Венесуэла нефтенә юл ябылды, «Азатлык утравы»на кара алтын саткан Мексика, Трамп пошлиналарыннан куркып, сәүдәне туктатты. Нәтиҗәдә Куба хакимиятләре илдә очкычларга салырга ягулык бетүен игълан итте. Утрауга самолет белән барырга була, кайту гарантияләнми. Россиянең Гаванадагы илчесе Виктор Коронелли илдә электр энергиясе өзелүен, ягулык салу станцияләрендә зур чиратлар булуын хәбәр итә. Россия аркадаш илгә бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый.
Иран – Америка фронтында кыска вакытлы тынлык. Төркиянең чит илләр эшләре министры Хакан Фидан агымдагы вазгыятьтә ике ил арасында сугыш куркынычы булмавын, якларның сөйләшүгә әзерлеген әйтте. Вашингтон астыртын рәвештә фарсы мәйданында яңа протест дулкыны оештырырга азаплана. Израиль, АКШ һөҗүм итмәсә, үзе генә сугыш башларга ниятләвен әйтеп тора. Төркия сугышка кискен каршы чыга. Согуд корольлеге дә Әнкара белән бер үк фикердә. Бер үк вакытта Әнкарадан үз атом-төш коралын булдыру нияте турында хәбәрләр ишетелә. Төрекләр күреп тора: күпләп юк итү коралы булган илләр белән шаярмыйлар.
Эпштейн файллары Европадагы сәяси атмосферага йогынты ясауны дәвам иттерә. Бөекбританиядә идарә итә торган лейбористлар партиясенең үз эчендә зур җәнҗал. Партиянең идарәче катлавы Премьер-министр Кир Стармерны отставкага китәргә куша. Кризис Питер Мандельсонны Бөекбританиянең АКШтагы илчесе итеп билгеләү сәбәпле туды. Илче коллар сәүдәгәре һәм сутенер Эпштейн белән якын мөнәсәбәтләрдә торган. Бу факт Англиядә зур гауга кузгалтты. Израиль чыганаклары: «...канәгатьсезлек хөкүмәт эчендә дә өлгереп килә.
Кайбер министрлар шәхси сөйләшүләрдә Стармердан үз теләге белән китүен таләп итә алуларын, хәтта ул моны эшләмәсә, коллектив рәвештә отставкага китү белән янауларын да әйтә. Министрлар Кабинеты әгъзасының бер ярдәмчесе исә Стармерның тагын бер атна сакланып кала алу мөмкинлеген иллегә илле дип бәяләгән», – дип яза. Лондонның сәяси үзәге булган Вестминстерда, Стармерны чыгышы белән этник мөселман булган хәзерге эчке эшләр министры Шабана Мәхмүд алыштырачак, дигән сүзләр йөри. Тормышка ашса, Бөекбритания тарихында бу беренче очрак булачак. Шабананың ислам турында уңай фикерләр әйтүе мәгълүм, әмма тормыш рәвеше мөслимәнекеннән ерак тора. Ул яңа «тимер леди» була алырмы, берничә көннән белербез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез