– Улым, ишеткән идеңме әле, Илсөяң кайткан бит. Бөтенләйгә. Ике баласы белән аерылып.
– Ишеткән идем...
– Нишләп миңа бер сүз дә әйтмәдең соң?
– Нәрсә дип әйтим инде... Теге чакта бик каты үпкәләгән идең бит аңа.
– Үпкәләдем, яшермим. Әмма рәнҗемәдем, каргамадым, үзең беләсең, бер начарлык та эшләмәдем дә, теләмәдем дә. Кеше баласына без хуҗа түгел шул, дидем бит сиңа да. Йөрәгем тулы ут булса да түздем. Синең өчен бик борчылдым шул, бала...
– Беләм инде, әни. Үзем дә кайгырдым, сине дә утларга салдым шул чакта. Кунакка гына барып кайтам дигән җирдән кияүгә чыгып калды бит. Ачуланышкан булсак, бер хәл иде. Шундый әйбәт итеп, матур итеп йөргән көйгә, берни әйтми, берни аңлатмый ташлады... Күземә берни күренмәде шул. Эшне ташлар, дөньядан ваз кичәр чикләргә җиттем. Бөтенесе, ачу китереп, кызлар беткәнмени, кыз ташлады дип кем шулай иткән, әле әллә кемнәрне табарсың, дип, бәгырьгә төштеләр. Ярый әле син аңладың, әни...
– Синең ничек итеп яратканыңны белә идем шул мин. Мәктәп партасыннан йөрдегез, башка кызларга күтәрелеп тә карамадың бит. Сиңа гашыйк кызлар күп иде авылда... Илсөяне үзем дә бик яраттым шул, улым. Гел өйләнешерсез, бергә булырсыз дип уйлый идем. Әнисе белән ничә еллар бер-беребезгә кодагый дип йөрешкән идек инде. Без генә түгел, ул чакта үз әнисе дә бик үпкәләде бит аңа. Миңа да күргән саен: «Ялгышты, ялгышты, балам, зинһар, рәнҗи күрмәгез, Ленарның күзенә күренергә дә оялам», – ди иде. Илсөя үзе дә әллә синнән, әллә әнисеннән куркып, әллә ничә еллар кайтмады бит.
– Кайтса да, нишләтә идем инде мин аны... Ире белән кайтмаганын белгәндә дә эзләп бармадым, бер тапкыр да очрашмадык. Очрамаса ярар иде, дип тели идем.
– Менә хәзер бөтенләйгә кайткан бит инде, улым, аерылып кайткан. Игезәк уллары мәктәп тәмамлаган быел, Казанга укырга кергәннәр икән. Уйлап кара, улым, барыбер оныта алмадың бит Илсөяне. Үз улың тумаса да, ул малайларга әти була алмасаң да, бабай булырсың, оныкларың булыр. Мин үлсәм, бу бала ялгыз кала инде дип курыктым, кайгырдым гомер буе. Абый-апаларыңның – үз тормышы. Дөрес, алар сине ташламас. Әмма көне-төне сине генә саклап утыра алмый бит алар. Үз гаиләңә берсе дә җитми. Илсөяңнең кылларын тартып кара. Ул да төп йортка, абыйсы, киленнәре, өч балалары булган йортка кайтып керде. Бик үк җайлы булмас анда яшәүләре. Уллары артыннан Казанга чыгып китсә, тагын үкенерсең, улым, бар да турыдан-туры сөйләш. Өйләренә кереп, әти-әнисе, абыйлары, уллары барында әйт. Үзең генә барырга читенсенсәң, икәү бергә барырбыз, «Кыз сорарга килдек», – диярбез. «20 ел элек килергә тиеш идек, бераз соңрак калдык инде», – дип шаяртырбыз. «Көтеп алган бәхет кадерле була ул», – дип тә өстәрбез. Ышанам, улым, Илсөяң дә әллә никадәр үкенгәндер инде, сүз кушсаң, каршы килмәс... Әйдә, бар, кызуында сук, бүгеннән калдырма.
...Илсөя кайткан, дигән хәбәрне ишеткәннән бирле, үзе дә ничә тапкыр шул урамга барырга, аны читтән генә булса да күрергә дип талпынган иде Ленар. «Мин аны кабат кабул итәргә әзер икән, гафу иткәнмен икән бит, ул да риза булыр иде», – дип тә хыялланган иде. Тик әни мәңге дә риза булмас, дип уйлаган иде. “Тамчы да белмим икән мин әнине”, – дип, үзалдына елмайды ул. Әнисенә рәхмәт сүзләре булып, күзләреннән яшь тамчылары тамды. Теге чакта күз яшьләрем агып беткәндер инде, дип уйлаган иде, калган икән әле... Тик бүгенгеләре бөтенләй башка, бәхет көткән тамчылар иде...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез