Кайгыда да шаяра ул, шатлыкта да шаяра. Камал театрында режиссер Айдар Җаббаров Резеда Гобәева пьесасы буенча «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» премьерасын тәкъдим итте. Гомерен халыкка багышлаган моң патшабикәсенең пәрдә артындагы тормышы белән «ВТ» хәбәрчесе дә танышып кайтты.
Ничек бар – шулай
Татар халкы бүген дә Әлфия Авзалованы милләтнең иң мәшһүр җырчыларыннан берсе дип саный. Әмма күпләр бу үрләргә менгәндә аның никадәр авыр юл үтүен белеп бетерми. Спектакль концерт алдыннан Әлфия Авзалованың (Ләйсән Гатауллина) үз гримеркасында уйга батып һәм борчылып утыруыннан башлана. Ул кәефсез, аның сәхнәгә чыгасы килми, бу чыгышын да аңа кызы Зөлфия (Миләүшә Шәйхетдинова) генә оештырган. Сүз уңаеннан, сәхнәдәге Зөлфия Әлфиягә караганда төс-кыяфәте һәм тавышы белән оригиналына ныграк охшаган. Юк, охшаган гына түгел, суйган да каплаган кебек!
Менә Әлфия янына гримеркага күңелен күтәрү өчен Илһам Шакиров (Раил Шәмсуаров) килеп керә. Сүз арты сүз китеп, сәхнәдә үткәннәр йомгагы сүтелә башлый. Премьера авторы Резеда Гобәева сүзләренчә, Әлфия Авзалова турында спектакль чыгару аның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанованың күптәнге хыялы булган.
– Татар опера һәм балет театрында Әлфия Авзалованың юбилеен уздырганда, ул күптәнге хыялы – Әлфия апа турында Камал театры сәхнәсендә спектакль чыгарырга тәкъдим итте. Һәм шушы хыялны чынга ашыруда бик зур көч куйды. Спектакль өчен материал төрле җирләрдән тупланды. Әлфия Авзалованың музыкантларыннан да, үзе турында Гөлшат Зәйнашева белән язган китабыннан да мәгълүматлар алдык. Спектакль кешенең нык булуы турында. Әлфия апа бирешмәве белән безгә үрнәк тә инде, – дип сөйләде ул интервьюсында.
Спектакль авторлары Әлфия Авзалованың тормышындагы чынбарлыкны саклаган. Әйе, нәрсәләрдер бераз үзгәртелеп, башкачарак сурәтләнә, әмма шәхеснең язмышына йогынты ясаган вакыйгалар дөрес итеп җиткерелә.
Спектакльдә Әлфия Авзалованың үз тавышын, ягъни яздырылган җырларын яңгыратулары – бик яхшы алым. Башка берәүнең аңа пародия ясарга тырышуын тамашачы кичермәс иде. Моннан тыш, сәхнәдә нейрочелтәр буенча Әлфия апаның тавышын да булдырганнар. Татар театрында бу тәҗрибәнең моңа кадәр булганы юк иде. Кадр артында Әлфия Авзалованың ясалма фәһем ярдәмендә тормыш юлын сөйләп баруы күңелгә май булып ятты. Моң патшабикәсенең тавышын мәңгеләштерүләре шәп килеп чыккан.
Ләйсән Гатауллинаның да зур әзерлеге күренә. Ул Әлфия Авзалова кебек сөйләшергә, атларга, шаяртырга өйрәнгән. Спектакльдә Әлфия апа тамашачыга ничек бар, шулай итеп сурәтләнә. Ул шаян да, ул чая да, ул көчле хатын-кыз да, ул «үз кеше» дә була белгән.
Сүз уңаеннан, 2019 елда «Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев тарафыннан «Әлфия» спектакле тәкъдим ителгән иде. Тамашачы бөтенләй икенче формат, гадәти булмаган сәхнә әсәре белән очрашты. Әлеге спектакль уңыш казанган иде.
Югалган балачак
«Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакленең беренче өлеше җырчының кечкенә һәм үсмер чагына барып тоташа. Монда аның кәрт сугып, бөтен мал-мөлкәтен оттырган әтисе, монда аның өч кыз бала тәрбияләп, исерек иренең кул күтәрүенә түзгән бичара әнисе. Шушы мизгелләрдә залда утырган тамашачы әле малкайларны, әле мескен балаларны кызганып, кулъяулыгына үрелә. Ә соңыннан Әлфияне ятимлек, туган апаларына күчеп, тешне кысып, усал җизни белән яшәү, сеңелләрен югалту һәм балалар йорты көтә. Шуннан гына язмыш әкренләп Әлфиягә ак юллар сыза башлый.
Юллар, юллар...
Балалар йортыннан соң булачак легенда туган ягын калдырып, Казанга филармониягә юл тота. Спектакль буенча «укымаган-нитмәгән» Әлфияне биредә начар каршы алалар. Ялтыравык өс-баш, «кычкырып» торган төсләрдән киенгән «йолдыз»лар аны үзләрен уздырып җибәрер дип күз алдына да китерми. Әлеге эстрада «йолдыз»лары рәвешләрен булдыруда Айдар Җаббаровның кулы уйнаганы бик сизелә.
Сәхнә бизәлеше бихисап чемоданнардан тора. Бу чемоданнар ни генә күрми: алар өстендә кәрт сугалар, аларны болгап, каядыр ашыгалар, аларга тиз-тиз кием-салым тутырып, гастрольләргә чыгып чабалар... Әлфия Авзалованың тормышы да чиксез юллардан гына торган. Спектакльдә юллар, поезд романтикасына аерым урын бирелә. Әлфия Авзалова чыгыш ясамаган бер генә авыл, бер генә шәһәр дә калмагандыр. Кая гына барса да, Әлфия апа татар сәнгатенең символына әверелә, татар моңын тарата.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез