә катлаулы булды?
– Беренчедән, ул Туфан Миңнуллинның иң шәп әсәрләренең берсе иде бугай. Гадәттә, драматург театрга яңа пьесаны алып килгәч, аны бөтен коллективка укыйлар. Моңа башта бер дә исләре китмәде. Янәсе, нәрсә инде бу, публицистик әсәр. Марсель Хәкимович күрде дә шундый иттереп эшләде аны! Без бит – психологик театр. Ул бик көчле спектакль куйды. Халык елый-елый карады, тетрәнеп чыга иде. Тәнәфессез уйналса да, тамашачы чыгып китмәде. Күп еллар куелды ул. Анда Ринат Таҗетдинов – Муса Җәлил, мин яшь шагыйрь идем. Спектакльдә милләт, тарих, кеше психологиясе бирелә. Нигә сугышта бер кеше «ура» дип атакага чаба, ә икенчесе окопта мылтыгын ташлап, куркып артка чигенә? Яшь шагыйрь шулар турында уйлана. Җавапны Муса Җәлил һәм фашист төрмәсендәге палач бирә. Кешеләрнең ни өчен икеләнүләрен палач финалда сөйли. Уйнаганда минем тәннәрем чымырдап китә иде. Бу рольне Шәүкәт Биктимеров уйнады. Шагыйрь образы миндә артист буларак та, кеше буларак та озак еллар дәвамында зур тәэсир һәм якты эз калдырды. Бик яратып уйнадык без аны. Аны радиога да яздырдылар, Мәскәү телевидениесе дә килеп төшерде һәм тәрҗемә белән бирде. Без бервакыт Кыргызстанның Ош шәһәренә гастрольләр белән бардык. Кунакханәгә урнашкач, базарга киттек. Шунда сатучы бер кыргыз апасы: «Һай, шагыйрь абзый», – дип танып алды. Сөйләшеп киттек, телевизордан рәхәтләнеп карадык, кайбер урыннарын татарча да аңладык, ди. Шундый горурландым.
– Сез театраль гаилә. Премьералар, рольләр хакында сөйләшәсезме, бәя биреп, үзегезнең анализны ясыйсызмы?
– Юк, без анализламаска тырышабыз. Чөнки ул әйбер өйгә кайтса, булмый. Алсуның үз карашы, минем үземнеке, Искәндәрнеке дә башка. Һәр кешенең үз позициясе, эстетик кабул итүе бар. Без бит – артистлар. Ә өйдә кеше ял итәргә тиеш. Тынычлык, сабырлык, матур сүзләр булырга тиеш. Фикер алышулар театрда. Без аны өйгә кертмәскә тырышабыз. Якты истәлекләрне генә сөйләшергә тырышабыз. Әй, Марсель абый теге спектакльне куйган иде, әй, рәхәтләнеп уйнаган идек, дип сөйләшәбез.
– Илдар Хәйруллин үзенә хатынлыкка ни өчен Алсу Гайнуллинаны сайлады?
– Мин училищены тәмамладым. Марсель абый яңа курс җыйды. Ул чагында Алсу анда юк иде әле. 1972–1973 елларда минем бер-бер артлы бик күп рольләр китте. Аларның барысы да миңа язылган кебек иде. Әтәч булып йөргән чагым. Яңа җыелган курсның икенче елында Алсу килде. Аны Рәшидә Җиһаншина «Урицкий» мәдәният йортындагы драмтүгәрәктә күргән дә, матур кыз, әйбәт уйный, дип алып килгән. Ике бите кып-кызыл, шундый матур кыз иде. Ни өчен сайлаганны әйтеп булмый бит инде. Ул бит аңлата алмаслык бер нәрсә. Чибәр кызлар күп иде, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфирә Зарипова да матур иде. Ә күз нигәдер Алсуга төште. Мин инде танылган артист, аларның имтиханнарына киләм, карыйм, сүз әйтәм. Алсу әле берни аңламый, миңа карамый да. Шуннан мин аны котырта башладым. Ул миңа ачуланып карый башлады.
Шундый хәл дә булган иде. Без Урта Азиягә гастрольгә китәргә җыенабыз. Вокзалга студентлар озатырга килә. Празат абый белән сөйләшеп торабыз, Алсу килде дә: «Сау булыгыз», – ди. Без әле ул вакытта йөрмибез. Мин борылдым да Празат абыйга: «Ул минем хатыным булачак», – дим. Алсу һаман шул сүзне искә ала. Ул, хур булдым, дип елап киткән. Гастрольдән кайткач дуслаштык. Алар театрга массовый күренешләрдә уйнарга килә иде. «Әйдә өйләнешәбез», – дидем. Алсуга 18 яшь кенә иде әле. Гаиләдә тугызынчы бала. Әти-әнисе өф-өф итеп кенә үстергән. Кулыннан тоттым да Ленин урамындагы ЗАГСка алып бардым. Анда гариза язарга өч сум түләргә кирәк булган икән, ә миндә бер сум илле тиен генә. Чыктык та аптырап торабыз. Шулвакыт бер төркем артистлар фильм төшереп кайтып килә. Режиссер Фатих Шәрәфиев бар иде. Ринат Таҗетдинов, Наил Дунаев узып барышлый күреп алды. Белгәч, барысы да акча чыгарып бирә башлады. Акча түләп, ЗАГСта гариза биреп калдырдык та, безне ресторанга алып барып шампан шәрабы эчерттеләр.
Хәзер инде 51 ел бергә гомер итәбез. Алсу – бик сабыр, бик әдәпле кеше ул. Мин үзем бик хисле. Ә Алсу сәхнәдә уйнаганда гына эмоциягә бирелә. Ул Зәки Зәйнуллин пьесасы буенча «41 нче ел хатыннары» спектаклендә мишәр хатынын уйный иде. Мин премьера карап залда утырам. Бер актриса чыкты. Танымыйм. Ун секундлап вакыт узгач кына Алсуны таныдым. Менә бу актерлык мәктәбенең югары дәрәҗәсе инде, үз хатыныңны танымагач, димәк, аңарда шундый сәләт бар инде.
– Кайвакыт әти-әни таланты балага күчми. Улыгыз Искәндәр дә бик сәләтле, үзенчәлекле артист бит.
– Искәндәр инде тугыз айдан гастрольләрдә йөрде. Алсу аны Мәскәүгә күтәреп барды. Гел безнең белән театрда уйнап үсте. Искәндәр унынчы сыйныфта укыганда, Марсель абый белән Фәрит Бикчәнтәев мәдәният һәм сәнгать институтында курс җыйды. Ул ирекле тыңлаучы булып лекцияләргә йөрде. Шуннан соң имтихан биреп, үз теләге белән икенче курска укырга керде. Аллага шөкер, йөземә кызыллык китерми.
– Сез комик рольләрне дә, тискәре, җитди геройларны да уйнаган артист. Ә күңелгә кайсы якынрак?
– Теге, яисә бу рольне уйнау профессиональ белемгә бәйле. Артист өчен театрда иң мөһиме сиңа ышанган, сине аңлый торган режиссерны табу. Мин дә артист буларак ул режиссерга гашыйк булырга, ышанырга тиеш. Бер-береңне аңлап, ышанып эшләгәндә генә теге рольне дә, бу рольне дә уйнап була. Пьесаның авторы – драматург, сәхнәдә уйнала торган спектакльнең авторы – тулаем режиссер, рольнеке – артист. Драматург бер әсәрне күзаллап яза, ә режиссер бөтенләй башка әйберне күреп, аны үзенчә куя. Еш кына Туфан абый белән Марсель абый арасында бәхәсләр туды. Үпкәләшеп йөргән чаклары да булды. Марсель абый артистларга да аңлата. «Бу әсәрне йөз режиссер куйган, ә менә мин башкача күрәм», – ди. Режиссер максатка ирешү өчен нинди алымнар кулланганын, ничек уйнарга, нишләргә икәнлеген аңлатып бирсә, чык та уйна.
– Үзе дә режиссер буларак спектакльләр куйган артист режиссер белән ничек килешеп эшли ала?
– Авыр. Чөнки син режиссерлык карашың белән үзеңчә күрә башлыйсың. Рәсми рәвештә бу спектакльне куючы режиссерга комачаулый башлыйсың. Менә монда инде үз горурлыгыңны, үз позицияңне кесәңә тыгып куярга кирәк. Бәлки ул дөрес түгелдер, ләкин мин аңа буйсынырга тиеш. Ошамый икән я рольдән китәсең, яисә бу рольне уйнап бетергәч, башка театрга барасың да үзеңчә куясың. Режиссерлык карашы күп кенә артистларга бирелгән, шактый гына бәхәсләр дә чыга. Акыллы, зирәк артист аңлап, баш иеп килешергә тиеш. Безнең һөнәр – кемгәдер бәйле хезмәт, без шуны аңлап эшләргә тиеш.
– Артист кеше олыгайган саен аның рольләре сирәгәя, популярлык та кими кебек. Менә шул авыр хисләрне ничек кабул итәргә?
– Популярлык кимеми, тик яшьләр сине белми. Башта аптырыйсың инде. Бөтен кеше белә, ничек инде сине болар белми, дисең. Яшьләр инде башка артистларны карый. Аларның таләпләре башка. Яшь артистларга күзләре төшә. Шуны аңлыйсың да, вакыт узып бара икән, дип моңсуланасың. Бар иде заманалар, без дә очып йөри идек, дисең. Хәзер инде тынычлык, сәламәтлек кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез