Бүген Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Илнат Фәрхуллинның туе уза. Тамашадан төшерелгән мизгелләр белән ул үзенең социаль челтәрләрендә бүлешә. Җырчының хатыны – аның төркемендә биюче Регина Гәрәева. Сөеклесенә ул үзенең концерты вакытында тәкъдим ясаган иде. Никах туе 2025 елның гыйнварында үткән иде.
«Бүген безнең көн. Ир белән хатын без», – дип язган Илнат Фәрхуллин үзенең шәхси сәхифәсендә. Шулай ук алар туй вакытында гендер-пати (туачак баланың җенесен белү) чарасын да уздырып, тамашачылар алдында зур кызыксыну уятты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез