Илләрне берләштергән барс

Узган атнада Казан Ратушасында «Дөньяда кар барсын саклау һәм өйрәнү. Көчләрне берләштерү» дип аталган халыкара конференция узды. Анда кар барсы яши торган 12 илдән 180 кеше җыелды. Бутан Корольлеге, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Таҗикстан, Үзбәкстан вәкилләре, шулай ук Россиянең 5 төбәгеннән белгечләр өч көн дәвамында тәҗрибә уртаклашты. Әлеге чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәме белән уздырылды.

Ни өчен Татарстан?

Әлеге халыкара конференциядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Барслар турында менә ниләр диде ул: «Татарстан гербындагы барс игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык кебек гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндерә, шулай ук безнең мәдәни үзенчәлегебезне сакларга кирәклеген искәртә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тарихи яктан барс (ирбис) – Алтайның борынгы төрки мәдәниятләренең иң борынгы символларының берсе, аның образы хәтта һуннар чоры предметларында да сурәтләнгән. Ул бүген дә Хакасия, Осетия, Тува, Алтай, Монголия, Пакыстан, Һиндстан, Кытай, Непал, Бутан халыкларының, Алма-Ата, Бишкәк, Сәмәрканд шәһәрләренең һәм Таҗикстан тау системаларының символы булып кала.

– Меңнәрчә еллар барс татар халкының ата-бабалары өчен символ булды. Кар барсын саклау – безнең төп экологик бурычыбыз һәм киләчәк буыннар алдында уртак җаваплылык, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис билгеләп үткәнчә, узган елның октябрендә БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе кабул ителгән иде, анда катнашучы илләр кар барсларын саклау буенча уртак эшне хупладылар.

– Ышанам, безнең конференция резолюциясе бу эшне көчәйтәчәк, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәйданчыкларында багланышларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Рәис.

Республика Рәисе Россия Президентына Ирбис популяциясен өйрәнү һәм мониторинглау программасы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, халыкара партнерларга, шул исәптән Үзәк Азия территориясендә кар барслары яши торган оешмаларга да рәхмәт белдерде.

Берләшү

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сүзләренчә, әле мондый чараның башка бер җирдә дә узганы булмаган.

– Дәүләт, бизнес, җәмгыять, фән эшлеклеләре белән бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип еш әйтәм. Бу очракта да шулай, без 12 илдән килгән белгечләр белән бергәләп кар барсын саклау турында сөйләштек. Татарстан кар барсларын саклау программасын «Экология» илкүләм проектына кертүне тәкъдим иткән иде. Кар барсы – төрки халыкларның җанвары булган. Ә без аларның эшен дәвам иттерергә тиеш, – ди Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. – Кызганыч, соңгы елларда кар барсын саклау проблемасы кискен тора. Фән эшлеклеләре, белгечләр ярдәме белән яңа технологияләр кулланыла, мөмкинлекләр тудырыла. Әмма безгә тагын да күбрәк эшләргә, берләшергә кирәк.

Максат

Әлеге чараның төп максаты – бөтен илләрне берләштереп, кар барсын саклау һәм өйрәнү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, уртак алымнар булдыру. «Ирбис» кар барсларын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясенең күзәтчелек советы рәисе Али Узденов әйтүенчә, моннан 10 ел элек илдә 10 кар барсы булган. 2024 елда бөтен Россия буенча барслар санын исәпкә алганнар. Алар хәзер 87 икән. Бүген кар барслары Алтай, Бурятия, Красноярск төбәкләрендә яши. Кунак Казанда конференцияне оештыру дәрәҗәсен һәм аның эчтәлеген югары бәя бирде.

–  Россиягә ирбисны саклау мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүче башка илләрнең тәҗрибәсе мөһим. Моңа кадәр безнең мондый зур форматта очрашып сөйләшкәнебез юк иде әле. Сирәк очрый торган бу мәче бүген илләрне берләштерә. Безгә барсларны сакларга кирәк. Аларга бүген куркыныч яный. Табигатьтә аларга браконьерлар һөҗүм итә, ризык җитмәү проблемасы да бар. Аларга яшәр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бергәләп эшләгәндә, без уңышка ирешәчәкбез.

Россия Президенты Владимир Путин:

– Бу уңайдан «Ирбис» кар барсын өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясенең әһәмиятле, нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтәм. Хакимият вәкилләре, галим-зоологлар, экологлар, туган якны өйрәнүчеләр, тыюлык хезмәткәрләре, ирекле хезмәткәрләр белән тыгыз хезмәттәшлектә бу үзәк ирбисны саклау эшендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды. Һәм, әлбәттә, сезнең энтузиазм һәм җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, фидакарьлек нәтиҗәсендә табигатькә сакчыл караш формалаша, экологик культура нигезләре ныгый баруы сөендерә.

Алтай Республикасы Башлыгы Андрей Турчак:

– Барсларны саклап калуга мөһим дәүләт бурычы дип саныйм. Без илдә иң зур ирбис төркеме яшәве белән горурланабыз. Барс яшәгән урыннарда бездә махсус сакланыла торган табигый территорияләр булдырылды. 2023 елда безнең Табигать министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Кар барсы» биотөрлелек үзәге эшли башлады. Проектның төп максаты – барслар үрчетү, аларны үстерү һәм соңыннан табигатькә чыгару. Хәзер питомникка 4 ирбис кайтарылды. Гомумән алганда, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Алтайда галимнәр 54 данә җанвар санаган. Бу  – Россиядәге барсларның  60 проценты, – диде Андрей Турчак.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Морад Кәримов:

– Кар барсларын уникаль табигый комплексларсыз саклап калу мөмкин түгел. 2018 елдан 2024 елга кадәр безнең илдә махсус сакланыла торган 25 яңа табигый территория булдырылды. Гомумән алганда, тыюлыклар системасы мәйданы 5,5 млн га (кв. метргамы, гектаргамы?) артты.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елда Алтай Республикасында ирбисның табигый яшәү ареалында «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру инициативасы куелган иде. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбислар санын арттыру өчен төп мәйданчыкка әверелгән. Татарстан галимнәре кар барсы геномын өйрәнү һәм бу төрнең биобанкын булдыру буенча проектлар әзерләгән.

САН

2024 елгы гомумроссия исәпләү буенча Россиядә 87 барс бар. Алтайда – 54, Тува республикасында – 15, Красноярскида – 11, Бурятиядә 7 кыргый җанвар яшәве билгеле.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре