Газетага язылу

Илһам Шакировка багышланган музыкаль альбомның чыгу көне билгеле булды

Альбом һәм проект турында документаль фильм презентациясе Татарстан Милли китапханәсендә узачак

5 сентябрь көнне Казанның Горький паркында ачык һавада үзенчәлекле концерт булып үтте. 12 меңнән артык тамашачы күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның культка әверелгән җырларына нигезләнгән Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band авторлык аранжировкаларын тыңлады. Аларны татар сәхнәсе йолдызлары белән берлектә башкардылар. Проект Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

12 декабрь көнне барлык музыкаль мәйданчыкларда альбомның релизы чыгачак. Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band музыкантлары бу альбомны ярты ел буе әзерләде. Ул Илһам Шакировның 90 еллыгына багышлап Yummy Music Band тарафыннан яңа караш белән ясалган 15 композициядән торачак. Аларның бер өлеше инде Горький паркындагы трибьют-концертта җанлы яңгырашта тәкъдим ителде. Инде хәзердән башлап альбомның пресейвы да ачык.

Моннан тыш, 15 декабрь көнне 19:00дә Татарстан Милли китапханәсенең конференц-залында музыкаль альбомның ачык презентациясе булачак һәм проект турында Айдар Гайнулла төшергән документаль фильм күрсәтеләчәк. Очрашуда теләгән кеше Трибьют төркеме белән шәхсән аралаша алачак: музыкаль продюсер һәм проектның сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров музыканы иҗат итү турында сөйләячәк, ә проект җитәкчесе Эмма Закирова грант ярдәмендә гамәлгә ашырылган бу зур проектның эчке эш барышы һәм үзенчәлекләре белән уртаклашачак. Шулай ук очрашуда Трибьют солистлары да катнашачак. Керү ирекле, әмма алдан теркәлү кирәк. Өстәвенә, кыш ахырына кадәр чикләнгән винил пластинкалар җыелмасы чыгарылачак. Тираж –бары тик 100 данә.

Документаль фильмның трейлеры инде интернетка чыкты. 

Музыкаль альбомның тышлыгы һәм пресс-пак та әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре