Популяр җырчы һәм алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова татар эстрадасы йолдызларын туйга чакыруның күпмегә төшүе турында сөйләгән. Бәяләр 50 мең сумнан башлана. Ләкин җырчы артистның ничә җыр башкарачагын, күпме вакытын туйда үткәрәчәген әйтмәгән, дип яза “KazanFirst”.
Җырчыларның бәяләре болайрак:
*Илшат Сафин – 50 мең сумнан башлана;
*Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар – 60 меңнән;
*Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин – 80 меңнән;
*”Айфара” төркеме – 80 меңнән;
*Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова – 80 меңнән;
*Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан мәдәният институты профессоры Винера Ганиева – 90 меңнән;
*Татарстанның халык, Башкорстанның атказанган артисты – Филүс Каһиров – 150 меңнән;
*Рөстәм Әсәдуллин – 150 меңнән;
*Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова – 200 меңнән;
*Татарстанның халык, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова – 300 мең сумнан башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез