Бүген өлкәннәр ункөнлеге кысасында «Приют человека»да «Атнаны игелектән башла» дигән марафон башланды. Журналистлар һәм татар эстрадасы җырчылары мохтаҗларга ризык өләште.
«ВТ» журналистының да бирегә беренче генә килүе түгел. Берничә мәртәбә барып, анда яшәүчеләргә җылы ризык, тәм-томнар өләшкән иде. Килеп ашаучылар белән сөйләшеп, аларның язмышларын газета битендә дә бәян итте.
Приютның попечительләр советы һәм «Меценатлар» бизнес-берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов «Атнаны игелектән башла» дигән марафон башлап, һәр дүшәмбе көнне бирегә эшмәкәрләрне, сәясәтчеләрне, спортчыларны, җырчыларны, блогерларны чакырмакчы.
– Без күбрәк бу эшкә эшмәкәрләрне җәлеп итәргә телибез. Максатыбыз – бу «Приют человека» турында күбрәк кеше белсен, бу чараларда күп кеше катнашсын иде. Мохтаҗ кешеләр арасында өлкәннәр күп. Бу ункөнлектә аларның күңелләрен күрү мөмкинлеге бар. Һәркем үзеннән ниндидер өлеш кертә ала, – ди Ильяс Гыймадов. – Кешеләргә ярдәм итә алу – үзе зур бәхет. Монда килеп кемнедер сөендерә аласың икән, мохтаҗ кешене ашатасың, киендерәсең икән – ул да рухи азык бит. Күңелгә рәхәт булып китә.
Биредә минем дә күп кенә танышларым бар. Алар әллә каян күреп, исәнләшеп тора. Күбесе ничә еллар биредә гомер итә. Алар ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле.
– Беркая да китәсем килми. Мин монда ияләшкән инде. Туган ягымда көтүче юк, – ди Илдар абый.
Ә менә бирегә килеп төшке аш ашаучы Нәсимә апаның тәмле аш янына күчтәнәч пакеты да бирүләренә күңеле булды. Әллә каушаудан, әллә кулы калтырап, ашы түгелеп китте. Утырасы урынын сөртеп алыр өчен чүпрәк сорады ул. Шунда сөйләшеп киттек.
– Пенсиям аз. Квартплатам – 7500 сум. Аны түләгәч, тотарыма 8 мең сум акча кала. Ай буена ничек җиткерим инде? Балаларым бар минем. Әмма үзләре акча бирмисең дип үпкәли. Ирем исән чакта беребезнең пенсиясен түләүбелән даруга тота, икенчебезнекенә ризык ала идек. Бөтен нәрсә кыйммәт бит хәзер. Сыер итенең килосы 480 сум ди. Итне монда гына ашыйм мин. Пешерүчеләргә рәхмәт, – ди Нәсимә апа Ситдыйкова.
«Приют человека» оешмасы җитәкчесе урынбасары Денис Худяков, көн саен 2 мең кешегә җылы ризык таратабыз, ди.
– Бездә «Изге гамәлләр көне» атна саен уза. Бу юлы без аны Өлкәннәр көненә багышладык. Мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары өләшәбез, – ди ул.
Әлеге марафон 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул көнне«Пирамида» концертлар залында Бөтенроссия эшмәкәрләр форумы узачак.
Сүз уңаеннан, 30 сентябрьдә Казанның Әмәт бистәсендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды. Хәзер Казанда мохтаҗларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итә торган 7 пункт эшли.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез